Кизнерда 2018 елда химик корал тулысынча юк ителәчәк
1993 елның 13 гыйварында Парижда химик корал ясау, чыгаруны тыю һәм юк итү турында халыкара конвенция төзелеп, көченә керә. Россиядә дә химик коралны юк итү башлана.
Химик коралны юк итү һәм куркынычсызлыкны саклау буенча федераль агентлык җитәкчесе Валерий Капашин белдерүенчә, “Россия химик корал запасларын юк итү буенча үзенең барлык халыкара бурычларын тиешенчә үти. Без җирне зур кайгыдан коткарачакбыз. Бүгенге көндә Россиядә химик коралның 83%ы юк ителгән. 2015 елның сентябрендә Киров өлкәсенең — Марадыкова, Брянск өлкәсенең — Почеп, Кургантөбәгенең — Шучье, Пенза өлкәсенең Леонидовка объектларында химик корал тулысынча юкка чыгарылачак. Химик коралның 92%тын 2015 елның декабрендә юк итеп бетерәчәкбез”, — диде ул Кизнер районында уздырылган очрашуда.
Безнең Республикада андый объектлар икәү. Камбарка объекты сугышның беренче көннәреннән үк барлыкка килеп, анда химик корал саклана башлый. Россия Федерациясендәге химик коралның 15, 9 % нәкъ менә биредә саклана. 2009 елда барлык химик корал юкка чыгарыла. “Химик коралны юк итү һәм куркынычсызлык саклау” федераль программасы нигезендә биредә 96 урынга исәпләнгән тулай торак, 60 фатирлы өч һәм 35 фатирлы бер йорт, ашыгыч ярдәм станциясе бинасы, автостанция, эчке эшләр бүлеге бинасы, мунча, һ.б. бик күп объектлар төзелә.
Кизнер объектында химик корал 2018 елның декабрендә тулысынча юк ителәчәк. Әлеге объектның үткәненә күз салсак, ул да 1941 елның 11 ноябрендә сугыш базасы булып оеша. Биредә фронтка җибәрү өчен легендар “Катюша”га реактив снарядлар әзерлиләр. 1943 елдан әлеге базадан тәүлегенә алтмышар вагон сугыш кирәк яракларга китә. 1954 елдан 1987 елга кадәр бирегә химик корал кертелә башлый.
“Химик коралны юк итү һәм куркынычсызлык саклау” федераль программасы нигезендә Удмуртиянең әлеге районнарында халык эш белән тәэмин ителә, мәктәпләр, балалар бакчалары һәм башка биналар төзелә. Булсын гына, халыкка файдасы тиеп, яшәү өчен куркыныч кына тудырмасын әлеге химик корал, — дигән теләктә каласы килә.