Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Киләчәк — яшьләр кулында
18.05.2016

Киләчәк — яшьләр кулында

26 яшьлек Марат Хәмидуллин — Ижау егете. Әле яшь булуына карамастан, ул үзен тормышның төрле өлкәләрендә сынап карарга өлгергән. Хәйрия фонды, иҗтимагый оешма эшләрендә катнашу, төрле акцияләр үткәрү — милләттәшебезнең һәр көне әнә шулай тыгыз бүленгән. “Җәмәгать эшләренә үземне табу өчен алындым”, — ди ул.

Марат 2005 елда шәһәребезнең 12нче мәктәбен тәмамлый. Программист һөнәрен үзләштергәч, армия сафларында хезмәт итеп кайта. Бүгенге көндә шәһәребезнең имидж сту­дияләренең берсендә директор.
Ул илебез, шәһәре­безнең матур киләчәге өчен борчыла. Моның өчен үзеңә читтә калмаска кирәк дип саный ул. “Тормышта нәрсәнедер үзгәртәсең килсә, үзеңнән башларга кирәк. Башкаларга ярдәм итү, таяныч булу, үрнәк күрсәтү — яхшы гамәл дип саныйм. Иң элек, мин үзем яшәгән район хакимияте белән элемтәгә кердем. Халыкны борчыган сорауларны җиткердем. Катлаулы мәсьәләләрне чишәргә тырыштым”, — дип, үзенең җәмәгать эшләренә ничек кереп китүен сөйләде әңгәмәдәшем. Хәзер Марат Ленин районы ха­кимиятендә — яшьләр советы рәисе. “Мәктәп — спорт территориясе” проекты авторы. Үзе янына актив, илебезнең киләчәгенә битараф булмаган яшьләрне тупларга тырыша. Ә узган ел ул “Халык фронты” агымының “За честные закупки” проектына алынган. «Дәүләт хезмәте порталы аша шикле сатып алуларны туктаттым», — ди Марат. Гадәттә бу дәүләт оешмалары алырга теләгән кыйммәтле машиналар, офис җиһазлары була. “3 ай эчендә мин өйдән чыкмыйча гына диярлек илебез бюджетына 300 миллион сумга якын акчаны саклап калырга ярдәм иттем”, — ди ул.
Җәмәгать эшләрендә ге­нә түгел, хәйрия оешмаларында да үз урынын тапкан милләттәшебез. Волонтер буларак, “Иртәгәне бүләк ит” хәйрия фонды белән берничә ел эшли икән инде. Тормыштагы төрле сынау­ларны, авырлыкларны бер­дәм булганда гына чишеп була дип саный ул.
Марат республикадагы та­­тар­лар тормышына да битараф түгел. Удмуртия татарларының мил­­­ли-мәдәни автономиясен Равил Шәрифуллин җи­тәкләгәндә, аның уң кулы була. “Үз милләтең турында сөйләргә, халыкның мәдә­ниятен күрсәтергә кирәк. Ә телне саклау — уртак бурыч”, — ди Марат. Болар буш сүзләр түгел, бүген ул үзе дә татар телен ныклап өйрәнү өстендә эшли.
Шәһәребездә шундый актив, тырыш, мил­ләтпәрвәр яшьләр булуына чын күңелдән сөенергә була. Ә һәр сүзен төптән уйлап әйтергә өйрәнгән, үзе яшәгән шәһәр, республика үсешенә үз өлешен керткән Маратка уңышлар телик.

Эльвира Хуҗина.