Кеше китә, җыры кала…
Фоат Кәримов якты дөньядан киткән… Аяз көндә яшен суккан кебек тәэсир итте бу хәбәр. Трамвайда кайтканда шалтыратып хәбәр иттеләр, ә өйгә кайтып, шәһәр телефоныннан соңгы юлга озату турында сорарга теләсәм… “Инде җирләргә алып киттеләр, рухына багышлап дога кылыгыз”, — дигән тәкъдим генә ишеттем. Кызганыч, чыннан да, мәрхүмнең рухына багышлап дога кылырга гына кала…
Фоат Кәримов вафаты — Ижаудагы татар җәмәгатьчелеге өчен зур югалту булды. Берничә дистә ел дәвамында ул Ижау шәһәрендәге үзешчән сәнгатьтә актив катнашып, халык алдында зур хөрмәт казанды. Удмуртиядәге татар милли хәрәкәтенең көчле юнәлешләренең берсе — үзешчән сәнгать. Ә Фоат Кәримов — милли хәрәкәт үсешенә зур өлеш керткән, бу эштә бөтен көчен куеп эшләгән олуг зат. Аның кулында һәрвакыт тугырыклы дусты — гармун булды. Кайчакта төрле милли чаралар вакытында очратсам, мин аннан: “Нигә әле синең кулда бүген гармун юк?” — дип, ярым шаяртып һәм ярым җитди сорау бирә идем. Чөнки аны гармуннан башка күз алдына китереп булмый иде. Ул гармуннар төрле-төрле иде: тальян, хромка, баян. Бәлки шуңадыр да танышлары аның турында (үзе алдында да, үзе юкта да) “гомерен гармунга багышлаган”, “гармун җене кагылган” дип әйтәләр иде. Ә Фоат ачуланмый, һәрвакыттагыча тыйнак кына елмеп: “Мин үземне гармуннан башка күз алдына да китерә алмыйм”, — дип җавап бирә. Минем аны беренче күрүем дә, аңа игътибар итүем дә шул гармун аркасында булды. “Спартак” халык иҗаты йортына баргач, ишектән керүгә үк матур гармун тавышы ишетелә, шул вакытта бөтен борчулар, баштагы күңелсез уйлар каядыр юкка чыга, күңел күтәрелеп китә. Ә фойеда гармунын тотып Фоат утыра һәм популяр татар көйләре уйный. Шундый күренешкә берничә тапкыр тап булгач, таныштым мин Фоатның үзе белән. Әңгәмәдәшенә һәрвакыт ихтирам белән караучан, игътибар белән тыңлый, тавышын күтәрмичә тыныч кына сөйләшә. Йөзеннән тыйнак елмаю китми. Бу сыйфатлар барысы бергә кушылып, аңа әңгәмәдәшен магнит сыман тартып торалар. Зур белем алмыйча гомере буе гади хезмәт кешесе булган ул. Ә менә акыллылыгы, мәгънәлелеге, зур тормыш тәҗрибәсе Фоат турында, “аристократ”, “аксөяк” дип уйларга да мөмкинлек бирә иде. Ул “музыкаль фанат” иде. Аның белән нәрсә турында гына сүз башласаң да, әңгәмә ахырында барыбер җырга, моңга, гармунга килеп туктыйсың. Гомере буе иске гармуннар һәм башка музыка уен кораллары җыеп, болай да зур булмаган өенең яртысыннан артыгын” гармун музее”на бүлеп куйган. Аларның төгәл санын ул үзе дә белми иде. “Музей”ны карагач, мин җайсыз сорау да биргән идем: “Беребез дә мәңгелек түгел, Фоат, синнән соң бу музейга нәрсә булачак?». Җавабы юк иде мәрхүмнең, кызганыч, ә бит музей аның бәхете иде.
Гомере буе “Яңарыш” газетасының чын дусты булды ул. “Яңарыш” газетасыннан үзенә ошаган шигырьләрне кисеп алып, калын дәфтәр битенә ябыштырып, үзенә истәлекле берничә китап ясавы белән шаккатырган иде ул мине. Мин ул китапларда үзем инде “югалткан” шигырләремне табып гаҗәпләнгән һәм шатланган идем. Уңышлы матур шигырьләргә мөкиббән иде. Соңгы елларда җирле авторларның сүзләренә җырлар язу белән дә шөгыльләнде. Ул аларны еш кына үзешчән артистлар концертларында да яңгыратты. Соңгы елда үҗәтлек белән үзе язган шигырьләрне, җырларны һәм гомеренең матур мизгелләрен күрсәткән фотосурәтләрен туплап, китап чыгарды. Бу китабы белән гаҗәеп матур истәлек калдырды Фоат үзенең дусларына, туганнарына гына түгел, ә бөтен татар җәмәгатьчелегенә.
Дөньяда Фоат кебек кешеләр бик сирәк очрыйлар. Чөнки күпләр тормыш шаукымына бирелеп, бары матди байлык турында гына уйлыйлар. Ә Фоат рухи байлыкка омтылучан кеше иде. Юксынырбыз, бик еш юксынырбыз әле без Фоатны. Татарлар өчен оештырылган бәйрәмнәрдә фойеда халыкны гармун моңнары белән шатландыручы кеше булмаячак. Кечкенә буйлы, үзенең матур гөнаһсыз елмаюы белән күңелләрне күтәрә торган, үзенең иҗат планнары белән бик теләп бүлешә, рухи байлыгы белән башкаларны гаҗәпләндерә торган кеше башка булмас инде. Ирексездән Мөхәммәт Мәһдиевнең үлемсез сүзләре искә төшә: “Кеше китә, җыры кала”.
Гыймран Сафин.
Күңелдә бушлык калды
Фоат аганың җәсәден күтәреп алып чыгып,машинага салдылар. Машина кузгалып, әкрен генә зиратка юл тотты. Шул мизгелдә күңелдә нинди бушлык калганын аңлата алмыйм. Аның чәчәкләргә төренгән бакчасына, йортына күз салдым. “Башка телефон да шалтырамас, “Рәфилә, кереп чык әле, яңа гармун алдым», яки «Яңа бик матур җыр яздым, тыңлап чык әле” дигән сүзләре дә яңгырамас”, — дигән уй баш миеннән яшен кебек сызылып үтте…
Ижау шәһәренә килгәч, мине иҗат дөньясына тарткан, “Бәхет” ансамбленә нигез салган иң якын кешеләрнең берсе китеп барды. Нишлисең, бу тормыш кануны — кеше дөньяга килә, яши, китә. Әнә шул килү белән китү арасындагы мизгелдә үзеннән соң туар елларга истәлек калдыра икән, димәк, ул юкка яшәмәгән! Тормыш мәгънәсе гомер еллары белән исәпләнми, ә кылган гамәлләр, үзеңнән соң җирдә изгелек калдыруың белән хисап кылына бит. Менә шундый шәхес иде ул! Җырга, моңга, иҗатка кагылган сорау белән мөрәҗәгать итсәң, ярдәм итмичә калмый иде мәрхүм. Һәр чараны фотосурәткә төшереп, аны халыкка бушлай өләшеп, гомернең, вакытның кадерен белеп яшәде. 8нче мартта Зәнфирә Мусина, Гайсә Талипов белән бергә редакциягә килеп, барыбызны да бәйрәм белән котлаганнар иде. Бу мизгелләр әле дә күз алдымда.
Фоат ага исән чакта аңа хөрмәт күрсәткәнебезгә — 80 яшьлек юбилеен үткәргәнгә, “Яңарыш” газетасы белән берлектә китабын нәшер иткәнебезгә сөенеп туя алмыйбыз. Тыныч йокла, Фоат ага!
Рәфилә Рәсүлева.