Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Кеше китә, җыры кала, дисәләр дә…
27.04.2015

Кеше китә, җыры кала, дисәләр дә…

IcGyaOv2KiE“Шартлады! Тагын шартлады… Йөрәк тибеше бер мизгелгә туктап, котырынып, өзгәләнеп бәргәләнә башлады. Дөньяны караңгылык чолгап алды. Уйлар чуалды, өзелде. Йөрәкне курку, шом басты. Бер мизгеллек үтергеч, куркыныч тынлыкны бозып, тагын шартлады. Атыш, акырыш! Тын кысыла, йөрәк мескен күкрәкне ертып чыгардай булып чәбәләнә. Балаларым кая? Я Аллаһым, нишләргә?!” — дип шыбыр тиргә батып, сискәнеп уянып киттем. Аллага мең шөкер, төш кенә булган икән! Куркыныч, үзәк өзгеч төш кенә… Йөрәк исә һаман да тынычлана алмый. Күрәсең, көн дә Украинада булган вакыйгалар безнең дә үзәккә үткән. Дөньялар тыныч булсын дисәк тә, әледән-әле сугышлар чыгып, гөнаһсыз кешеләр, сабыйлар, аналар, солдатлар үлеп тора. Юкса, икенче Бөтендөнья сугышы кешелек тарихы өчен зур сабак иде дә бит.

Намуслы ир хур булмас

Бөек Ватан сугышында Удмуртиядә туып-үскән 103 кеше Советлар Союзы исеменә лаек булган. Әбделмән авылы егете Закир Шәех улы Солтанов шуларның берсе. Сугышка ул үз теләге белән 1942 елның ноябрендә китә. Ул вакытта аңа нибары 19 яшь була. Берничә мәртәбә яралана, орден-медальләр белән бүләкләнә. Закир Солтанов 1945 елның гыйнварында Варшаваның төньягында, Висла елгасы буендагы яуда зур батырлык күрсәтә. Әлеге батырлыгы өчен СССРның Югары Советы Президиумының карары нигезендә 1945 елның 24 мартында Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Бөек Җиңүне Берлинда каршылый ул, 1946 елны туган якларына әйләнеп кайта.
Кызганычка каршы, Закир ага күп­­тән вафат инде. Украинада Херсон шәһәренең мактаулы гражданнары зиратында җирләнгән. Сугышта алган яралары, төгәлрәге баш мие янына эләккән ярчык 1983 елның 5 апрелендә урыныннан кузгалып, аның гомерен вакытсыз өзә. Закир Солтановка бу вакытта 59 яшь була. Милләттәшебез сугыш еллары, үзе турында сөйләргә яратмаган. Шулай да якыннары аның кайбер истәлекләрен язып калырга өл­гергән: “Мин очраклы үлемнән курка идем. Сугышта сине секунд саен, минут саен әҗәл сагалап тора. Очраклы юләр пулядан яисә бомба, снаряд шартлагач, ярчыклардан яраланып үлүең бар. Минем өчен андый үлем гарьлек иде. Үләсең икән, дошман белән аяу­сыз канкойгыч көрәштә, дошманнан өстен калып, җан бирәсе иде”. Бөек Ватан сугышы тари­хы”­ның бишенче томында аның каһарманлыгы болайрак тасвирлана.

Туган туган белән табышыр, ятка бәла ябышыр

Язманы язуның төп максаты — каһарманның туганнарын барлау һәм Закир ага турында истәлекләр җыю иде. Бер кешенең язмышы күзгә күренмәс серле җепләр белән берничә төбәкне үзара бәйли. Закир Шәех улы Удмуртиянең Кече Пурга районының татар авылында туып-үссә, Татарстанның Әгерҗе шәһәрендә фабрика-завод мәктәпләрендә белем алган, хезмәт юлын 15 яшендә паровоз депосында башлаган.
Бүгенге көндә Закир Шәех улының туганнары Ижауда, Әгерҗедә, Херсонда гомер кичерәләр. Мәкаләне язарга җыенганда, кулда Маһинур апаның (Закир аганың бертуган олы апасы) улы Дамир Шәмсетдиновның адресы гына бар иде. Әлеге адрес буенча берничә мәртәбә барып карасам да, ишек ачучы табылмады. Әмма башлаган эшне ярты юлда ташлап калдырасы килмәде, Эчке Эшләр министрлыгы хезмәткәре Илдар Сәлимуллиннан ярдәм сорадым. Озак көттермичә, ул Дамир Шәмсетдиновның берничә ел элек вафат булуы турында хәбәр итте һәм кызы Аиданың адресын табып бирде. Данлыклы милләттәшебезнең туганнарын табу сөенечен яшерә алмыйча, мәгълүм адрес буенча ашыктым. Әмма өметләрем акланмады. Аида Дамир кызы: “Әйе, Закир Солтанов безнең туганыбыз. Әмма без аны хәтерләмибез диярлек. Ул исән булганда, без бик кечкенә идек. Әниебез дә күптән вафат булгач, туганнарыбыз турында сөйләүче юк. Бертуган апам Татьянага мөрәҗәгать итеп карагыз әле. Ул Әгерҗедәге туганнар белән аралаша”, — диде. Бу очрашудан соң, күңелне авыр хисләр биләп алды. Шундый туганнары була торып, аның хакында белмәүләрен күңелемнең һич кенә дә кабул итәсе килмәде. Татьяна ханым белән аралашкач, боз кузгалгандай булды. Интернет челтәре аша Закир аганың бертуган апасы Бибинурның кызлары, онык­лары мине үзләре эзләп таптылар.
Дамира Минһаҗ кызы Королева (Әгерҗедә яши) абыйсы турындагы истәлекләрне күз карасыдай кадерләп саклый.

trCcBcXbRM0Закир Солтановның үз куллары белән язган котлау хатлары, газета битләрендә басылып чыккан мәкаләләр, 1945 елның 31 мартында чыккан “Фронтовик” газетасы (Советлар Союзы Герое исемен бирү турында карарның күчермәсе урын алган), күпсанлы фотосурәтләр — Дамира апаның иң зур байлыгы. “Сугыш тәмамланып, бер ел узгач кына кайтты Зәки абый (абыйларын яратып, Зәки дип йөрткәннәр). Ул Берлинга кадәр барып җиткән. Рейхстагта имзасы да бар. Әле дә хәтерлим: 1946 елның ямьле җәй аенда (ул чакта без Калинин урамында яши идек) әнием солдатларны күреп алды да, тизрәк алар янына йөгерде. Ә мин әле кечкенә идем, куркуымнан үксеп-үксеп еладым. Аннан соң Әбделмәнгә әбиебез янына кайттык. Авыл халкы аны зурлап каршы алды. Урамда зур-зур өстәлләрдә табын әзерләделәр, рәхәтләнеп бәйрәм иттек. Зәки абыем да, Салих абыем да бик матурлар — озын төз гәүдәле, зәңгәр күзле бөркет кебек егетләр иде. 1952 елга кадәр Зәки абый Ижауның мотозаводында эшләде, со­ңыннан аны Түбән Новгородта Эчке эшләр ми­нистрлыгына эшкә җибәрделәр. Шунда Вера Федоровна белән танышып, гаилә кордылар һәм озак тормыйча, тормыш иптәшенең туган ягына — Украинага күченеп киттеләр. Артык тыйнак кеше иде Зәки абый. Херсонда заводта эшләгәндә күпләр аның Советлар Союзы Герое икәнен дә белмәгәннәр. Үзенә тиешле булган ташламалардан да файдаланмаган. Үзе йорт салып чыкты. Әмма туган якларны бик сагынып яшәде. Җиреннән аерылган җиде ел елар, иленнән аерыл­ган үлгәнче елар, дигән халык мәкале бик тә туры килә иде аңа. Сирәк булса да, Әгерҗегә безгә кунакка кайткалый иделәр.Соңгы мәртәбә 1982 елның җәендә Сабантуйга кайтты ул.

Украинада тынычлык, бердәм­лек югалып, тәртипсезлекләр башлануга да бер ел узды. Матбугат чараларында көн дә җанөшеткеч вакыйгалар турында сөйләп торалар. Тарихыбызны үзгәртеп язмакчы булалар. Зәки абыйның кызлары, онык­лары белән элемтәгә керүе бик авырлашты хәзер. Телефоннан да сөйләшеп булмый, хатлар да иясенә барып җитми. Андагы вәхшиләр барлык һәйкәлләрне ваталар, җимерәләр. Абыйның каберенә, кагылмасалар ярый иде, дип, ут йотып торам”, — дип борчылды ул.
Закир Солтановның оныкчыгы Лера Огарко белән Интернет челтәре аша аралаштык. “Мин туганда, карт бабам исән түгел иде инде. Әбием сөйләгәннәрдән аның яхшы күңелле, ярдәмчел, тырыш кеше булуын беләм. Хезмәт урынында да аны хөрмәт иткәннәр, фотосурәте Мактау тактасында эленеп торган. Херсонда Дан аллеясы бар, анда сугыш батырларының исемнәре язылган һәйкәлләр урнашкан. Минем карт бабамның да анда исем-фамилиясе бар. Ул үз әнисен дә Әбделмән авылыннан Херсонга алып килгән, аны кайгыртып, тәрбияләп яшәгән. Бик тә игътибарлы, мәрхәмәтле булган. Шәмсибәдәр әби вафатына берничә ай кала Әгерҗегә кайтып киткән. Әбием Дамира апа белән аралашып тора”, — дип язды ул.
Кече Пургада Советлар Союзы Герое Закир абыйның балачак дусты, авылдашы яши. Сания апа Габделганиева тугызынчы дистәсен ваклап килсә дә, күңеле көр, зиһене ачык әле. “Үткәннәрнең барысы да үзәктә, хәзергесе генә хәтердә калмый”, — дип шаярта ул. “Энекәшем Әсгать Закир белән, ә мин Бибинур апасы белән дуслар идек. Һәрчак бергә уйнадык, эшләдек. Тормышлары бик авыр иде, ач-ялангач үстеләр. Өйләре дә кечкенә ике тәрәзәле генә иде, мунчаны, хәтерләтә иде. Безнең үги әтиебез тегермәндә эшләгәч, тамагыбыз тук булды. Әниебез берәр мич ашы пешерсә, тизрәк Закирларга, аларны сыйларга дип ашыга идек. Әтиләре Шәех Гобәйдуллин (1899 елгы) коммунистлар яклы булды. В.И. Чапаев дивизиясе составында гражданнар сугышында да катнашкан. Закир әтисенең сугышта курку белмәс, гадел булуы турында горурланып сөйли иде. Шәех абый 1921-1929 елларда авылыбызда ярлылар комитетын җитәкләде, халыкны күмәк хуҗалыкларга берләшергә өндәп йөрде. Әмма авыл картлары бик усал иделәр, һәр яңалыкка каршы тордылар. Берәүнең дә яңа сәясәт белән килешәсе, җыйган байлыгын чыгарып бирәсе килмәде. 1929 елны кулаклар кыйнап үтерделәр үзен. Шәех абыйның мәетен хәтта Әбделмән зиратына җирләргә рөхсәт итмәделәр. Кәтчер авылы янына күмделәр. Шулай да соңыннан хакимият үзгәргәч, гаепсез дип таныдылар һәм кире казып алып, Әбделмән авылы зиратына күмделәр. Әниләре Шәмсибәдәр апа (1896 елгы) чарасызлыктандыр инде башкага кияүгә чыкты. Берьялгызына дүрт баланы аякка бастырасы иде бит. Үги әтиләре Бари Солтанов эчәргә яратты. Үксез балаларны рәнҗетә, кыерсыта дип, җыелышлар да җыйдылар әле. Соңыннан сугышта һәлак булды дигән хәбәре килде. Олы апалары Маһинур бик укымышлы, хәйләкәр иде. Үсеп буйга җиткәч, үзеннән олырак кешегә кияүгә чыкты да, Ижауга күченеп китте. Әтисе үрнәгендәдер инде Закир гел: “Мин сугышка китсәм, һичшиксез, герой булып кайтачакмын!” — дип шаярта иде. Юраганы юш килде. Колхозыбыз геройны зурлап, йорт та салдырды. Әсгатебез кенә яу кырында ятып калды. Закирның: “Якын дус­тымны югалттым”, — дип елавы әле дә күзалдымда тора”, — дип, сак кына хатирәләрен барлады Сания апа.

Туган нигезне эзләдек

Әбделмәндә дә булдык без. Март иде әле. Алдагы көннәрне җылытып, tRpk5DkgZxYҗебетеп җибәргән булса да, бәхеткә каршы, Әбделмәнгә барган көнне катырган иде. Ниндидер югары көчләрнең тәэсире булганмы, җылы көн булса, авылга машина белән түгел, җәяүләп тә керә алмас идек. Ул юллар… Баткаклыктан олы-олы чокырлар ясалган. Ял көннәренә дип, шәһәрдән кайтучыларның күбесе автомобильләрен капка төпләрендә калдырып китәргә мәҗбүр булганнар. Юкса, Закир аганың туган авылы бик матур урында урнашкан. Район үзәге Кече Пургадан да нибары 5 чакрым ераклыкта гына. Федераль программа нигезендә биредә күп балалы гаиләләргә җир дә бүленеп бирелә икән. 62 хуҗалык бар, 73 кеше яши. Шушы матур авылда Закир Солтановның туган йортын, нигезен күрәсе килгән иде. Дөрес, Кече Пурга районында милләттәшебезне беләләр. Әбделмәндә һәм Кече Пургада Закир Солтанов исемен йөртүче урамнар бар. (Ижауда зур төзелеш бара. Яңа урамнарның берсенә Закир Солтанов исеме бирелсә, бик яхшы булыр иде). Район үзәгендәге 1нче мәктәптә 1980нче елларда аңа багышланган музей да ачылган. Закир абыйның тормыш иптәше Вера Федоровна да анда булган. Әмма бүгенге көндә мәктәптә Советлар Союзы герое турында стенд кына калган. Ә истәлекләр тупланган альбом һәм экспонатлар район музеена күчерелгән. Әбделмәндә кибет бинасына Закир Солтанов хөрмәтенә мемориал такта куелган. Тик ни өчендер милләттәшебезнең тактадагы фотосурәте юкка чыккан. Ярымҗимерек бинада бик ямьсез һәм ятим күренә ул.
Әбделмән авылында без Нурулла абый һәм Роза апа белән аралаштык. “Зәки абыйларның нигезендә Маһинур апа яшәде. Хәзер вафат инде. Йортны да, урынын да кызы сатты. Бүген анда яңа хуҗалар йорт сала”, — дип сөйләде Нурулла абый. Кеше китә, җыры кала, диләр. Ләкин меңләгән геройлар арасыннан берсенең язмышына гына күз салганда да, тарихыбызга битарафлык, саксыз караш булуын тойдым. Әбделмәннең гади, үтә дә тыйнак егете Закир Солтановның Бөек Ватан сугышында илебезнең тынычлыгы, иминлеге, якты киләчәгебез, бүгенге мул тормышыбыз өчен үз гомерен аямыйча көрәшүе, намус­лы хезмәт юлын үтүе — зур горурлык, батырлык үрнәге. Бөек Ватан сугышы турында һәр истәлек-хатирәне чәчми-түкми саклап, балаларыбыз, онык­ларыбызга җиткерергә кирәк. Юкса, бүгенге хәтер юыла-югала барган тынгысыз чорда Украинадагы кебек хәлләрне көт тә тор.

Альбина Шәйхетдинова.