Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Кием шәригать кануннарына туры килергә тиеш
23.03.2017

Кием шәригать кануннарына туры килергә тиеш

Казанда сигезенче тапкыр «Russian Islamic Clothes» халыкара мөселман кием­нәре фестивале узды. Әлеге чара мөселман халыкларында Ислам модасы өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу мәйданы булып тора. Фестиваль кысаларында дизайнерлар хатын-кызлар, балалар һәм ир-атлар өчен шәригать кануннарына туры килә торган киемнәр тәкъдим иттеләр. Шулай ук беренче тапкыр ябык коену костюмнары күрсәтелде. Быел фестивальдә катнашу өчен 60ка якын гариза кабул ителгән. Алар арасында Удмуртиядән яшь дизайнер — Мәрьям Хаетова да бар иде. Дин кардәшебез фестивальдә “Амаль” балалар коллекциясе белән иң яхшы яшь дизайнер исемен яулады. Ә өлкәннәр өчен теккән киемнәре “Ихлас омтылыш” номинациясендә җиңде.
Мәрьям белән танышкач, мине аның гадилеге, эчкерсезлеге, оялчанлыгы җәлеп итте. Ул тумышы белән Киров шәһәреннән һәм рус милләтеннән. 7 ел элек Ижауга күченеп килгән. “Ислам дине белән элек тә кызыксына идем. Ижауга килгәч, биредә дин кардәшләребезнең бердәмлегенә, гает, җомга намазларына мәчет тутырып килүләренә таң калдым”, — дип искә ала Мәрьям Ижауда яши башлаган вакытларын. Озак уйламый үзе дә Ислам динен кабул итә, чын мөселман гаиләсе кора. Бүгенге көндә ире белән ике бала үстерәләр. Сөйләшү барышында да гаиләсен беренче урынга куюына игътибар иттем.
Әңгәмәдәшем кием дизайны белән электән үк кызыксынган. Тик узган ел гына ныклап шөгыльләнә башлаган икән. “Хәзер мөселман киемнәренә кытлык юк. Тик алар барысы да шәригать кануннарына туры килми. Мөселман киемнәре дизайны өстендә эшләргә миңа ирем тәкъдим итте. Иң беренче теккән киемнәребез дә мөселман ирләре киеме — камислар иде”, — ди Мәрьям. Әкренләп үзенең стилен дә булдыра ул. Ижау­да балалар өчен мөселман күлмәкләрен бик сирәк табып булганга күрә, сабыйлар өчен дә киемнәр тегә башлыйлар, спорт киемнәренә дә өстенлек бирә. “Сәүдә өлкәсендә калыр өчен киемнәребез сыйфатлы да, очсыз да булсын дип тырышабыз. Җитен, штапель, мамык, джинс кебек тукымалар кулланабыз. Шулай ук киемнәрнең дизайнын Россиядә яшәүче мөселманнарга яраклаштырабыз, миллилек тә чагылыш таба”, — дип, үз эше белән таныштырды әңгәмәдәшем.
Мәрьямнең исеме Удмуртия мөселманнары арасында яхшы таныш. Күпчелек шәхси заказлар алып эшли. Казанда мөселман киемнәре фестивалендә катнашырга да сатып алучылары үгетли. “Катнашыргамы, юкмы дип озак уйлап йөрдем. Карар соңгы көннәрдә кабул ителде, фестивальгә дигән киемнәрне кыска вакыт эчендә тегеп чыктык. Башка катнашучылар да бик көчле иде, жюриның минем киемнәргә игътибар бирүе зур горурлык, әлбәттә”, — ди Мәрьям. Башка еллардан аермалы буларак, быел фестивальдә тәкъдим ителгән киемнәр шәригать кануннарына тулысынча туры килгән. “Тәнгә сыланып торучы, ялтыравыклар белән бизәлгән күлмәкләр юк иде. Шулай ук күпчелек коллекцияләрнең көн­дәлек тормышка туры килә торган булуы да игътибарга лаек булды”, — ди яшь дизайнер. Мәрьямнең хатын-кызлар һәм балалар өчен теккән киемнәре арасында чигелгән итәкләрен дә жюри әгъзалары һәм журналистлар югары бәяләгән.
Мәрьям үзенең чираттагы кием­нәр коллекциясен Рамазан ае алдыннан — май аенда тәкъдим итәчәк. Гомумән, әлеге өлкәдә эш планнары, уй-хыяллары зурдан аның. ИншәАллаһ, аның уңыш­лары турында әле ишетербез.

Эльвира Хуҗина.