Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Киләчәккә бәйләп үткәнне…
16.10.2014

Киләчәккә бәйләп үткәнне…

Республикабызда эшләп килүче милли ансамбльләр, балаларга милли тәрбия бирү максатыннан тупланган татар сыйныфлары һәм төркемнәре, ел саен гөрләп узган Сабан туе, татар телендә оештырылган күпсанлы мәдәни кичәләр, бәйрәмнәр… Күркәм эшләребез күп, аларны санап бетерерлек кенәме соң? Болар барысы да Удмуртиядә милли тормышның ныклы адымнар белән баруын, диннең, гореф-гадәтләребезнең, телебезнең һәм тарихыбызның саклануын күрсәтә. Бу — дистәләгән еллар дәвамында милләттәшләребезнең бердәм һәм актив булып эшләүләре нәтиҗәсе дә. Ә татарларны бер ноктада туплауда, милли агымны әйдәп баруда милли оешмалар: Татар иҗтимагый үзәге, милли-мәдәни автономия, “Иман” татар яшьләре берлегенең роле зур булуы бәхәссез. Аллага шөкер, әлеге оешмалар бер юнәлештә бердәм булып халыкка хезмәт итәләр. Быел Ижау шәһәрендә Татар иҗтимагый үзәге оешуга да 25 ел. Адәм баласы өчен бу яшьлекнең иң дәртле, матур чагы булса, милли оешма өчен бу — үзе бер тарих.

Татар иҗтимагый үзә­генең ничек барлыкка килүе турында газетабыз битләрендә күп язылды, сөйләнелде. Татар иҗтимагый үзәген булдыру һәм аны саклап калу өчен күп көч керткән Фәнүс Газизуллин, Мәсгуд Гаратуев, Рәис Габдуллин, Ниязи һәм Габидә Насретдиновлар, Ибраһим Биектаулы һәм тагын бик күп актив милләттәшләребез халык хәтерендә, Удмуртия татарлары тарихында мәңге сакланыр. Үз көчләрен, вакытларын кызганмыйча милләт өчен хезмәт иткән олуг шәхесләрне онытырга хакыбыз да юк. Илебездә барган сәяси үзгәреш җилләре дә милли оешманың бердәмлеген какшата, халык арасына таркаулык кертә алмаган. Ә 2001 елның гыйнвар аенда Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе итеп сайланган Фнүн Мирзаянов бүгенге көнгә кадәр халык мәнфәгатьләрен кайгыртып, милләт өчен хезмәт итә. Милли оешманың үткәне, киләчәге, хәзерге вакыттагы эшчәнлеге белән таныштырып китте ул мине. “Татар иҗтимагый үзәге оешкач, аның төп максаты Удмуртиядәге милли хәрәкәтне әйдәп бару, халкыбызның проб­лемаларын хәл итү була. Бүгенге көндә дә әлеге юлдан тайпылмыйбыз. Аеруча балаларга, яшь буынга милли тәрбия бирүне беренче урынга куябыз”, — ди Фнүн Мирзаянов.
Чыннан да, бүгенге көн дә милли үзаңны үстерү, халкыбызның гореф-гадәтләрен һәм телебезне саклап калу эше катлаулана бара. Республикада милли хәрәкәтнең көчле булуында яшь татар гаиләләренең роле бик зур. “Яшьләрне заманча да, шул ук вакытта милли төсмерне дә саклаган, татар телендә узган төрле чаралар белән кызыксындыра белергә кирәк. Бу — бүгенге көндә Удмуртиядә эшләп килүче бөтен милли оешмаларның да төп максаты. Татар дискотекалары яшьләр арасында зур популярлык казанган бит, тик аларда гореф-гадәтләребез дә чалынсын иде. Теләгебез — татар халык уеннары да кергән җырлы-биюле мондый кичәләрне, аулак өйләрне шәһәребезнең бөтен районнарында да оештыра башлау. Бу, һичшиксез, уңай нәтиҗәләр бирәчәк”, — дип, Фнүн Гавас улы әлеге проблеманың чишелеш юлларын тәкъдим итте.

Ижаудан читтә урнашкан шәһәр-районнарда милли тормышны җанландыру да төп бурычларның берсе. Бүгенге көндә милли оешманың рес­публика буенча 14 бүлекчәсе эшләп килә. Киләчәктә аларның саны артачагына басым ясады әңгәмәдәшем. “Чираттагы Пленум утырышында Уральскийда гомер итүче милләттәшләребез дә катнашачак. Бүгенге көндә анда Нәзлия Лотфуллина, Сарапул районы депутатлары Фелүн Шәйхелисламов, Шамил Әкъмәлетдинов зур эш алып баралар. Төрле милли чаралар да даими уздырыла, мәчет төзелеше дә башланды. Районнарда мондый актив милләттәшләребез булганда сөенергә кирәк. Без исә, үз чиратыбызда, һәрвакыт аларга ярдәм итеп торырга әзер. Тагын бер бурычыбыз — ул төньяк районнарда гомер итүче милләттәшләребезне берләштерү, аларны милли тормышка тарту. Глазов шәһәрендә 5 мең татар яши, мәчет төзелә, үзләренең оешмалары, актив милләттәшләребез дә бар. Алардан югары, күркәм, нәтиҗәле эшләр көтәбез”.

Әңгәмә барышында бүгенге көндә күп кенә ата-аналарны борчыган мәсьәлә: балаларга милли тәрбия бирү буенча кайбер сорау­ларга да тукталып үттек. “Соңгы арада татар гимназиясе турында халык арасында капма-каршы фикерләр йөри. Әлеге гимназиядә чын милли тәрбия бирү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган дип уйлыйм. Туган телгә өйрәнү бит ул мәктәптә, парта арасында түгел, ә йортта, гаиләдә башланырга тиеш. Ата-аналар шул турыда күбрәк уйлансыннар иде. “Халыклар дуслыгы йорты”нда татар телен өйрәнү курсы уңышлы эшләп килә. Анда яшь буын йөри, хәтта рус милләтеннән булган егет-кызлар кызыксынып киләләр. Шуңа сөенәм: бу яшьләр үзләре теләп туган телебезне камил белергә тырышалар икән, алар киләчәктә үз балаларына да татар телен өйрәтәчәкләр. Шулай ук балалар өчен татар телендә чыршы бәйрәмнәрен Ижауда гына түгел, ә республиканың башка шәһәр-районнарында да ел саен үткәрү өчен эш алып барабыз”.
Фнүн Мирзаянов милләт­тәшләребезне актив һәм бердәм булырга чакыра. Нәкъ менә шундый бердәмлек нигезендә моннан 25 ел элек Ижауда Татар иҗтимагый үзәге оешкан, милли хәрәкәт күтәрелгән. “Удмуртиядә гомер итүче 100 мең татарның бары тик 3-5 %ы гына милли тормышка даими өлешен кертә. Шул ук кешеләр “Яңарыш” газетасын алдыра, татар тапшыруларын карый, милли чараларда катнаша, үзебезнең җирле ансамбльләр концертына йөри һ.б. Милли оешмалар бердәм булып, халыкны актив булырга өндәгәндә, әлеге мәсьәлә уңай чишелеш табар дип уйлыйм. Ниндидер чара уздырганда түрәләрдән акча сорап йөрү килешеп бетми, без үзебезне мескен халык итеп күрсәтергә тиеш түгел. Милли җанлы эшмәкәрләребез күп, алар Аллага шөкер, ярдәм итеп торалар. Халкыбызның бүгенгесенә һәм киләчәгенә битараф булмаганнар саны арткан саен, үзебезнең көчле, асыл милләт икәнебезне дә күрсәтә алырбыз”.
Замана үзгәргән саен, милли рухны, телебезне, тарихыбызны саклау да башка төрле төсмер ала. Шунысы бәхәссез: республикабызда инде ничә ел уңышлы эшләп килүче милли оешмалар үз юнәлешләреннән тайпыл­мыйлар, теләгән максатларына ирешеп киләләр. Алар яшь буынга гасырлардан-гасырларга яңгыраган татар зыялыларының фикерен, халкыбызның асыл сыйфатларын тапшыру өчен зур көч куялар. Милли мирасны сак­лауга лаеклы, алыштыргысыз өлеш кертәләр.

Эльвира Хуҗина.