Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - «Кирәк»сез балалар
23.07.2015

«Кирәк»сез балалар

Башыңа төшсә, башмакчы булырсың, ди халык. Минем балалар бакчасында эшли башлавым да әнә шулайрак булды. “Гаилә җыелышы”нда барлык “әйе” һәм “юк”ларны уртага салып сөйләшкәннән соң, мин бакчага эшкә урнаштым.

Беренче көн
Эшкә урнашу алдыннан үткән уку һәм инструктаж әлләни булышмады. Мин, нәрсәгә тотынырга белмичә, әрле-бирле йөрим, минем арттан балалар чабыша. “Апа, син безнең апа буласыңмы?”, “Хәзер ашыйбызмы?”, “Минем борынымнан ага, сөрт әле!” Колак төбемә килеп кычкырган балаларның кайбер сүзләрен аңласам да, калганнарның тавышы тоташ гүләү булып кына ишетелә. Бу гүләү бөтен хәлне алган кебек була.
“Мин монда ике-өч көннән артык эшли алмам, ахры. Шулай хур булырмын микәнни…” — дип уйлый-уйлый балаларга ризык бүләм. Минем янда бер малай бөтерелә: “Безгә ашауны хәзер син бирәсеңме инде? Синең исемең ничек соң?” “Мин — Рамилә апа. Ә синең исемең ничек?” — дим. “Ә мин — Камил Ленарович!” — дип җиффәрмәсенме өч яшь ярымлык әңгәмәдәшем. “Алай икәәән”, — мин әйтәм.
Ярый хуп, иртәнге ашны ашатып, савыт-сабаларны юып куйдым. Бер кыз бакчага килгәннән бирле еламсырап йөри. Бераз онытылып ала да, тагын кулъяулыгын тотып утыра. Тәрбияче аның бу кыланмышына ияләшкән ахры, артык игътибар бирми. Баланың күңел биреп уйный алмавына эчем пошып, бу кыз янына бардым. Ә ул шуны гына көткәндәй: “Апа, әнигә шалтырат, мине килеп алсын, өйгә кайтасым килә”, — дип такмаклый башлады. Без кечкенә вакытта бакчада: “Өйгә кайтасы килә”, — дип елый башласак, тәрбиячеләр: “Хәзер генә мин синең әниеңне каян табыйм, ул эштә бит, эшен бетергәч, килер”, — дип юата иде. Ә замана баласы кәрәзле телефонның һәрчак янда икәнен яхшы белә, шунлыктан елавы, соравы, таләпләре дә башка. Мин дә бу кызга: “Шалтыратырмын, килер”, — диюдән башка җавап тапмадым.
Бераздан балалар, физкультура дәресенә бару өчен, киемнәрен алыштыра башлады. Егермедән артык баланың яртысы үзе киенә белми яисә бик озак маташа. “Бүген өйгә кайткач, улымны да тик­шереп карыйсы булыр”, — дип уйлап, төркемдәгеләрнең һәркайсын киендерергә булыштым. Аларны физкультура залына илтеп куйгач, уен бүлмәсен җилләтеп, җыештырып чыктым.
Төшке ашны алып килгәнче, мин тәмам арыган идем инде. Әле балаларны ашатып яткырганнан соң да, савыт-саба юасы, бүлмәләрне җыештырасы, торуларына барысын да әзерләп куясы, алар торгач, йокы бүлмәсендә тәртип урнаштырасы бар. Бары шул вакытта гына ни өчен балалар бакчасында һәрвакыт кече тәрбиячеләр, элеккечә итеп әйткәндә, нянечкалар җитмәвен аңладым. Монда хезмәт хакы эшкә карап түләнми икән…

Барысы да бертигез
Берничә көннән мин эшемә дә, балаларга да ияләшә башладым. Озын ялларда аларны уйлап, һәркайсын сагынып та утырдым хәтта. Елак, кире, тиктормас, үзсүзле, шул ук вакытта кызыксынучан, акыллы, тәвәккәл… Алар төрле, тик һәрберсе кемнеңдер иң-иңе, кадерлесе. Бакчада исә тәрбияче өчен алар бертигезгә әверелә, чөнки мондый “иң-иңнәр” егермедән артып китә. Кайчак моны аңлау балаларга гына түгел, әти-әниләргә дә авыр була. Балаларын шәхси бакчага бирүче, йә булмаса аерым тәрбияче яллаучылар әнә шул “игътибар җитмәүне” тулыландырырга тели кебек миңа.
Шөкер, теләгән кешегә нинди генә мөмкинлекләр юк бүген. Бакчалар да, балалар белән шөгыльләнүче төрле үзәкләр дә җитәрлек. Акчаң гына булсын! Бүгенге балалар бакчаларында да ни генә юк: заманча спорт һәм музыка заллары, интер­актив такталар, хезмәткәрләр өчен ял итү бүлмәләре… Мин эшли торган бакча болар белән үк мактана алмаса да, шулай ук төшеп калганнардан түгел. Үземнең балачагым белән чагыштырып карыйм: безнең барлык дәресләр дә бер залда уза иде. Кая анда музыка яки физкультура залы турында уйлау?! Бүлмәнең бер почмагында җырлыйсың, икенче башында сикерәсең, өченчесендә рәсем ясыйсың. Ә монда иртәнге зарядка да аерым залда музыка белән үтә. Тагын шунысы да мөһим, минемчә, дәресләр өчен, кайбер бакчалардагы кебек, аерым түләү каралмаган. Бала бакчага йөри икән, димәк, ул җырларга һәм биергә өйрәнә, физкультура белән шөгыльләнә, рәсем ясый, әвәли, балалар өчен язылган әдәбият белән таныша. Моның өчен сабыйны аерым түгәрәкләргә яздырырга кирәк түгел.

Кемнәрне үстерәбез?
Балалар бакчасында эш тәҗрибәм әле зур түгел. Күп нәрсәне белеп, аңлап та җиткермимдер. Тик бернәрсә эшкә урнашканнан бирле күңелемне тырнап тора. Бүген бакчада федераль дәүләт белем бирү стандартлары турында еш сөйлиләр. Әлеге стандартлар һәр балага, гади генә итеп әйткәндә, “дөнья үзәге” итеп карарга куша. Бала теләми икән, мәҗбүр итмә. Бары тик кызыксындырырга гына тырыш. Ә хәзерге заман сабыйларының кызыксынуы әхлакый кыйммәтләрдән генә түгел, гап-гади рәсем ясау, әвәләү, нидер төзүдән дә бик ерак тора. Алар, бакчага килеп керүгә үк, әти-әниләренең нинди яңа техника сатып алуы, компьютер уенында кайсы нинди дәрәҗәгә ирешүе яки кич буе мульт­фильм карап утырулары турында сөйләп мактана башлый.
Мин кечкенә чакта кушкан йомышны эшләргә теләмәсәм, әнием: “Кызым, дөньяда “телим” генә түгел, “кирәк” дигән сүз дә бар”, — дип өйрәтә иде. Бүген исә — “кирәк”сез балалар заманы. Моның нәрсәгә китереп җиткерәсен мин әлегә күз алдына китерә алмыйм.

Рамилә Уваева,
Казан шәһәре.