Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Кизварьда — авыл бәйрәме
7.09.2017

Кизварьда — авыл бәйрәме

Ува районыннан “Авангард” колхозы рәисе Фәрит Халитов шалтыратып: “Кизварь авылының 185 еллык юбилеен үткәрәбез, зинһар өчен, концерт белән килегез әле”, — дип сорагач, кире кага алмадык. 19 август көнне “Әфарин” бию ансамбле, җырчылар Светлана Тимершина, Рөстәм Егоров, баянчы Илгизәр Шакиров һәм мин Кизварь авылына юл тоттык.

Авыл 1832 елда барлыкка килеп, аның беренче исеме Кезвырь-Жикья дип аталган (“вырь” сүзе өскә дигәнне аңлата).1869 елда анда биш өйдә 37 генә кеше яшәгән. Авыл әкренләп үскән. 1920 елда — 24 хуҗалыкта 107 кеше яшәве, 13е — рус, 11е удмурт гаиләсе булуы билгеле. Бөек Ватан сугышыннан күпләр әлеге авыл­га кире әйләнеп кайта алмый. Нәтиҗәдә, эшләргә кеше булмагач, басулар сөрелми, аларны чүп баса. Әлеге авылның бер кешесе Кукмара якларына барып чыга һәм ул авылда халыкның азлыгы, эшләргә кеше юк икәнлеге турында сөйли, андагы кешеләрне авылларына күчеп килергә чакыра. 1946 елда Кукмара районыннан бик күп гаиләләр күчеп килә башлый. Шул елларның тере тарихы — Мөслимә апа Сафина бирегә әти-әнисе белән күчеп килгәнлеген сөйләде. “Безнең әти-әниләр бирегә күченеп килделәр. Итек басып, шәл бәйләп көн күрдек. Шулай итеп авыл да бик күп татар гаиләләре: Камалиевлар, Гаязовлар, Тухматуллиннар, Зарипов­лар, Сабирҗановлар барлыкка килде. Күргәнегезчә, бу нәселләр бүген сәхнәдә дә чыгыш ясадылар”. Мөслимә апа биредә Әхмәтнәкыйп исемле егет белән тормыш кора. Өч бала үстерәләр. “Балалар үзебезнең милләт кешеләре белән тормыш корсыннар дип, Можга шәһәренә күчеп киттек Аллага шөкер, барсы да үзебезнең милләт кешеләре белән дөнья көтәләр”, — диде ул.

Бүгенге көндә авылда 47 хуҗалык бар. Авылның язмышы Россия авылларыннан аерылып тормый. Яшьләр калмаган, бигрәк тә татар гаиләләре күпләп күчеп киткән. Ләкин биредәге хуҗа Фәрит Халитов аларга авылны онытырга ирек бирми. Авылның юбилей даталарын, Сабантуй бәйрәмнәрен үткәреп тора. Бәйрәм көнне биредә Ижау, Можга шәһәреннән кунакка килгән милләттәшләребез күп иде. Һәрберсе сагынып, җирсеп, нәселен барларга кайткан. Бәйрәм биредәгеләргә дә, безгә дә җитми калган кебек тоелды. Һәрберсе яңадан очрашырга сүз куешып таралышты. Шулай булсын, туган якның җылы җиле һәрвакыт тартып торсын!

Әлеге сәяхәтебез өчен Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасовага, шоферыбыз Альберт Хуҗәхмәтовка, “Авангард” колхозы рәисе Фәрит Халитовка зур рәхмәтебезне белдерәбез!

Рәфилә Рәсүлева.