Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Кеше китә — җыры кала
21.09.2012

Кеше китә — җыры кала

«Әгерҗе районының Көчек авылында күпер ачу тантанасы була икән», — дигән хәбәрне ишеткәч, райондашларыбыз өчен шатлык хисләре кичереп, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Равил Шәрифуллин белән юлга кузгалдык. Шатланмаслык та түгел бит, Әгерҗе районы һәм шәһәре соңгы елларда күзгә күренеп үзгәрә, яшәрә, яңара. Асфальт юлдан җилдереп кенә барганда, юлсызлыктан интегеп, машинаны этеп кайткан чаклар турындагы хатирәләребез дә яңарды. Ә хәзер районның һәр авылына диярлек юлларга асфальт, я булмаса, таш түшәлгән. Шулай сөйләшә-сөйләшә Көчек авылына килеп җитүебезне сизми дә калганбыз. Варкләд елгасына кушылып агылган татарча моң, аллы-гөлле шарлар белән бизәлгән күпер, күтәренке кәефле авыл халкы, гомумән, биредә бәйрәм рухы хөкем сөрә иде.

үпер ачу тантанасының Әгерҗе районының Көчек авылында 2002 елда фаҗигале төстә һәлак булган район башлыгы Рафис Сәетов ист әлегенә мемориаль таш ачу белән башланып китүе чарага аеруча тирән мәгънә өстәде. Чарага Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, Чаллыда, Казанда, Ижауда яшәүче якташлар, Рәфис Сәетовның гаиләсе катнашты. Алар Рәфис Сәетов турындагы истәлекләрен яңарттылар, мәрхүмне зурлаулары өчен авыл халкына, район җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерделәр. Әлеге ташны ачу идеясе белән Казандагы якташлар җәмгыяте, аның активисты Рәүзил Хаҗиев чыккан була. Аны авылдашлары, райондашлары күтәреп ала. Әйе, Рәфис Сәетовның гомере район үсеше өчен җанып-көеп йөргән, киләчәккә зур планнар белән яшәгән чакта аянычлы төстә өзелә. Вакытлар узган саен хәтер юылырга мөмкин, ләкин әлеге мемориаль таш, аны ачу танатанасы беркайчан да онытылмас. Киресенчә, әлеге күпердән узучыларның игътибарын җәлеп итеп, хәтер яңарып торыр.

Без беркемне дә бернәрсә белән дә шаккатырып булмый торган заманда яшибез. Бер караганда, чакрымнарга сузылган күперләр, тоннельләр белән чагыштырганда, озынлыгы 40,2 метр гына булган әлеге күпер бик кечкенә кебек тоела. Ләкин аның Әгерҗе районы “артерия”се булуын искә алганда, роле әйтеп бетергесез зур. Чөнки бу юлдан тәүлегенә меңләгән автомобильләр уза. “Әлеге урында беренче агач күпер салынгач, беренче булып Татар Шаршадысы бояры кызы велосипедта узган. Ә авыл халкы аны тау башына кадәр озата барган. Менә хәзер нинди зур күпер салып куйдылар”, — дип искә алды авылда яшәүче Әмин Нәбиуллин күпергә ихтыяҗның бүген генә тумаганлыгын искәртеп. Күперне төзегән “Татарстан күперләре” ширкәтенең җитәкчесе Исәнбай егете Ринат Мухъянов булуы якташларыбыз өчен икеләтә горурлык булды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров аны һәм төзүчеләрне рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Хөрмәтле кунаклар кызыл тасманы кискәннән соң, күпер аша, иң элек, гармун уйный-уйный гармунчылар төркеме узды. Аларга кунаклар, авыл халкы кушылды. Алга таба да шулай мул тормышта исән-имин яшәргә язсын.

Бәйрәм әле моның белән генә тәмамланмады. Бу көнне көчеклеләргә Казандагы “Якташлар” җәмгыяте Татарстанның халык артистлары Рафаэль Ильясов, Рәгъде Халитов һәм яшь җырчылар катнашында концерт бүләк итте.

 

Рәмзия Габбасова