Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Кеше хезмәте белән мактаулы
19.10.2016

Кеше хезмәте белән мактаулы

Мәктәпне тәмамлаган укучыларның күбесе юрист, экономист булырга хыяллана. Тик югары уку йортларын тәмамлап та, үз белгечлеге буенча эш таба алмаучы белгечләр шактый. Шул ук вакытта илебезгә транспорт йөртүчеләр, токарь, фрезеровщик, эретеп ябыштыручы һәм башка һөнәр ияләре кирәк.

Татар халкының байтак кына кызлары һәм уллары бернинди дә авырлыктан курыкмыйча халык хуҗалыгының төрле тармакларында фидакарь хезмәт куялар. Бу мәкаләм алтын куллы Рәфис Митюков турында.
Ул 1971 елның 14 апрелендә Ижау шәһәрендә туа. 5нче мәктәптә укып, 17нче урта белем бирүче һөнәри училищега укырга керә һәм эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. Армия сафларында хезмәт итеп кайт­каннан соң, үзенең белгечлеге буенча эшли. Шул ук вакытта “В”, “С” категорияле автомобиль йөртүче һөнәрен ала. Имтиханнарны уңышлы тәмамлап, йөк машинасын йөртүче шофер булып урнаша. Менә инде 1993 елдан бирле ул үзенең яраткан һөнәре буенча эшеннән ямь табып, шатланып, армый-талмый эшли. Ул — шофер-экспедитор. Үзе эшли торган “Комос-групп” компаниясе коллективы турында ул горурланып: “Коллектив тату, максатка ирешүчән, эш хакы да яхшы”, — ди. Ул бөтен Удмуртия буенча азык-төлек товарларын ташый. Кайчагында төнлә дә эшләргә туры килә, ләкин ул беркайчан да зарланмый, “Кайчагында машина тулы колбаса була, ә утырып ашарга вакыт калмый”, — дип шаярта ул. Армия сафларында хезмәт иткән чагын искә төшереп: “Һәрбер көн анда үзе бер тарих, армия — егет кеше өчен иң мөһим чыныгу мәктәбе ул, нәкъ шунда тормыш нечкәлекләрен беләсең”, — ди. Әлеге чыныгуы эшендә дә бик ярап куя икән: берсүзсез төнлә чыгып китә, берәрсен алыштырырга кирәк икән, аңа мөрәҗәгать итәләр, чөнки ул беркемне дә кире бормый, үзенең ял көнен дә кызганмый. Шуңа күрә дә бу коллективта аның абруе бик зур, яраталар, үз итәләр, ышаналар, иң җаваплы эшләрне Рәфискә тапшыралар. Гаиләдә дә аның кулыннан килмәгән эш юк: нәрсә ватылса — шуны төзәтеп, ясап куя, хатыны җитешмәсә, ашау пешерә. Берәр туганыңа ярдәм кирәк булса, чакырмыйча да йөгереп бара ул, эшне бетерми китми. Аның белән сәяси темаларга да, көнкүреш турында сөйләшүе шундый күңелле.
Тормыш иптәше Раушания белән алар шундый итагатьле, тәртипле, бик яхшы укый торган уллар үстерәләр. Рәфис алар белән күп вакытын үткәрә — түгәрәкләргә йөртә, спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыра. Бераз гына буш вакыты булса, ул гаиләсе белән бергә бакчада эшли, авылга кайтып, әти-әнисенә ярдәм итә, кыскасы, вакытны файдалы кулланып, бар эшкә дә җитешә. Автотранспорт эшчәннәре бәйрәме якынлашкан көннәрне Рәфискә: “Әй”, шофер, рульне тот туры, көчәйсен әйдә шат хезмәт җыры», — дип әйтәсе килә. Кеше хезмәте белән мактаулы һәм горур. Бу дөньяда үз эшеңне яратып яшәү — зур бәхет ул.

Гөлфидә Мәрданова, Ижау шәһәре.