Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Кимемәдек
3.07.2014

Кимемәдек

Шушы көннәрдә Казанда узган V региональ һәм милли мәгълүмат чаралары форумы узды. Татарстанга Россиянең 30 төбәгеннән журналистлар җыелды. Әлеге чарада милли һәм төбәк массакүләм матбугатының бүгенге хәле, аның үсеше хакында җитди сөйләшүләр булды. Форум өч көн дәвам итте.
Төбәкләрдән җыелган журналистлар Казанда нәшер ителүче милли басмаларның редакцияләрендә булдылар, “Халыклар дуслыгы йорты” белән таныштылар. Ә төп сөйләшү “Казан” милли-мәдәни үзәгендә булды. Пленар җыелышта Россиянең төрле почмакларында милли телләрдә чыгучы матбугат чараларының проблемалары күтәрелде.
Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр федераль агентлыгы җитәкчесе Михаил Сеславинский басма матбугат чараларының иң борчулы мәсьәләләренә тукталды. “Россия почтасы” быел газета һәм журналларга яздыруга өстәмә субсидияләрсез калуы нәтиҗәсендә бүген матбугат һәм мәгълүмат чаралары ничек исән калырга дигән борчулы уйлар белән яши. “Региональ һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары — бизнес-проектлар түгел. Дәүләт массакүләм һәм мәгълүмат чараларына, һичшиксез, ярдәм итеп торырга тиеш”, — дип белдерде Михаил Сеславинский. Ул икенче яртыеллыкта төбәкләрдә нәшер ителүче басмаларның тиражы 40%ка кимүен дә ассызыклады.
Бирегә җыелган журналистлар “Россия почтасы”ның әлеге сәясәте милли телләрдә дөнья күрүче басмаларны үтерүгә юнәлдерелүенә басым ясадылар. Якутиядән килгән Мария Христофорова икенче яртыеллыкка язылу чорында үз газеталарының 70% ка кимүен әйтте һәм Михаил Сеславинскийны матбугат чараларын яклап көрәшергә чакырды.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, үз чиратында, форумның нәкъ Татарстанда үткәрелүе очраклы түгел, дип билгеләде. “Милләтләр арасында тыныч, дустанә мөнәсәбәтләр саклау — безнең игътибар үзәгендә булган мәсьәләләрнең берсе. Дөньяда 180гә якын милләт вәкиле булса, шуларның 115е бездә яши”, — дип ассызыклап үтте ул. Милләтләр арасында дуслыкны саклауда газета-журналларның, радио, телевидениенең роле турында һәм милли мәсьәләнең бик нечкә тема булуы турында сөйләде, аны яктыртуда аеруча сак булырга чакырды.

Чынлыкта да, Татарстанда милләтләр дуслыгын югары бәялиләр. Без моны Казан буенча сәяхәт иткәндә һәм “Халыклар дуслыгы йорты” белән танышканда да игътибар иттек. Күңелне әсир иткәне милли киемнәр булды. Затлы тукымадан, зәвыклы итеп тегелгән ул киемнәр үзләре генә дә күңелдә милли горурлык уятырлык. Биредә телне, мәдәниятне саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән якшәмбе мәктәбе эшләве дә игътибарга лаек.
“Халыклар дуслыгы йорты” директоры Ирек Шәрипов: “Безгә Президент республикабызда яшәүче барлык милләткә дә игътибарлы булырга куша. “Чит төбәкләргә чыкканда: “Татарстанда сезнең милләтне үстерүгә барлык шартлар да тудырылган, ә сездәге татарлар ничек яши?” — дип сорарлык булсын”, — ди ул” — дип “Халыклар дуслыгы йорты” башкарган эшләр турында горурланып сөйләде.
Казан буенча сәяхәт вакытында экскурсовод Кол Шәриф мәчете белән чиркәүнең янәшә торуы һәм аларның беркайчан да бер-берсенә комачаулавына, шулай ук “Болгар” дәүләт тарих-архитектура тыюлыгы белән “Свияжский” дәүләт табигый тыюлыгының параллель төзекләндерелүенә басым ясады.
Римма Ратникова үзенең чыгышында Татарстанда ана телен саклау буенча бик күп чаралар узуын, әмма татар телен глобализациянең йотуын да әйтте. Телебезнең югалуы милли басмаларның тиражында да чагыла. Татарстанның үзендә дә Хөкүмәт карамагандагы газета-журналлар икенче яртыелыкка тиражларын күпләп югалтканнар.
Әлеге форум “Күп төсмерле Россия” VII Бөтенроссия бәйгесенә йомгак ясау тантанасы белән тәмамланды. Удмуртиядә нәшер ителүче “Кизили” балалар журналын бүләкләнүчеләр рәтендә күреп, каләмдәшләребез өчен шатланып утырдым. Сәхнәгә чыккач, журналның баш мөхәррире Өлфәт Шәйхетдинов: “Күршең яхшы булсын, дигән гыйбарә бар. Ә без Татарстан белән күршеләр. Хәтта республикаларыбызның баш хәрефләре “Т” белән ”У” да алфавитта янәшә торалар. Татарстан ерып барганда, татарлар яши. Татарлар яшәсә, удмурт халкы да үлмәс”, — диде ул.
Дөрес, татарлар — алга ерып бара торган халык. Республикабызда нәшер ителүче “Яңарыш” газетасы да бүгенге көндә барлык милләттәшләребез өчен төп йөкне тартып баручы бердәнбер оешма булып тора. Башка регионнарда дөнья күрүче милли басмалар белән чагыштырганда, ул тиражы белән дә, эчтәлеге белән дә күпкә югары тора. Әлбәттә, без моның өчен, иң элек, милли басмабызны таратуга зур өлеш керткән милләттәшләребезгә һәм көн кадагына сугардай язмалары белән эчтәлеген баеткан хәбәрчеләребезгә рәхмәтле.
Икенче яртыеллык өчен язылучылар саны башка матбугат чараларыныкы кебек 40-70% ка түгел, бары тик элемтә бүлекләрендә 190га гына кимеде. Моны бердәмлегебезнең уртак җимеше дип бәяләргә кирәк. “Россия почтасы” тудырган сынауны югалтуларсыз диярлек җиңдек. Алга таба да бердәм һәм бергә булыйк!

Рилия Закирова.