Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Киемеңнән танысыннар: “Татар кызы!”- дисеннәр
20.05.2015

Киемеңнән танысыннар: “Татар кызы!”- дисеннәр

Венера Ильясова“Татар кызы” бәйгесенең кайтавазы, дисәң дә була яшьләрдә милли киемгә кызыксындыру уяту максатыннан Ижауда уздырылган чараны.

Яшерен-батырын түгел: татарлар, түбәтәйне исәпкә алмаганда, милли киемнәрне көндәлек тормышта кулланмыйлар. Удмурт, мари, чуваш халкы көндәлектә рәхәтләнеп кигәндә, татарлар милли киемнән сәхнәгә генә чыгалар. Ә бит кием — милләтне аерып торучы билге. Удмуртиянең актив яшьләре аны кулланышка кайтару ниятеннән, милли киемне фотосессияләр аша пропагандаларга булганнар.
Беренчесе узган атнада “Сабантуй” ресторанында узды. Анда алты кыз катнашырга теләк белдергән. “Чигүле калфак, милли күлмәктән фотога төшү күптәнге хыялым иде, — ди Сиринә Мулланурова. — Шундый мөмкинлек тудырган милли җанлы кызлар — Гөлнара Шәяхмәтовага, Рушана Саттаровага, Гүзәл Әһлиуллинага рәхмәт”. Фотопроект идеясе “Татар кызы — 2015” бәйгесенә әзерлек барышында ук туган булган. “Максатыбыз — милли киемнәребезнең матурлыгын, зәвыгын күрсәтү. Аларны бүгенге заманга да яраклаштырып тектерергә һәм төрле чараларга рәхәтләнеп, милли стильдә киенеп йөрергә була, “- ди Рушана Саттарова. Фотосессиядә катнашучыларга төрле образда балку мөмкинлеге бар иде. 18-19нчы гасыр туташларыннан алып, хәзерге көн сурәтендә. Күлмәк-камзулларны “Яңарыш” газетасы редакциясе, ансамбльләр биргән, заманча стильдә дизайнер киемнәре дә табылган. “Татар кызы-2015” бәйгесендә катнашкан кызлар үзләре чиккән калфак-якалар белән бик теләп уртаклашканнар. Сиринә алсу төстәге кием сайлады. Венера Ильясова ике кызы белән килгән, бер яше дә тулмаган Ләйлә дә фоторәссамны ят итмәде.
Фотопроектны массакүләм форматта уздыру нияте дә бар. Техник мөмкинлекләр һәм катнашырга теләүче энтузиаст фоторәссамнар табылса, Сабантуй кысаларында — бәйрәмгә килүчеләргә милли киемдә истәлеккә фотосурәткә төшү мөмкинлеге бирүче махсус мәйданчык ясарга уйлыйлар.
Оештыручылар фотосессиядә катнашкан кызларны милли чараларга тартырга телиләр. Күбесе иҗатка якын кешеләр — җыр-биюгә оста. Сиринә Мулланурова милли гореф-гадәтләрне саклауда, үстерүдә үзеннән өлеш кертергә әзер булуы турында әйтә.

Фәнзилә Салихова, Ижау шәһәре.
Гүзәл Әһлиуллина фотосурәте.