Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Киләчәк шәһәрендә булдым!
3.03.2016

Киләчәк шәһәрендә булдым!

Әгәр элегрәк мин “Иннополис” сүзен ишеткән булсам, заманның чираттагы модага кергән сүзе дип уйлар идем. Ләкин хәзер “Иннополис” турында рәхәтләнеп сөйли алам.
Бу уку елында без әти-әнием белән Татарстанда электрон хезмәтләрне популярлаштыруга юнәлтелгән “IT-чемпион” конкурсында катнашырга булдык. Мин, мәктәп укучысы буларак, өлкәннәрне бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша төрле түләүләр башкарырга өндәргә тиеш идем. Конкурсның беренче этабы, 2015 елның маенда башланып, ноябрьдә тәмамланды. Ләкин аның нәтиҗәләре буенча без җиңүчеләр рәтенә керә алмадык. Ә ул исемлектә безнең мәктәптә укучыларның барлыгын һәм аларның планшет белән бүләкләнүен белгәч, икенче турда җиңү өчен көрәшеп карарга булдым.
Икенче турның нәтиҗәләрен ничек көткәнебезне әле бүген дә хәтерлим. Ә үз фамилияңне абруйлы конкурста җиңүчеләр исемлегендә күрү әйтеп бетергесез хисләр тудырды. Җитмәсә, бүләккә — смартфон. Ике турдан соң безнең Тирсә мәктәбе, иң активлар рәтенә кереп, телевизорга лаек булды!
Менә бүләкләү көне килеп җитте. Әгерҗе районыннан 6 укучы Казанга юл тоттык. “Иннополис” дигәннәре Казаннан ерак түгел генә урнашкан икән. Аны киләчәк шәһәре дип йөртүләрен ишеткәнем бар иде. Моны “Иннополис”ка килеп җиткәндә аңладык: биналар гадәти булмаган архитектурада төзелгән. Без тантаналы чара буласы урынга — университетка юнәлдек. Бинаның эче тышыннан да матуррак һәм кызыклырак булып чыкты. Кураторлар безне университет белән таныштырдылар. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов чыгыш ясап, җиңүчеләрне котладылар. Аннан соң безнең һәр минут кызыклы узды. Зур залның төрле почмакларында төрле мастер-класслар, мавыктыргыч экспериментлар булды. “Иннополис”ның яңа технологияләр, яңа мөм­кинлекләр шәһәре икәненә инанып кайттык.

Энҗе Мусина, Тирсә авылы.