Киләчәгебезне үзебез төзибез
Татарстан суверенитетының 30 еллыгын, ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә “Милләт җыены” да зурлап уздырылды. Аны Бөтендөнья татар конгрессы оештырды. Үзем дә анда делегат булып катнашу бәхетенә ирештем. Әлеге язмам шул хакта.
Казан үзәгендәге Кабан күле буендагы “Печән базары» фестивалендә моңа кадәр бер дә катнашканым юк иде. Һәр тарафтан милли моңнар яңгырап, базар шаулап торган урын икән ул “Печән базары”. Мин монда үземне XIX гасыр ахыры XX гасыр башындагы Казанның Татар бистәсендә йөргән кебек хис иттем. Шулай ук Г.Камал театры каршында 600 гармунчы катнашында узган “Уйнагыз, гармуннар” фестивале миндә бик матур тәэсирләр калдырды. Алар гармун уйный-уйный Казан Кремленә юл тоттылар. Фестиваль барышында йөз оста гармунчыга Республика Президенты исеменнән гармун бүләк иттеләр.
Бу көннәрдә кичергән хисләрне, алган тәэсирләрне сөйләп-аңлатып бетерерлек кенә булмады. Күңелдә милләтебезнең якты киләчәге өчен көч кызганмыйча хезмәт итү теләге артты. «Милләт җыены» Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында узды. Залда Татарстаннан, Россиянең башка төбәкләреннән, чит илләрдән милләтпәрвәр татарлар җыелган иде, милли рух хөкем сөрде. Күпчелек чыгышларның татар телендә булуына шатландым.
Бүгенге көндә татарлар – Россия Федерациясендә сан ягыннан икенче урында торучы халык. Җир шарында барлыгы сигез миллионга якын татар яши. Тарихи һәм мәдәни үсеш нык-лы нигезгә корылган. Элек-электән ата-бабаларыбыз дәүләтләр һәм бөек шәһәрләр төзегән, сәүдә юллары салган. Хәзерге татарларның нәсел тамырлары барып тоташкан халыкларның ике мең елга якын язма тарихы бар.
Зирәк Алмыш ханның, татар әдәбиятының чишмә башы Кол Галинең, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанинең, халкыбыз улы шагыйрь Габдулла Тукайның, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең һәм башка бик күп күренекле шәхесләрнең мәңгелек образлары – лаеклы үткәнебезнең символлары, хәзерге һәм киләчәк буыннарга рухи маяклар. “Татар булмасаң, кем син?” – дип мөрәҗәгать итә Шиһабетдин Мәрҗани милләттәшләренә XIX гасырның икенче яртысында. Аның артыннан ук, XX гасыр башында Гаяз Исхакый “Ике йөз елдан соң инкыйраз” әсәрендә замандашларын татар халкына ике гасырдан бөтенләй юкка чыгу куркынычы янавы турында кисәтә. Бу – татарларны уйланырга, үз халкы хакына аңлы гамәлләр кылуга өндәү теләге. Татар халкының киләчәге безнең үзебездән тора.
Сүз дә юк, татарларның бөтен дөнья буйлап сибелеп яшәве үзен сиздерә. Өстенлекле мәдәниятләрдә “эреп югалу” куркынычы да зур. Әмма татарларның эчке көч-куәте зур. Мисалга бүгенге көндә Удмуртиядә яшәүче татарларны китерү дә җитә. Милләттәшләребез иң кадерле булган кыйммәтләрне югалтмау өчен бөтен көчен куялар. Алга таба да шулай булырына шигем юк. Хөкүмәт югарылыгында мондый сөйләшү, мондый җыен күптән кирәк иде инде. Безнең һәр эшебез анда кабул ителгән стратегиягә нигезләнеп алып барылырга тиеш.
Төп утырышта татарларның гамәл стратегиясе тәкъдим ителде һәм бертавыштан кабул ителде. “Татар халкының киләчәге безнең һәрберебездән, эчке максатларыбыздан, омтылышларыбыздан һәм гамәлләребездән тора. Гамәл стратегиясенең вазифасы – татар халкының үткәне, хәзергесе һәм киләчәге арасында күперләр салу”, — диелгән анда.
Делегатлар белән үзара сөйләшкәндә, стратегия турында төрле фикерләр ишетергә туры килде. Минемчә, булмавына караганда, аның булуы яхшырак. Татарның үсеше милли мәгарифкә бәйле икәнлеге көн кебек ачык. Саф татарча сөйләшүче буынны ничек үстерергә? Буыннар чылбырын ничек өзмәскә? Тел бетсә, милләт бетә, ул гади халык булып кына кала. Без киләчәк язмышыбызда татар милләте дигән тулы рухи бер кыйммәтне халык дигән төшенчәгә алыштырырга ризамы соң? Шушындый һәм моңа охшаш күп кенә сорауларга җавап табып, киләчәгебезне үзебез төзергә тиеш дигән уйлар белән кайттык без мәркәзебез Казаннан.
Вәсилә Хәкимова, Ижау шәһәре.