Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Киемнәр шәһәрнеке булса да, күңелләр авылныкы булсын!
19.06.2014

Киемнәр шәһәрнеке булса да, күңелләр авылныкы булсын!

Урамда, кибетләрдә: “Фәлән кешенең малае өйләнгән, авыл кызын алган икән!” яки егетләрнең: “Өйләнеп куярмын әле менә дигән авыл кызына!” — дигән сүзләрен еш ишетергә туры килә.

Авыл кызы, шәһәр кызы… Нинди аерма бар соң алар арасында? Бер караганда, бернинди аерма да күренми сыман. Шундый ук матур заманча киенү, килешле бизәнү, тырнак­лар, чәчләр… “Мунча ташы” тамашаларындагы кебек чәчләрен тасмалап үргән, гади оеклар, өч кат итәк кигән авыл кызлары юк инде ул хәзер. Асфальт юлдан элдереп кенә килгән шәһәр шаукымы авыл ишекләрен күптән шакый. Гап-гади авыл кызлары да салам белән салонны, калорий белән солярийны аерырга өйрәнде инде. Салкын, шөкәтсез озын куллары, иләмсез зур авызы белән йотам-йотам дип торучы шәһәрләр дә ул кадәр үк куркыныч тоелмый. Чөнки авыл кызы кайда да авыл кызы булып калырлык тәрбия ала ул. Бигрәк тә әбиле йортта үсеп, авыл оеткысы шәпләп салынса. Кайда гына яшәсә дә авыл кызыннан үзгә бер яктылык, ихласлык, самимилек бөркелә, минемчә.
Авыл кызы диюгә, күз алдына күкрәкләренә төшеп торган озын кара толымлы, кара кашлы, елмаюлы, җылы карашлы кыз бала килә. Шуның өстенә авыл баласыннан җиләк исе килә, чөнки ул җиләкле аланнарда тәгәрәп үсә, бөртекләп бөрлегән, тәмләп җиләк җыя белә. Такыялар үреп кигән бала чәчәкләрдәй матур, сөйкемле, саф, чибәр була. Аның тавышы шифалы авыл чишмәләренең агышына охшый, җанга дәва була ала. (Шәһәр кызларыннан кимме әллә мин, дип, аты-юлы белән сүгенүчеләр бу төркемгә керми, әлбәттә. Ни кызганыч, әмма андыйлар да бар!”) Миңа калса, авылныкылар иркә шәһәр балаларына караганда максатчанрак, нечкә күңелле, хисчән. Тәрбияне туган җирдә, туган нигездә, ишле, эшчән гаиләдә алу — үзе олы бәхет бит ул. Шуңа да авыл балаларының куллары эшкә ятып тора. Кояш көнләшерлек итеп юылган керләр, телеңне йотардай әзерләнгән тәмле ризыклар, якты йөз, тәмле тел — болар бар да авыл кызларына хас. Мөгаен, кирпеч өйләрдә, таш стеналар арасында шәһәрнекеләр таба алмаган җылылыкны, гүзәллекне туган җир үзе бирәдер. Зур, таш калалар кешенең хисләрен зәгыйфьләндерә, минемчә.
Тик… бар кеше дә гомер буе авылда яши алмый. Хәзер бигрәк тә, авыл балалары кире авылга әйләнеп кайтмыйлар. Шәһәрләр балаларыбызны барсын да сыйдыра, әйткәнемчә, “йота” тора. Күрше күршене дә белмәгән җирдә, өч кат тимер ишекле, дүрт таш стена арасында ничек авыл җылысын саклап калырга, гаилә коргач, үз балалары җанына авылга гына хас киң күңеллелек, шәфкатьлелек, гадилек кебек сыйфатларны ничек салырга? Менә шунда хикмәт! Монда инде авылдагы әби-бабайлар ярдәме дә, үзеңнең бай күңелең дә кирәк булачак.
Хәер, шәһәр кызы дигәне дә, төпченә башласаң, тамыры белән шул ук авылдан булып чыга. Мин үзем аралаша торган язучылар, журналистлар, шагыйрьләр барсы да авылдан. Озак еллар зур-зур шәһәрләрдә яшәсәләр дә, берсенең дә күңеле мүкләнмәгән, җаны катмаган, хисләре югалмаган, бик матур язалар, үрнәк гаилә тормышы белән яшиләр, менә дигән балалар үстерәләр. Менә шулай, киемнәр шәһәрнеке булса да, күңелләр үзебезнеке, авылныкы, татарныкы булып калсын, кызлар!

Әлфирә Низамова,
Исәнбай авылы.