Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Киләчәккә юл — «Иман» аша
28.06.2017

Киләчәккә юл — «Иман» аша

Өлкән яшьтәге кешеләр яшьләрдәге кимчелекләрне күреп: “Хәзерге яшьләр начар, аларны замана бозып бетерде”, — дип сөйләргә яраталар. Ә замана бит күктән килеп төшмәгән, ул — без үзебез, безнең яшәешебез. Өлкәннәрдән күргәнне сабыйлар кабатларга тырыша. Ә сабый вакытта өйрәнгәннәр гадәткә керә һәм ул кешегә ияреп, гомер буе янәшәсеннән атлый.
Газетаның 22 санында “Яшьлек адымы” сәхифәсендә Раил Разов “Пионерлар чорын сагынам” дигән язмасында үзенең үскән чоры, яхшы тәрбия бирүче оешмаларны сагынып искә ала. Хәзерге вакытта алар булсын иде дигән теләк белдерә. Ә андый оешма бар бит ул! Шушы язма янәшәсендә “Иман”да яшьләр саны арта” дигән мәкалә дә урын алган. Биредә Ижауда яшәүче татар яшьләре өчен 23 ел дәвамында эшләп килүче оешма турында сүз бара. Бу оешмага татар милләтен хөрмәт итүчеләр йөриләр һәм ел саен яңа яшьләр өстәлеп торалар. Аларны “Иман” берлеге эше белән якыннанрак таныштыру өчен һәр елның май аенда кабул итү бәйрәме була. Бу оешмага йөреп, үзләренә тиң ярлар табучылар да бар. Алар әти-әни булып, үз сабыйларын тәрбияләү белән генә чикләнмичә, “Иман”га йөрүләрен дәвам итәләр, төрле чараларда катнашырга да вакыт табалар.
Мин үзем бу оешма белән 10 ел таныш, алай гына да түгел, шушы дәвер эчендә бирегә йөрүче кызлар-егетләр миңа үз балаларым кебек булдылар. Чөнки ике балам да үзләренең иң кадерле яшьлек елларын “Иман” берлегенә йөреп үткәрәләр. Бирегә йөрүче яшьләр эшләргә дә, укырга да вакыт табалар. Төрле хәйрия чараларында катнашалар. Мәсәлән, ятимнәр йортларына, тугач та әниләре баш тарткан балалар янына баралар. Билгеле инде, алар беркая да буш кул белән бармыйлар. Үзләре акча җыеп һәм иганәчеләр ярдәме белән бүләкләр алалар. Шәһәребездә үткәрелә торган чәк-чәк бәйрәмен, “Татар кызы” конкурсын һәм башка бик күп төрле чаралар оештыралар. Оешмага йөрүчеләрнең гаиләләренә дә игътибар зур. Ел саен Гаилә бәйрәме оештырыла. Күп кенә гаиләләр белән туганнарча очрашабыз. Барыбыз да балаларның уңышлары өчен шатланабыз. Бәйрәмнәрне, яңа ел кичәләрен яшьләр бергәләп уздыралар. Үз уңышлары турында Казандагы яшьләр белән эшләүче оешмаларга хәбәр итеп торалар. Яхшы эшләгәннәре өчен ел саен 10-15 кешегә квоталар биреп, Казанда уза торган Дөньякүләм татар яшьләре көннәренә чакыралар. Алай гына да түгел, ике ел саен уздырыла торган Бөтендөнья татар яшьләре форумында да катнашалар. Бу чараларда алар дөньяда сибелеп яшәүче татар яшьләре белән танышалар, аралашалар. Соңыннан Интернет аша элемтәдә торалар. Балаларыбызның Казанда йөреп, үзләре күргәнне җентекләп сөйләгәннәрен тыңлау безгә дә бик күңелле була.
Раил абый Разовның да оныгы Ләйсән бу оешмага йөри башлады. Аның кебек туган телебездә сөйләшә белүчеләрне монда бик көтеп алалар. Шуңа күрә ул тиз арада яңа дуслары белән уртак тел таба алды. Флүрә ханым һәм Раил абый Разовлар үз балаларына чын татар тәрбиясе биреп, милли җанлы итеп үстергәннәр. Ә хәзер милләтебезне сөюче оныклары өчен шатланып яшиләр. Рәхмәт аларга.
“Иман” татар яшьләре оешмасына йөрүчеләр — телебезне, гореф-га­дәт­ләребезне саклаучылар. Аларның саны тагы да күбрәк булсын иде.
Һәр гаиләдә үз балаларына һәм онык­ларына татар телен, гореф гадәтләрен өйрәтсәләр, “Иман” татар яшьләре берлегенә юл күрсәтсәләр, милләтебез югалмас.

Асия Әхмәтова, Ижау шәһәре.