Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә
“Үз илемдә якын миңа, бәрәңге бакчасы да”, — дип җырлана җырларда. Әйе, газиз туган ягыңнан читкә китеп сагынып яшәүчеләрне аңларга була. Ә менә туган иле тарафыннан читкә этәрелгән, җәберләнгән кешеләрнең күңелендә нинди хис-кичерешләр кайнавы турында уйланганда, ирексездән, “Ходай күрсәтмәсен!” — дип куябыз.
Шушындый язмышка дучар булып, Ижау шәһәренә Украинадан качак буларак килгән милләттәшебез Тәнзилә ханым (ул үзе турында исеме белән генә язуны үтенде) белән аралашырга туры килде миңа. Украинада кичергәннәрен менә ничек сөйләде ул: “Без Донецк өлкәсенең Шахтерск районында урнашкан Двадцатое поселогында яши идек. Украинада барган афәтләр, канкоешлар безнең кечкенә поселокка кагылмыйча урап узар, безгә тимәсләр дип, соңгы чиккә кадәр ышанып тордык. Өлкән яшьтә гомер иткән йортны, берәмләп җыйган малны ташлап чыгып китү җиңел түгел. Кызганычка каршы, өметләр акланмады. Көннәрнең берендә без торган җирләрдә дә ату тавышлары ишетелә башлады. Алар көннән-көн ешайды. Көн дә самолетлар очты, бомбалар яуды. Июль аеның бер көнендә без яшәгән йортның тәрәзәләренә атып, пыялаларын коеп киттеләр. Һөҗүм ешайгач, бик озак базда утырдык. Аннары өебездән чыгып, бомбоубежищега таба йөгердек. Снайперлар аяк асларыбызга атып калдылар. Төнгә кадәр шушы бомбоубежищеда ач килеш утырганнан соң, караңгыда кача-поса өебезгә кайтып, документларны алдык. Өебездә ут (электр чыбыкларын әллә кайчан ук атулар вакытында өзеп бетергәннәр иде) булмау сәбәпле, шәм яндырып кына эзләгән вакытта кайбер кирәкле документлар урынына бөтенләй башкасын алып чыкканмын. Шундый вакытта баш та эшләми икән. Кайда барып ябышырга, нәрсә алырга да белмисең…”
Алга таба мондый мохиттә яшәп булмавын аңлап,Тәнзилә ханым 26 яшьлек улы белән Россиягә качып котылырга уйлый. (Ике баласы үз гаиләләре белән инде күптән башка якларда гомер итәләр). Поселоктан һәм Украинадан чыгып китәргә ополченецлар ярдәм итә. Аларга Томск якларына күченергә тәкъдим итәләр, әмма Тәнзилә ханым Удмуртиядә ерак туганының барлыгын исәптә тотып, безнең якларга җибәрүләрен сорый. Донецк, Симферополь, Калуга һәм, ниһаять, Мәскәүгә килеп җитәләр. Алар бу юлны бик озак үтәләр. Калугада җәйге лагерьда — пычрак матрасларда йоклаганда, туган йортында, үз караватында рәхәтләнеп ятып ял иткәннәрен сагынуын елый-елый сөйли Тәнзилә ханым. Мәскәүдә бераз акча эшләү өчен улы белән бергәләп бер кешенең бакчасын тәртипкә китергән, йортын җыештырган алар.
Үзе тумышы белән Тәнзилә ханым Татарстаннан, Актаныш районы Шәрип авылыннан. Чит якларда озак вакытлар гомер иткәнгәме, ул татар телен яхшы белсә дә, башыннан узган вакыйгаларны елый-елый сөйләгәндә үзе дә сизмәстән рус теленә күчә. Рус телендә дә көчле украин акценты белән аралаша ул. Тавышында — төшенкелек, бүгенге тормышы белән канәгатьсезлек, өметсезлек сизелә. Аны аңлау кыен түгел, соңгы вакытта күпме тетрәнүләр кичерергә туры килгән бит аңа.
Ижауга кайткач, туганнары Раил Разовны эзләп тапканнар. 16 көн аларда яшәгәннәр. Качаклар өчен куелган тәртип буенча, бирегә килү белән вакытлыча тору урыны сорап мөрәҗәгать итүче качак буларак исәпкә теркәлеп, матди ярдәм сорап гариза язганнар. Ленин районы хакимиятенең социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать иткәннәр. “Аннан миңа 2 капрон оек, водолазка, сабын бирделәр. Башка бернинди ярдәм дә күрсәтмәделәр. Урамда салкын. Без өебездән җиңел киемдә генә бер әйберсез чыгып киткән кеше, җылы аяк киемнәребез дә, транспортта йөрергә акчабыз да юк. Юл йөрү билеты сорап караган идек: “Сез Ижау пенсионеры түгел, бирә алмыйбыз”, — дигән җавап ишеттек. Аннары Устинов районына мөрәҗәгать иттек. Анда безне якты йөз белән каршы алып, хәлебезгә керергә тырыштылар. Бер карават, җылы одеяллар, бераз кием, азык-төлек тә бирделәр.
Әмма ашарга, яшәргә, киенергә — барсына да акча кирәк. Ярый әле туганнарыбыз яшәп торырга бүлмә тапты. Улым яңа гына заводка эшкә урнашты. Әле хезмәт хакы алмады. Көн туса, ничек яшәрбез, нәрсә киеп урамга чыгарга?” — дип борчуга батабыз. Бер генә карават булу сәбәпле, улым идәндә йоклый. Бернигә дә күңел күтәрелми, башка әллә нинди авыр уйлар килә. Яңадан тормыш башлап җибәрергә көч тә, теләк тә юк кебек. Ярдәм сорап барган урыннарда: “Мы не занимаемся одиночками”, — дип борып җибәрүләрен ишетеп, кайчак: “Нигә монда кайттым икән?!” — дип тә үкенеп куям. Ичмасам, иске телевизор булса, илдә нинди яңалыклар булуын, Украинада нинди хәлләр икәнен бераз белер идем. Анысы да юк. Украинада да “секонд хенд” кибетләре бар. Минем беркайчан да анда кергәнем дә, кеше киеме кигәнем дә булмады. Картлык көнемдә кешедән калган иске киемнәр киеп яшәргә калыр дип күз алдына да китерми идем,” — дип моң-зарларын җиткерде Тәнзилә апа.
Әңгәмәдәшемнең чарасызлыктан әйтелгән сүзләрен ишетү бик авыр булды миңа. Кием мәсьәләсеннән тыш та бик күп кыенлыклар, яңа мохиткә ияләшү, даими торак булдыру кебек вакыт, акча һәм түземлек таләп иткән бик күп киртәләр үтәсе бар аның улы белән. Ходай сабырлык бирсен аларга!
Элмира Нигъмәтҗан.