Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Кизнерга сәяхәт кылдык
1.10.2015

Кизнерга сәяхәт кылдык

218

Беркөн редакциябезгә Әлфия исемле апа шалтыратты. Ул Кизнер районы Батырево авылыннан булып чыкты. “Яңарыш”ка бер елга язылган идем. 33нче санны китермәделәр. Районга, почтага шалтыраттым. Таба, эзенә чыга алмыйлар. Нишлим хәзер? Хикәянең дәвамын белмичә калдым”, — дип бик борчылды ул. Кизнерда яшәүче милләттәшләребез белән аралашырга сәбәп булуга куанып, юлга кузгалдык. Кизнерда татарлар күп икәнен белсәк тә, бу якларга сирәк барабыз. Урман, елгаларга бай як икән. Кизнер районы Татарстан, Киров өлкәсе белән чиктәш. 1763 елда Пыжма (35 ел эшләгән), ә 1775 елда Бемыж (126 ел эшләгән) авылларында бакыр эретү заводлары булган. Районда Люга, Тыжма, Казанка елгалары ага, Кизнер белән Татарстанны Нократ елгасы аерып тора. Кизнер поселогы янында гына минераль су һәм дәвалау торфы чыга торган гаҗәеп урыннар бар. Район үзәге төзеклеге, чисталыгы, матурлыгы белән дә аерылып тора. Тик химик коралны юк итүче хәрби бүлек булуы гына ничектер шомландыра. Берничә йортта, оешмада булдык, һәр җирдә противогазлар тору, берничә янгын сүндерү бүлеге булу биредәге халыкның сагаеп яшәүләре турында искәртә кебек.

Сәфәребезне Батыреводан баш­ладык. Авыл исеме татарча яңгырашлы булса да, биредә бер генә милләттәшебез Әлфия апа Гатауллина яши. Ул Ижауда туып-үскән, соңыннан Казахстанда яшәгән, почта хезмәткәре, бригадир да булып эшләгән. 90нчы елларда туган ягына әйләнеп кайткан. “Дүрт бертуганым булса да, сыя алмадым. Бемыжга күченеп яши башладым. Кыз белән улымны үстердем. Улым вафат инде”, — дип сабыр гына сөйләде Әлфия апа. Элек ул Селтыда гомер кичергән, кызы кияүгә чыккач, удмурт кодасының йорт-җиренә күз колак булам дип, бирегә күченеп килгән. Сигезенче дистәсен ваклап килүче ханымга чит кешеләр янында берьялгызына тормыш көтүе җиңел түгелдер. Ә ул сер бирми. “Яңарыш”ны санын-санга яратып укып барам. 1997 елдан бирле яздырам мин аны. Ул — минем юлдашым, сердәшчем. Мине зурлап килүегез өчен рәхмәт сезгә. Селтыда, Бемыжда яшәгәндә дә язылдым. Кайчак почта хезмәткәрләре: “Газетага язылган акчагызны кире кайтарабыз, нигә кирәк ул сезгә?” — диләр. Ә мин каты торам: “Кирәкми миңа акча, гәҗит бирегез”, — дим. Селтыда мине беләләр иде. Йорт-җирем төзек, газ кертелгән иде. Батыревода яшәүчеләр белән танышып, аралашып торсам да, авыл советыннан килеп, ярдәм итәргә теләүчеләр юк. Йорт та, мунча да иске, 2-3 айга бер генә юынам. Авыл кечкенә шул, кибет тә эшләми. Атнага бер мәртәбә автолавка килеп китә. Бар ризыкны, кирәк-яракны шуннан алабыз”, — диде Әлфия апа. Тормыш тарафыннан күп тапкырлар кыйналып, берьял­гызы гына чит җирдә көр күңеллелеген, тормыш тәмен, милли рухын җуймаган милләттәшебезгә ихластан сокланып, аңа исәнлек-саулык теләп, Кизнерга киттек. Шоферыбыз Наил абый белән юл буе диярлек бер-беребезгә дәшмәдек. Икебезгә дә әлеге ханым турындагы борчулы уйлар тынгы бирмәде. Ничек тә булса, ярдәм итәсе иде Әлфия апага.

“Тормышта кыенлыклар күбрәк булган саен эшләве дә, яшәве дә кызыклырак”

Кизнер татарларының күпчелеген җитәкче урыннарда күрергә була. Рәмзия Камальдинова дистә елдан артык район ветеринария станциясен җитәкли. Ул Чиләбе өлкәсендә туып-үскән. “Язмыш шулай язгандыр инде. Берничә мәртәбә Кизнер ягына күчеп килү мөмкинлеге бар иде. Әмма мин гел баш тарта килдем. Тик барыбер язмыштан уза алмадым, 1996 елны иремне Бемыж авылындагы күмәк хуҗалыкка рәис итеп билгеләделәр һәм без шунда күчендек. Иптәшем бар җанын-тәнен биреп, үзен бетереп эшләде колхозда. Бик тә зирәк, тырыш кеше иде. Кызым мәктәптә бик яхшы укыды. Ә менә улыбызның сыйныфындагы укучылар бик шук булгач, укуга карашы салкыная башлады. “Балаларны югалтабыз. Аларга ныклы белем бирергә кирәк”, — дип без район үзәгенә күчендек”, — дип сөйләде Рәмзия Гомәр кызы.
Кизнер ягы урманнарга бай як. Шуңадыр да котыру авыруы буенча кискен хәл күзәтелә. Республикабызда әлеге авыру буенча 88 начар пункт бар, шуларның бишесе Кизнерда икән. “Элек бу эштә безгә аучылар ярдәм итә. Алар төлкеләрне аталар иде, соңыннан тиресен сатып, акча юнәтергә була иде. Ә котыру авыруы белән зарарланган җәнлекләрне юк итәргә кирәк. Шуңа күрә аучылар өчен аларны аулау отышлы түгел. Хәзерге вакытта без республиканың аучылар җәмгыяте, район җитәкчелеге белән әлеге ситуацияне хәл итү юлларын эзләү буенча киңәшмә уздырырга җыенабыз. Шулай ук умартачыларны да бергә җыярга, берләштерергә кирәк. Районыбызда 13 күмәк хуҗалык, нәселле сарыклар үрчетү белән шөгыльләнүчеләр, чәшке үрчетүче хуҗалыклар да бар. Кизнер чәшкеләренең сыйфаты бик югары. Бәяләре дә арзан түгел, билгеле. Гадәттә, безнең чәшкеләрне Татарстаннан һәм башка төбәкләрдән килеп сатып алалар. Яз көне уздырган тикшеренүләрдән күренгәнчә, шәхси хуҗалыкларда — 800 баш, ә күмәк хуҗалыклар белән бергә 7000 баш мөгезле эре терлек исәпләнә”, — диде Рәмзия Камальдинова.
Ветеринария станциясе хезмәткәрләре җитәкчеләре хакында: “Таләпчән, әмма гадел. Барысын да булдыра. Ул килгәндә ветеринария урнашкан бина куркыныч хәлдә иде. Рәмзия Гомәр кызы җитәкче итеп билгеләнгәч, һәр җирдә тәртип урнаштырды. Төзекләндерү эшләре уздырды. Май аенда бездә беренче мәртәбә УР Ветеринариясе баш идарәсенең республикакүләм коллегиясе узды. Безгә республикабызның 25 районыннан катнашучылар килде һәм безнең эшебезне югары бәяләделәр. Монда җитәкчебез Рәмзия Камальдинованың өлеше чиксез зур”, — диләр. Ә милләттәшебез тыйнак кына елмаеп: “Тормышта кыенлыклар күбрәк булган саен эшләве дә, яшәве дә кызыклырак”, — ди.

Теләк булса, беләк карышмый

Ун ел элек Кизнерның “Әкият” исемле балалар бакчасында татар төркеме ачылган. Бу бакча мөдире Валентина Скутинаның нияте була. “Республикабыз­дагы кайбер балалар бакчаларында милли төркемнәр эшләве турында ишетеп тә, күреп тә белә идем. Үзебездә дә шундый ук төркем оештыру турында кызыгып йөрдем. Руфинә Закированың җиңел кулы белән бу эшне оештырып җибәрдек. Руфинә белән Эльмира барлык әдәбиятны, методик әсбапларны үзләре Казаннан алып кайттылар, Кукмарада укып, барлык программаларны үзләре эшләделәр. Аларның эшеннән бик канәгать мин. Татар төркеме дигәч тә, биредә бер-ике генә татар баласы бар, калганнары башка милләттән. Әмма алар барысы да рәхәтләнеп матур итеп татарча шигырьләр сөйлиләр, җырлар башкаралар, бииләр. Иң куандырганы: ата-аналар үзләре теләп кыз-улларын әлеге төркемгә китерәләр. “Безне татар төркеменә языгыз әле. Балаларыбыз белән үзебез дә татар милләтенең гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән танышабыз, бик ошый”, — диләр алар бертавыштан.

Татар төркемендә тәрбия­ләнүче балалар күп төр­ле шәһәр, респуб­ли­какүләм чараларда даими кат­нашалар, грамота, мактау кәгазьләре бик күп”, — дип горурланып сөйләде “Әкият” балалар бакчасы мөдире.

Руфинә ханым 30 елга якын гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган. Быел татар төр­кеменә 2-3 яшьлек нәниләрне җыйганнар. “Май аенда чыгарылыш булды. Исәп буенча икенче татар төркемен мәктәпкә озаттык. Ул балалар белән аерылышуы бик авыр булды. Бер-беребезгә ияләшеп беткән идек. Алар бик тә акыллы, тәрбияле, сәләтле балалар. Татар көе яңгыраса, матур итеп бии башлыйлар, Г. Тукай диюгә, “Шүрәле”, “Су анасы” һәм башка әкият-шигырьләрне искә алып, сөйлиләр. Мактап туя алмыйм мин ул балаларны! Иңне-иңгә куеп бергә эшләгән Эльмира Хәмитова да быел дек­рет ялына китте. Бераз ямансулап калдым. Тик кул кушырып утырырга вакыт юк. Әкренләп бу нәниләрне дә өйрәтә башларбыз. Тик әлегә алар бик кечкенә. Көн дә елашабыз, бер-беребезгә өйрәнәбез. Иң мөһиме, аларның әти-әниләре безгә теләктәшлек белдерәләр. Төркем оешыр алдыннан без ата-аналар белән очрашып, аларны үгетләп йөргән идек. Хәзер исә, киресенчә, алар үзләре: “Без татар төркемендә тәрбияләнгән балаларның мәк­тәптә яхшы укыганнары, тырыш булулары турында ишетеп-күреп беләбез. Безнең кыз-улыбызны төркемгә алсагыз иде”, — дип киләләр”, — диде Руфинә Закирова.
Теләк булса, беләк карышмый ,дигән сүзләрнең хаклыгына тагын бер кат инандык без “Әкият” исемле балалар бакчасында булганнан соң. Рус, удмурт, әрмән балаларында татар теленә карата мәхәббәт, хөрмәт тәрбияли алганнар алар. Ә без хәтта үз балаларыбызны да туган телебездә аралашырга өйрәтергә иренәбез кайчак.
Чираттагы очрашуыбыз район мәдәният үзәгендә, төгәлрәге китапханәдә узды. Биредә “Радуга культуры” дигән клуб эшли. Аның каршында татар бүлекчәсе дә бар икән. Бүлекчәне Асия Хәбриева җитәкли, ул үзе китапханәдә эшли. Татар бү­лекчәсендә иллеләп кеше исәптә тора икән. Шуларның 15е — активистлар. “Кизнерда мәчетебез, татар зираты бар. Милли чараларны да даими уздырып барырга тырышабыз. Әйтик, Каз өмәсе, Сабантуй, Нәүрүз, Сөмбелә бәйрәмнәрен уздырырга тырышабыз. Кизнерда татарлар күп булса да, милли чараларга алар бик сирәк йөриләр. Без оештырган чараларны башка милләт вәкилләре ныграк үз итә дисәм дә ялгышмам. Яшьләр — юк дәрәҗәсендә. Чараларны оештырырга җирле бюджеттан елына 3000 сум тирәсе акча бүлеп бирәләр. Шуңа күрә төрле эшмәкәрләргә, сәүдәгәрләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә туры килә. Аның акчасын да юнәтеп була, тик менә тырышып оештырган чараларга милләттәшләрең килмәгәч, әлбәттә, җан әрни. Казаннан килгән артистларның бушлай концертларына да халык бик аз йөри. Ә тәнкыйтьләүчеләр җитәрлек. Бездә күпчелек татарлар туган телебездә иркенләп аралаша белми, урыслашып барабыз. Мәдәният үзәге каршында татар җыры ансамблен оештырырга мөмкинлек бар. Укытучы белән дә килешендек. Тик теләк белдерүчеләр генә күренми әлегә. Бәлки безгә яңа карашлы, энергияләре ташып торган, милли җанлы яңа оештыручылар җитмидер”, — дигән уй-фикерләре, борчу-кичерешләре белән уртаклашты Асия Хәбриева.

Тормыш — хәрәкәт, тизлек

Бүгенге көндә тормыш тизлеге бермә-бер артты. Уңайлы заман тырыш кешеләр өчен күптөрле мөмкинлекләр ача. Кизнер кондитер фабрикасы җитәкчесе — татар милләтеннән. Альберт Гыйбадуллин Казан шәһәрендә туып-үскән, бүгенге көндә гаиләсе белән шунда яши. Ул артык сөйләшергә яратмый, һәр минутның кадерен белә торган замана эшмәкәре. Кондитер фабрикасыннан тыш, ул тагын бер-берсенә охшамаган 5 төрле юнәлештәге җитештерү белән идарәдә катнаша. Тик тора, бер урында таптана торганнардан түгел. Холкында тәвәккәллек, кыюлык, таләпчәнлек, катгыйлык сыйфатлары өстенлек итә. Бу, мөгаен, хәрбиләр гаиләсендә тәрбияләнүнең тәэсиредер. Җитәкче буларак, хезмәткәрләре аның оешмада эш урыннарын сак­лап калуга, тырыш хезмәт колективын оештыруга зур игътибар бирүен билгеләп үттеләр. Предприятиедә бүгенге көндә дүрт дистәдән артык кеше эшли. 2014 елда 700 тонна, ә 2015 елның дүрт аенда 300 тонна кондитер продукциясе җитештерелгән.
Альберт Рәшид улы пред­приятиедә үзгәрешләр кертүгә дә аерым игътибар бирә. Әйтик, җылыту системасын үзгәртеп кору нәтиҗәсендә, газ куллануны 50%ка киметеп, ягулык чыгымнарын киметә алганнар.
Эшмәкәр шулай ук хәйриячелек эшендә дә катнаша. Әмма бу хакта бөтенләй сөйләргә яратмый. “Мин ярдәм иткән кешеләр, бу турыда белмиләр. Зирәк халкыбыз элек-электән: “Игелек эшлә дә, суга сал”, — дигән бит. Ниятең булгач, ихлас күңелдән булышасың һәм онытасың. Бу хакта кешегә сөйләп йөрүнең ни кызыгы бардыр, аңламыйм. Иң элек, үз-үзең белән ихлас булырга кирәк. Мин дөреслек һәм матурлык ярата торган кеше. Тормышымны да, эшемне дә шуңа тәңгәлләштерергә омтылам”, — ди Альберт Гыйбадуллин.

Яраткан тема турында

Кайсы гына районга барсам да, иң элек, авыл хуҗалыгы тармагы кызыксындыра. Чөнки халыкның тук яшәве дә җиргә, икмәккә бәйле бит. Никадәр тырышсаң, көч куйсаң да, алдынгы технологияләр кулланып та, табигатьтән узып эш итә алмыйсың. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр бәлки шуңадыр да, табигать балалары икәнлекләрен истә тотып, азынмыйлар, гади җанлы, тырыш булып калалар.
Кизнер районындагы “Завет Ильича” исемендәге кү­мәк хуҗалыкны 3 елдан артык Нәзир Фатыйхов җитәкли. “Бездә рәисләр ике елдан артык түзмиләр иде. Чыдам булдың әле син”, — дип шаярталар миннән”, — ди Нәзир Фоат улы. Әлеге хуҗалыкка биш авыл карый, район буенча алар икенче урында баралар. 5000 га чәчүлек җирләре, 780 баш мөгезле эре терлекләре бар. 370 баш сыердан көненә 4500 литр сөт савалар. “Быелгы һава шартлары урып-җыю эшләрен тоткарлады. Йокыларыбызны качырды. Бал да булмады. 51 баш умарта тотабыз. Узган елларда балны халыкка да саттык, калганын су белән болгатып, терлекләрне тукладырган идек. Бу ел авыр елларның берсе буларак истә калыр”, — ди җитәкче.
Хуҗалыкта даими — 89, җәй көннәрендә 120 кеше эшли икән. Гаҗәпләндергәне — аларның кү­бесе урта яшьләрдә, лаек­лы ялга чыгарга җыенучылар 3-4 кенә. Уртача хезмәт хакы 10-15 мең сум. Нәзир Фатыйхов рәис буларак эшли башлаганда, хуҗалыкның хезмәт хакы буенча 23 млн сум бурычы булган. Бүгенге көндә җитәкче тырышлыгы бурычлар тулысынча белән түләнеп беткән, агымдагы кредитлар гына калган. “Кеше белән эшләве ансат түгел, билгеле. Тик барлык авырлыкларны да җиңәргә була. Тиешле тәрбия кылсаң, җир дә мул уңыш, терлекләр дә җитәрлек табыш китерә. Зарланырга түгел, эшләргә кирәк”, — ди ул.
Кизнер ягына сәфәребез очрашу-танышуларга бай булып чыкты. Ижауга без караңгыда гына әйләнеп кайттык. Төрле фикерләр калды бу сәфәрдән. Бер уйласаң, химик корал юк итүче завод янәшәсендә гомер итү сәламәтлек өчен зыянлы, хәтта тормыш өчен куркыныч та булырга мөмкин. Көн дә шундый уйлар белән яшәү, шәхсән үземә җиңел булмас иде. Ә биредә яшәүче халык барысыннан да канәгать. «Баштарак шомландырган иде. Яхшы хезмәт хакы түләнә торган эш урыннары бар, өр-яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, спорт корылмалары, мәдәният йорты төзелде. Юллар төзекләндерелде. Яшьләр дә үз көчләре белән йортлар салып чыгалар. Бер рәхәтнең — бер михнәте, дигәндәй, зарланмыйбыз. Дөньяда кешеләр болай да авырып, үлеп торалар бит», — диләр. Икенчедән, Кизнерда татарлар күп яши икән. Тик милләттәшләребез арасында бердәмлек җитмәве борчуга салды.

Альбина Шәйхетдинова.