Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Киләчәккә ышаныч белән
20.08.2020

Киләчәккә ышаныч белән

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның “Татарлар: традицияләргә тугрылык, киләчәккә ышаныч” дигән мәкаләсен игътибар белән укып чыктым һәм телебезнең язмышы өчен борчулы уйларыма җавап таптым. Рөстәм Нургали улының татар халкын сак­лау һәм үстерү стратегиясенә кабат әйләнеп кайтып, киләчәккә бурычлар билгеләвенә сөендем. Без, Удмуртия татарлары, телебезне, тарихыбызны, милли традицияләребезне саклау өстендә зур эш алып барабыз. Шунысы шатландыра: без бу эштә ялгыз түгел. Татарстанның аталарча кайгыртуын, күпкырлы ярдәмен тою безгә яңадан-яңа эшләр башкарырга көч һәм дәрт өсти. Мәсәлән, “Яңарыш” газетасында айга бер тапкыр сигез битле булып чыгучы “Без-бергә!” кушымтасы — газетаны укучыларга зур бүләк булу өстенә, газетаның абруен үстерүгә дә зур йогынты ясый. Удмуртиядә “Татарстан –Яңа Гасыр”ның корпункты булу милләттәшләребезне берләштерүдә, телебезне, традицияләребезне саклауда зур роль уйный. Бөтендөнья татар конгрессы ай саен Татарстанда нәшер ителүче барлык журналларны җибәреп тора. Без аларны татарлар күп яши торган район, шәһәрләрдәге китапханәләргә, милли оешмаларга тапшырабыз, милләттәшләребезне шушы рухи байлык белән таныштырабыз. Татарстан мәдәният министрлыгы ярдәмендә дистәгә якын проектларыбызны тормышка ашырып, тарихыбызга багышланган 5 китап нәшер иттек, дистәгә якын ансамбльне милли киемнәр, баян, гармун белән тәэмин иттек, милли тапшыруларыбызны әзерләү өчен видеокамералы булдык. Ел саен Ижау, Воткинск, Сарапул, Можга шәһәрләрендә Сабантуйларны Татарстан яр­дәме белән уздырабыз. Һәр ел мәркәзебез Казанда уза торган укытучылар, эшмәкәрләр, авыл эшкуарлары, дин әһелләре, туган як тарихын өйрәнүчеләр, журналистлар җыеннары узу да төбәкләрдә эшне дөрес юнәлештә алып бару өчен зур әһәмияткә ия. Әлбәттә, боларның барысы да зур чыгымнар таләп итә. Шулай булуга карамастан, Республика Президенты Рөстәм Нургали улы киләчәктә дә бу эшләрне дәвам итәргә кирәклеген ассызыклады һәм иҗтимагый оешмаларга ышанычы зур булуын белдерде. Бу безгә, төбәкләрдәге милли оешмаларга да зур җаваплылык өсти. Бергә һәм бердәм булганда, без ул ышанычны акларбыз дип уйлыйм. Рөстәм Нургали улы: “Без – тарихи әһәмияткә ия бербөтен халык, без – үзенчәлекле, безнең үз орбитабыз бар, әмма ул күпмилләтле уртак йолдызлыкта урнашкан”, — ди.

Ә без, Удмуртия татарлары, Татарстан Республикасын 100 еллык юбилее белән котлап, Татарстан дигән йолдызыбызның яктылыгы һәм җылылыгы сүнмәсен, сүрелмәсен дигән теләктә калабыз.Рәмзия Габбасова: