Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Киләчәге өметле
30.01.2014

Киләчәге өметле

Ижау шәһәренең Азин урамында урнашкан мәчет бинасында инде бишенче ел татар сыйныфлары эшләп килә. Ул үзенең эшчәнлеген 9 укучыга экстернат рәвешендә белем бирүдән башлаган иде. 2010 елны әлеге сыйныфларны шәһәрнең 97нче мәктәбе рәсми рәвештә үз карамагына алды. Шуның нәтиҗәсендә мәчет ишек алдында урнашкан әлеге бина бүгенге көндә мәктәпнең Знче корпусы булып санала. Сыйныфлар да заманча җиһазлаштырылган: һәр 4нче сыйныфта да интерактив такта, ноутбук. Компьютерлар Интернет челтәренә тоташтырылган. Укытучылар электрон журналдан файдаланалар. Бүгенге көндә әлеге башлангыч мәктәптә 90 бала укый. Аларга 4 укытучы белем бирә. Шушы көннәрдә бирегә беренче тапкыр шәһәрнең татар теле укытучылары эш тәҗрибәләре белән уртаклашырга җыелдылар. Киңәшмәдә 97нче мәктәпнең белем һәм тәрбия бирү эшләре буенча директор урынбасары Лидия Чазова да катнашты.
Иң элек, Лидия Алексеевна 97нче мәктәп белән кыскача гына таныштырып китте. Әлеге уку йортында 2 меңгә якын укучы белем алуын, сыйныфлар саны 79, шул исәптән 37 сыйныфның башлангыч звеноны тәшкил итүен җиткерде. Мәктәп директоры Әхтәм Чугалаев Россиянең иң яхшы директоры исемен һәм ул җитәкләгән укытучылар коллективы республика, ил күләмендә узган бәйгеләрдә җиңүләр яулавын бәйнә-бәйнә сөйләде. Мәктәп коллективы тәҗрибә уртаклашу өчен чит илләрдән делегатлар кабул итә, үзләре дә чит илләргә баралар икән. Шушы көннәрдә бер төркем укучылар, укытучылар Лондонга киткәннәр. Март аенда Европа илләренә сәяхәткә әзерләнәләр. Көз көне Англиядән кунакларны үзләрендә кабул иткәннәр. Лидия Чазова үзенең чыгышында биредә башлангыч белем алган, хәзер мәктәпнең төп корпусында белем алучы 5нче татар сыйныфы укучыларының белем дәрәҗәсе югары булуын, аларның зур коллективта да югалып калмавы турында сөйләде.
Башлангыч сыйныф укытучысы Альмира Бурибоева биредә укырга теләүчеләрнең елдан-ел артуын, 2014/15 яңа уку елына инде сентябрь аеннан ук 20 укучының язылып куюын әйтте. Ә укучыларны кабул иткәндә, беренче таләп булып әти-әниләрнең мөселман динен тотулары тора икән. Биредә укучылар үзләре дә кечкенәдән үк биш вакыт намазларын калдырмыйлар, хәләл ризык белән тукланалар. Аннан тыш укучылар гарәп, татар һәм ин-глиз телләрен өйрәнәләр.
Ачык дәрестә Фәвилә Ямалиева татар теле дәресләрендә, укучыларның сүз байлыгын арттыру өчен, сүзлек диктанты язганда, язучыларның иҗатын өйрәнгәндә ничек итеп Интернет чыганакларын куллануы тәҗрибәсен күрсәтте. Укучыларны Казан шәһәре белән таныштыру максатыннан файдаланган видеосын караганда мәркәзебез урамыннан атлаган кебек хис иттек. Гөлфинә Фәүзиева татар теле дәресләрендә компьютер уеннарының дәресләрне кызыклы итеп уздыруда ярдәме хакында сөйләде. Светлана Салтыкованың “Татар милли ашлары” темасына уздырган дәресеннән барлык укытучылар да канәгать калдылар. Укучылар татар халык ашларының исемнәрен санау белән генә чикләнмәделәр, ул ризыкларның камыры, эчлеге ничек әзерләнүе турында да сөйләделәр. Монда да дәреснең заман таләпләренә җавап бирүен күрсәтеп милли ризыкларның рәсеме, балаларга биремнәр экранда пәйда булып кына торды.
Әйтергә кирәк биредә белем алучыларның 50-60%ы гына татар милләтеннән. Әмма аңа карамастан, барлык укучылар да татар телен үзләштерәләр. Дәрес вакытында укучыларның активлыгыннан, җавапларны дөрес бирүләреннән аларның бу фәнне теләп үзләштерүләре аңлашылды. Укытучылар биредә белем алучы балаларның әхлаклы, тәртипле, укытучыларга карата хөрмәтле булуларын ассызыкладылар, дәрестән тыш төрле тәрбия чараларында теләп катнашулары турында сөйләделәр. Февраль аенда шәһәр күләмендә ана теле көне уңаеннан узачак “Шигырь уку” бәйгесенә әзерләнә башлаганнар инде. Киләчәктә дә 97нче мәктәптә татар сыйныфының эзлекле ачылуын һәм югары сыйныфларда да татар теленең фән буларак үзләштерелүен телисе генә кала.

Рилия Закирова.