Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Кистемдә — ифтар
7.06.2018

Кистемдә — ифтар

Кистем авылы мәчетендә ифтар мәҗлесләрен беренче мәртәбә 2015 елда үткәрә башлаган идек. Бу изге гамәлне иң беренчеләрдән Глазовта яшәүче Зөләйха Мөхәммәдҗан кызы Касимова һәм аның гаиләсе оештырганнар иде. Башка кешеләргә үрнәк булып, алар ел саен Рамазан аенда, Аллаһ ризалыгын өмет итеп, мәчетебездә авыз ачтырдылар. Инде быел да алар оештырган мәҗлес мәчеткә җыелган халыкка бик ошады. Вакыт бик соң булуга карамастан, балалар да, өлкәннәр дә килгән иде.
Зөләйха апа гаиләсендә авыз ачтыру йоласы элеккедән бирле ел саен диярлек үтәлеп килгән. Әле ул бәләкәй чакта аның әти-әниләре, совет чорында дингә каршы көрәш барганда да, Аллаһның ризалыгын һәм әҗер-савабын өмет итеп, Рамазан аен зурлап, ирләрне аерым көнне, хатын-кызларны аерым көнне өйләренә чакырып сыйлый торган булганнар. Зөләйха апа үзе дә бу мәҗлесне өендә үткәрә. Тик аның әйтүе буенча, 2015 елда Глазовта яшәүче олы яшьтәге апа-абыйларга, кояш соң баеганга күрә, мәҗлескә килү кыен була. Шуңа күрә дә алар мәҗлесне Кистем мәчетендә үткәрә башладылар (Глазовта ул вакытта мәчет әле эшләми иде). Аларның күркәм үрнәкләрен күреп, башка гаиләләр дә бу эшкә кушылып китте. Зөләйха апага һәм аның кызы Әмина апага, оныгы Ренатка, ифтар мәҗлесләре үткәргән башка гаиләләргә олы рәхмәтләребезне белдерәбез.
Ал­лаһ Тәгалә изге ният­лә­регез­не кабул­лардан кылып, ку­нак­­ла­ры­гызның тоткан ураза­ларының сава­бын сезгә дә на­сыйп итсә иде! Җа­ныгызга ты­нычлык, күңеле­гез­гә тулы иман, малларыгызга бәрәкәт, бала­ларыгызга тәү­фыйк – һидаять бирсә иде. Амин!

Илмир Касимов, Удмуртиянең төньяк районнары имам-хатыйбы.