Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Милли тормыш - Кеше китә – эше кала
25.02.2021

Кеше китә – эше кала

Безнең шәһәрдә Минзирә апа Касимованы белмәгән кеше юктыр. Ул 1935 елның 31 гыйнварында Киров өлкәсенең Малмыж районы Смаил авылында туган. Гомере буе мәктәптә география укытучысы һәм өлкән пионервожатый булып эшләде. Удмуртия Республикасының атказанган халык мәгарифе хезмәткәре, Халык мәгарифе отличнигы. Лаеклы ялга чыккач, милли җанлы Минзирә апа Глазов шәһәрендә Татар иҗтимагый үзәге оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе була. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенең эшендә дә актив катнашучы булды ул.

Шәһәребездә 4 нче балалар бакчасында татар төркеме, 3 нче мәктәптә татар сыйныфы, татар телендә радиотапшырулар, татарча газета битләре, аннары беренче “Инзир” газетасының барлыкка килүендә, татар телен укыту буенча якшәмбе мәктәбе ачылуда Минзирә апаның өлеше һәм тырышлыгы чиксез булды. Ул укытучы булып эшли генә түгел, яши иде. Балаларга белем генә түгел, киңәш бирүче дә иде. Якыннары, фикердәшләре, дус-лары белән дә гел әдәбият, мәдәният темаларына сөйләште. Ул Удмуртиянең һәм Татарстанның бик күп язучылары, журналистлары белән аралашып яшәде. Минзирә апабыз төрле очрашу кичәләре, үзешчән концертлар оештыруга да күп көч куйды. Аның шигырьләр җыентыгы, берничә китабы чыкты.
Кызганыч, “иде” дияргә туры килә, чөнки 20 февральдә, Глазов татарларының барчасына таныш, чын татар җанлы, көчле рухлы шәхесе Минзирә Нигъмәтҗан кызы Касимованың гомере 86 яшендә өзелде. Ул фани дөньядан мәңгелек йортка (бакыйлыкка) күчте.

Мин Минзирә апа белән таныш булуыма, бик күп еллар бергә эшләгәнемә шат. Ул минем өчен укытучым, юл күрсәтүчем булды. Үзенең милләткә карата булган мәхәббәте белән миңа да зур йогынты ясады. Без бүген аның кызы Зөлфиянең, кияве Анатолийның, оныклары Динә белән Айдарның (Артёмның), оныкчыкларының, туганнарының, якыннарының, дусларының тирән кайгысын уртаклашабыз. Аларга тынычлык, сабырлык телибез. Ходай Тәгалә Минзирә апаның урынын җәннәттә кылсын, кабер газапларыннан, кыямәт куркынычларыннан, җәһәннәм утыннан сакласын.

Илида Арсланова,
Глазов шәһәре.