Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Кешене хезмәт бизи
7.08.2013

Кешене хезмәт бизи

Сарапул шәһәре типографиясенә тиздән 150 ел була. Гасырдан артык тарихы булган оешма нинди генә үзгәреш чорлары кичермәгән дә, биредә ничәмә-ничә генә җитәкче алышынмаган! Азат Алмаз улы Насыйров Сарапул шәһәре типографиясендә 40 елдан артык эшли. Шуларның 22 елы — директор вазифасында. Азат абый мине үзенең авылча гадилеге, татар халкына гына хас кунакчыллыгы белән җәлеп итте.

Азат Насыйров тумышы белән Актаныш районы Шәрип авылыннан. 8нче сыйныфны тәмамлагач, Сарапул шәһәренә күченеп килә, типографиягә бас­тыручы ярдәмчесе булып эшкә урнаша. 15 яшьлек яшүсмер бөтен эшкә дә өйрәнеп калырга тырыша. Аның тырышлыгын җитәкчеләре дә күрми калмый, егетне һәрвакыт үсендереп, мактап торалар. Армия сафларыннан әйләнеп кайткач, туган якларында бер генә ел эшләп кала, кирегә типографиягә эшкә чакыралар аны. Шул ук вакытта читтән торып югары техник белеме дә ала.

1990нчы еллар илебез өчен үзгәртеп кору чоры гына түгел, зур сынау да була. Җитештерүчәнлек кимегән саен, типографиянең киләчәге өчен биредә эшләүче һәркем борчыла башлый. 1992 елда оешманың җитәкче итеп  бертавыштан Азат Насыйровны сайлыйлар. “Ул вакытта мондый яхшы техникабыз  юк иде безнең. “Ничек типографияне саклап калырмын, җитәкче вазифасын башкарып чыга алырмынмы?” – дигән мең төрле уйлар иде башымда. Куркыныч булса да, зур-зур суммада кредитлар алып, яңа техника сатып алдык. Хезмәттәшләрем дә нык ярдәм итте. Бер-беребезне ярты сүздән  аңлап эш итә белдек. Бүгенге көндә дә шул кагыйдәдән читкә чыкмыйм: “Мин эшчеләрем белән дус булырга тиеш!”. Коллектив тату һәм берсүздә булгангамы, авырлыкларны җиңә алдык. Бүгенге көндә  шәһәребездәге иң алдынгы оешмаларның берсе без. Мин моның белән горурланам”, — дип сөйләп китте Азат абый.

Хәзерге вакытта типографиядә  заман таләпләренә туры килә торган яңа технологияләр, кыйммәтле җиһазлар кулланыла.Үз эшләренең остасы булган белгечләр эшли. “Яхшы җитәкче булыр өчен, кул астында эшләүчеләрнең дә вазифаларын яхшы белү, аңлау кирәк. Мин һәрвакыт укыйм, өйрәнәм, яшь белгечләргә тәҗрибәле җитәкче, хезмәттәш тә, шул ук вакытта дус та булырга тырышам”, — дип сөйләде Азат абый.

Типография буенча кечкенә сәяхәт тә ясады Азат Насыйров. Аның һәр хезмәткәрне, эшен шундый яратып тасвирлавында ул үзе генә белә, аңлый торган бер мәгънә ята иде кебек. Типографиядә Башкортостан, Татарстан, Пермь өлкәләрендә дөнья күрүче газета — журналлар, шул исәптән Әгерҗе районы газетасы, шунда яшәп иҗат итүче язучы, шагыйрьләрнең китаплары да  бастырыла. Узган ел әлеге типография  Россия буенча шушы өлкәдә “Иң яхшы оешма” дигән исемгә лаек булган. Азат Насыйровның үзе дә Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре дигән дәрәҗәле  исемгә, республикабыз Президентының мактау грамотасына да ия булган.  Бу аның тырышлыгын тагын бер кат ассызыклый.

Азат Насыйров шәһәрдәге милли хәрәкәттән дә читтә калмый. Сабантуйлар, башка төрле милли бәйрәмнәрне, бәйгеләрне уздыруда аның  өлеше зур икән. Безнең белән очрашуга килгән Сарапул шәһәренең Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фаил Исламгалиев та шул турыда сөйләп китте: “Милли хәрәкәткә караган нинди генә сорау булмасын, без иң, беренче чиратта, Азат Алмаз улы янына киләбез. Ул ярдәм итеп кенә калмый, тормышта күп тәҗрибә туплаган шәхес буларак,  киңәшләрен дә бирә. Шәһәребездә гомер кичерүче татарлар өчен җан атып яшәүчеләрнең берсе ул”.

Гаиләдә дә уңган ир, кадерле әти икән Азат абый. Тормыш иптәше Венера ханым белән  алар 37 ел гомер итәләр, ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Олы уллары Дамир әтисе юлын сайлаган, типографиядә компьютер бүлеген җитәкли. Кече уллары Рамил — эшмәкәр. Болын кадәр өйдә Насыйровлар оныкларының чыр-чу килеп көлүләренә, уйнауларына сөенеп яши бүген.

11 августта Азат абыйның 60 яшьлек юбилее.  Ул үзенең үткәннәрен уйлап, тормышына бәя биргәндә: “Нинди авыр заманнарда да язмышка зарланмыйча, авырлыкларга түзеп, эшнең тәмен белеп яшәдек. Бүген үз тормышымнан канәгать мин. Булганына шөкер итәм, гаиләмнең, балаларымның исән-сау булуын телим”, — ди.

Эльвира Хуҗина