Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Киләчәгебез хәл ителәчәк
30.09.2021

Киләчәгебез хәл ителәчәк

23-24 сентябрьдә Казанда Бөтендөнья татар конгрессының “Милләт җыены” узды. Делегатлар илебезнең 64 төбәгеннән һәм 10 илдән килгән иде. Шул исәптә Удмуртиядән 10 кешелек делегация дә бар. Җәмәгать эшлеклеләре, сәнгать осталары, дин әһелләре, укытучылар, тарихчылар, эшмәкәрләр, журналистлар – барысы да халкыбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен кайгыртып яшәүчеләр. Көн кадагында – 15 октябрьдә башланачак җанисәп иде. Җыенда катнашучыларның үзара сөйләшүләрендә дә регионнарда татар сыйныфларының, милли басмаларның ябылуы, катнаш гаиләләрнең артуы, балаларның һәм яшьләрнең татар телен белмәве өчен борчылулары сизелә иде. Борчыл­маслык та түгел шул, җанисәп алу — бөтен милләт өчен зур сынау булачак.

Көчебез – бердәмлектә
“Милләт җыены” алдыннан Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының утырышы узды. Анда Россия өлкәләреннән килгән шураның 54 әгъзасы катнашты. Алар халык санын алу алдыннан борчыган сорауларны, тәкъдимнәрне барладылар. “Җанисәп – 10 елга бер үткәрелә. Ул — иң мөһим чараларның берсе. Чөнки шушы халык санын алу нигезендәге анализларны барлап, Хөкүмәт алдагы ун елга бөтен юнәлешләрдә дә: финанс, сәяси, социаль яктан үзенең карарларын кабул итә”, — диде Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев. Соңгы җанисәп буенча илдә 5 300 000 татар бар. Бүген һәркем алдында бу санны киметмәү бурычы тора. “Безнең өчен иң мөһиме – гаилә советы. Шуңа күрә бүгенге көндә без менә һәр гаиләгә барып җитеп: әйдәгез, татар булып язылабыз дип әйтергә тиешбез”, — диде Васил Шәйхразыев.
Конгресс тарафыннан халык санын алуга әзерлек даими рәвештә алып барыла. Илебездә яшьләрне дә тартырдай, милләтне берләштерүче чараларның күп булуын ассызыкладылар утырышта. Быел бер миллионнан артык милләттәшебез татарча диктант язды, Җәлил укулары үтте. Татарлар күпләп яшәгән һәр регионда “Татар кызы” бәйгесе оештырыла. Күптән түгел “Уйна, гармун” фестивале гөрләп узды. Милли чаралар, очрашулар, концертларны санап кына бетереп булмый. Шушы мәдәни байлыгыбызны саклап калу – безнең төп бурыч. Удмуртиядә әлеге юнәлештә күпкырлы эш алып барылуы сөендерә. “Узган ел пандемия аркасында милли хәрәкәт бераз сүлпәнләнеп алса да, планга кертелгән бөтен чаралар да үткәрелде. Быел мөмкинлекләр ачылу белән, без ел башыннан ук бик күп фестиваль-конкурслар, бәйрәмнәр, очрашулар уздырдык. “Татар малае һәм татар кызчыгы”, “Туган телем – иркә гөлем”, “Язгы тамчы”, “Уйнагыз, гармуннар”, “Зәңгәр шәл” фестиваль-конкурслары, шигърият бәйрәме, Сабантуй – барысы да йөзләгән, хәтта меңләгән кешене берләштерә торган чаралар иде. Алар бер-берсеннән төрле буынга юнәлдерелгән булуы белән аерылып торалар. Шунысын ассызыклап үтәргә кирәк: һәр чараны барлык милли оешмалар белән бергә киңәшләшеп, бергәләшеп эшлибез. Удмуртия Диния нәзарәте, Татар иҗтимагый үзәге, “Иман” татар яшьләре берлеге, “Ак калфак”, “Яңарыш” газетасы – максатларыбыз уртак. Безнең көчебез дә шушы бердәмлектә”, — дип сөйләде Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова Шура утырышында. Ул «Диктант яз!» акциясен уздырудагы кимчелекләрне әйтеп, киләсе елда аларга игътибар итәргә кирәклеген билгеләп узды.
Иң мөһиме – төбәкләрдә алып барыл­ган эшнең нәтиҗәсе, халык санын алу вакытында да сизелсен иде.

Татарлыгыбызны сакларбызмы?

“Милләт җыены”ның пленар утырышы Г. Камал театры бинасында узды. Залда 500 кеше булса, онлайн форматта җыенны бөтен дөнья буенча миллионлаган кеше карады. Президиумда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Россия Герое Дамир Юсупов белән янәшә якташабыз, Олимпия уеннары чемпионы Алинә Заһитованың утыруы — безнең өчен зур горурлык. Көнүзәк тема шулай ук алда торучы җанисәп кампаниясе булды.
Утырышны Васил Шәйхразиев ачып җибәрде. «Без узган елда беренче тапкыр «Милләт җыены»н уздырдык. Стратегия кабул иттек. Стратегия нигезендә бер ел эшлибез. Шул программалар нигезендә грант­лар, милли ансамбьләргә костюмнар бирә башладык. Иң мөһиме — безнең оешма җитәкчеләренә, татарларга өлкәләрдә дә ярдәм итәләр», — диде ул. Шулай ук ул татарлар санының 2010 елгы җанисәптән соң 5,3 млн тәшкил итүен, халык саны буенча татарларның Россиядә икенче урында булуын искәртте. «Татарлар санын саклап калу гына түгел, арттырып та була дигән фикерләр бар», — дип белдерде.
Җыенда чыгыш ясаучылар арасында иң нык алкышларга күмелгәне, беркемне дә битараф калдырмаганы Казахстанның Татар һәм башкорт конгрессы рәисе урынбасары Гриф Хәйруллинныкы булды. “Безнең барыбызның да максатыбыз – татар милләтен үстерү. Без шушы юлдан барабыз. Ләкин ул юлда киртәләр бар. Һәм ул киртәләрнең байтагы безнең үзебезгә бәйләнгән. Менә карагыз, безне борчый торган мәсьәләләрнең берсе — халык саны. XX гасырда безне күпме халык куып та җитте, узып та китте. Ә без ни өчен соң шушы 5-6 миллион тирәсендә таптанабыз? Нигә моның сәбәбен үзебездән эзләмибез һәм төзәтмибез? Яшьләр, вакыты җиткәч, гаилә коралар. Татарларның күбесе катнаш гаиләләр кора. Әлбәттә, читтәге татарларга үз милләтеңнән пар табуы кыенрак. Ләкин татарлар белән шыгрым тулы Татарстанда да, Башкортстанда да шул ук хәл! Димәк, бу да үзебездән тора. Шушы катнаш гаиләдә туган баланы ник татар дип язмыйлар, татар итеп тәрбияләмиләр? Кем гаепле? Бары тик үзебез”, — дип, күпләрнең күңеленә үтеп керерлек итеп сөйләде ул.
Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев халык санын алу кампаниясендә аеруча бердәм булырга чакырды. “Без инде нинди генә еллар күрмәдек. Атеистик заманнарда да яшәдек. Хәзер бөтен мөмкинлекләр дә бар. Һәм шушы мөмкинлекләрне, шартларны без кулланырга тиеш. Соңгы елларда милләтне торгызу буенча бик күп эш алып барыла, бу барысы да шушы бердәмлекнең нәтиҗәсе”, — диде ул.
Җыенда көчле чыгышлар күп булды. Президент Рөстәм Миңнеханов татарларның өчтән бер өлеше генә Татарстанда яшәвен искәртеп, төбәкләрдән килгән вәкилләрне җанисәп вакытында актив булырга чакырды.

Рәмзия Габбасова, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе: “Алда зур сынау – халык санын алу кампаниясе тора. Балаларыбыз, киләчәк буын алдында намусыбыз чиста булсын өчен, җанисәп вакытында сынатмыйк. Анкета сорауларының милләткә кагылышлыларына җавап биргәндә, татар булуыбызны онытмыйк, беренче урынга татар телен куйыйк. Узган атнада “Яңарыш” газетасының 30 еллыгын билгеләп үттек. Татарстан Мәдәният министрлыгы, Россия Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең гастрольләре Удмуртиядә яшәүче барлык милләттәшләребез өчен дә искиткеч зур бүләк булды. Чит регионнардан килгән кунакларга башкарган эшләребезне күрсәтә алдык. Болар барысы да — безнең уртак көчебез, бергәләп эшләүнең нәтиҗәсе. Халык саны алу вакытында сынатмыйча, киләчәктә бердәм булып калыйк. Быел халык санын алуда яңалыклар да бар. Һәркем «Госуслуги» хезмәте аша үзе һәм гаиләсе өчен анкета сорауларына җавапларны билгели ала. Халык санын алучы хезмәткәр һәр кешенең өенә, фатирына килеп җитмәскә дә мөмкин. «Госуслуги» аша үзебезнең татар булуыбызны белдерү – иң кулай ысул. Милләтебезнең киләчәге — үзебезнең кулда”.

Илмир Касимов, Удмуртиянең төньяк районнары имам-мөхтәсибе: “Быелгы «Милләт җыены»нда буш сүзләр булмады. Миңа Ркаил Зәйдулланың һәм Гриф Хәйруллиның чыгышлары ошады. Хәзер татарларның кайберсе: “Без — Казан татарлары түгел”, — диләр. “Сез кем соң?” — дип сорагач, “Без — Әстерхан татарлары, без — Себер татарлары”, — дип җавап бирәләр. Удмуртиядәнме, Себердәнме – бу яшәү урыны гына. Без — бер бөтен милләт. “Мин әдәби телдә сөйләшмим, димәк, мин татар түгел”, — дип әйтү дөрес түгел. Әдәби телдә аралашуны гына милләтнең төп күрсәткече дип атап булмый. Әстерхан, Себер һ.б. татарларның, мишәрләрнең сөйләшүе аерылып торуы, әдәби телдә кулланыл­маган сүзләрнең булуы – татар теленең байлыгын гына күрсәтә. Безгә килгәндә исә, Удмуртиянең төньягында нократ татарлары яши. Сөйләм буенча Казан татарларыннан аерылсак та, үзебезне һәрвакытта чын татарлар дип хис итәбез. Хәзерге тарихи табышлар буенча, без Алтын Урда вакытыннан калган татарлар. Ә Алтын Урда вакытында татарлар милләт буларак формалашкан дип беләбез. Һәм без, нократ татарлары, шуның бер мисалы булып торабыз”.

Эльвира Хуҗина.