Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Кешене эше бизи
10.11.2016

Кешене эше бизи

Һәр төбәкнең бар яктан да үрнәк, күңелдә горурлык хисләре тудырырдай шәхесләре була. Удмуртия­нең төньяк ягында урнашкан Глазов шәһәрендә гомер итүче 5 меңнән артык милләттәшләребезнең йөзек кашы Кәрим Касимов дисәк, ялгыш булмас. Халкыбызның телен, гореф-гадәтләрен, динен һәм мәдәниятен саклап калуга керткән өлеше әйтеп бетергесез зур аның.

Ул — “Глазов заводлары” холдингы директоры, Глазовтагы милли хәрәкәтне әйдәп баручыларның берсе. Милләттәшебез тумышы белән Глазов районының Кече Парҗы авылыннан. 1978 елны Ижау механика институтын тәмамлый. Ижау механика заводында технолог, баш технолог, җитәкче вазифаларын башкара. 1986 елны Глазовның металлист заводына баш инженер булып кайта. Ә өч елдан аны директор итеп билгелиләр. Мондый уңышка ирешү өчен тырышлык та, үҗәтлек тә кирәк, әлбәттә. Кәрим Касимов уңышларының нигезе гаиләдәге тәрбиядән, ди. “Мин биш балалы зур гаиләдә туып-үстем. Әти — колхоз рәисе, әни өйдә безне тәрбияләде. Ә иң мөһиме — безгә әби тәрбиясе дә булды”, — дип, үз балачагын исенә төшерде әңгәмәдәшем.
Аның турында якыннары хезмәт сөючән, диләр. Чыннан да, гомер буе эшнең тәмен, тормышның кадерен белеп яши милләттәшебез. Авырлыклар каршында куркып калу аның холкында юк. Башкалар четерекле мәсьәлә каршында югалып калсалар, ул җиң сызганып эшкә керешә. 1991 елны Глазовның бөлгенлеккә чыккан тегү фабрикасын үз заводы канаты астына ала. 2002 елда ул җитәкләгән заводка җиһазлар җитештерү фабрикасы да кушыла. Беренче елларда зур оешманы күтәрү авыр булса да, ул үзен яхшы, гадел җитәкче буларак таныта. Миңа әлеге заводта булырга туры килде һәм кыска гына вакытта эшчеләрнең җитәкчеләренә карата ихтирамлы карашын күреп-тоеп алдым. Лаеклы хезмәте өчен төрле дәрәҗәле исемнәр дә бирелгән Кәрим Фәттах улына. Алар арасында: «Дуслык ордены» (1999 ел) “Удмуртия Республикасы сәнәгатенең атказанган хезмәткәре” (2004 ел) һәм “Глазов шәһәренең Мактаулы гражданины” (2015 ел). Аның фотосурәте ике тапкыр Удмуртиянең Мактау тактасына куелган. Ә узган ел Россия Федерациясе Советының Мактау Грамотасы белән бүләкләнгән.
Кәрим аганың тормышы үзе җитәкләгән холдинг белән генә түгел, ә Глазовта һәм райондагы милли тормыш белән дә нык бәйле. “Удмуртиядә, аеруча үзем яшәгән шәһәрдә халкымның йолаларын, милли рухны, туган телне, динне саклауны үземнең бурыч итеп күрәм. Бүгенге көндә төбәкләрдә милли тормышны сак­лауда эшмәкәрләрнең роле зур икәнен һәркем аңлый. Нинди генә чара булмасын, кулымнан килә икән, әлбәттә, ярдәм итәргә алынам”, — ди ул. Аның зур тырышлыгы белән үзе туып-үскән, 1975 елда соңгы хуҗалык бетерелгән Кече Парҗы авылында ел саен “Туган авылым” фестивале үтә. Кәрим Фәттах улы өчен бу олы әһәмияткә ия чара. Яшьләрне нәсел чылбырлары белән бәйли, өлкән буынның җирсүләрен баса торган бәйрәмне традициягә кертү, гомумән, аны булдыру өстендә күп эшли ул. “Ямьле җәй айларында кендек каны тамган туган туфракка кайту, туганнар, дуслар белән күрешү — үзе зур бәхет түгелмени? Моның рәхәтен туган якларыннан чыгып киткән, газиз авылларын югалткан кешеләр генә аңлыйдыр. Әлеге фестиваль яшь буынга милли мирасны, тарихны тапшыру да бит әле. Башта без, оештыручылар, иллегә якын кеше генә җыелыр дип уйлаган идек. Елдан-ел туган нигезләренең урынын булса да күрү өчен кайтучылар саны арта. Балалары, оныклары белән 3-4 буын бергә җыелып киләләр. Димәк, башлаган эшебез кирәкле, дәвамлы”, — ди Кәрим Фәттах улы.
Милләттәшебез алып барган тагын бер олы эш — Глазовта мәчет салу. Кәрим Касимов — мәчет төзелешенең попечительләр советы рәисе. Ул җитәкләгән холдинг тө­з­е­-
лешкә зур күләмдә матди ярдәм күрсәтә. Изге башлангыч өчен аңа шәһәр халкы, дин кардәшләребез рәхмәтле.
Глазовта гомер итүче милләт­тәш­ләребезгә генә ярдәм итеп калмый, Удмуртиядәге милли хәрәкәттә актив катнаша Кәрим әфәнде. Ижаудагы Сабантуй бәйрәмен уздыруда да ул — төп иганәчеләрнең берсе. Ә узган ел “Спартак” халык иҗаты йортында эшләп килүче “Бәхет” ансамбленә сәхнә киемнәрен яңартырга ярдәм иткән. “Мондый эчкерсез, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торучы иганәчеләребез булганга сөенәбез. Кәрим Касимовка матди ярдәм сорап беренче тапкыр мөрәҗәгать иттек. Ул бик теләп риза булды. Аңа барлык коллектив исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез”, — диде “Бәхет” ансамбле җитәкчесе Рафилә Рәсүлева.
“Яңарыш” газетасын яздыруда һәм Глазов шәһәрендә таратуда да Кәрим Фәттах улы ярдәм итә. Ул ел саен үз хисабына 100 милләттәшебезгә милли басмабызны яздыра. Аның ярдәмчеләре һәр атна газетаны редакциядән килеп алып китәләр. “Яңарыш” — Удмуртия татарларының күрке. Ул — республикада телебез, мәдәниятебез сагында торучы бердәнбер басма. Аны таратуга өлешем керә икән, мин моңа сөенәм генә”, — ди ул.
Милли чараларны уздыруда гына түгел, шәһәрдә спортны күтәрү, яшьләргә ярдәм итү өчен күп көч куя Кәрим Касимов. Тик үз эшләре турында мактанып сөйләп йөрергә яратмый. Тыйнак һәм сабыр булып кала. Бу сыйфаты аны тагы да бизи.
Кеше тоткан кыйбласы, яшь буынга үрнәк булган эшләре, милләте өчен башкарган гамәлләре белән матур. Кәрим Касимов чын мәгънәсендә — милләтебез горурлыгы.

Эльвира Хуҗина.