Кешелекнең көчле вәкилләре
Һава десанты гаскәрләре барлыкка килүгә агымдагы елда 85 ел тулды. 1930 елның 2 августында Мәскәү хәрби округының һава гаскәрләре көчләре җыенында Воронеж аэродромына 12 кешелек десант төшә. Нәкъ менә шул көннән башлап, ул Һава десанты гаскәрләренең туган көне, дип йөртелә.
Армиянең элитасы
Һава десанты гаскәрләре теләсә кайсы армиянең элитасы санала, чөнки алар — һөнәри яктан да, әхлакый яктан караганда да чын яугирләр.
Һава десантлары гаскәрендә хезмәт иткән ир-егетләрнең һәммәсе зәңгәр берет һәм буй-буй тельняшка киеп йөрүе белән горурлана. Һава десанты гаскәрләрен “Канатлы пехота” дип йөртәләр.
Аның тарихы — ул батырлык юлы, данлы җиңүләр елъязмасы, Ватанга тугрылыклы хезмәт итүнең якты үрнәге. Солдатлар һәм офицерлар, тормышларын куркыныч астына куеп, Ватаныбызның иң җаваплы урыннарын саклыйлар, киеренке конфликтларны хәл итәләр.
Ижау шәһәрендә Удмуртия Республикасы буенча Россия Федерациясе Җәзаларны үтәү Федераль хезмәте идарәсендә 1991 елда “Кречет” спецназ сугышчылары бүлеге ачыла. Егерме елдан артык тарихы булган әлеге мәктәпне 200дән артык кеше үткән. Бүгенге көндә “Кречет” та 60тан артык кеше хезмәт итә. Алар арасында ил алдында үзенең батырларча бурычын үтәгәндә һәлак булган милләттәшебез, шәһәрдәшебез — Россия Федерациясе герое Илфат Закировны искә алмый мөмкин түгел. Илебезнең иң кайнар нокталары — Төньяк Кавказ, Дагестан һәм Чечен Республикасында сугышырга туры килә аңа. Соңгысында каты яраланып, хезмәттәшләренең гомерен саклап калып, үзе һәлак була ул.
Игезәкләр — бизәкләр!
Шушы ук идарәдә хезмәт куючы игезәк егетләр Айрат һәм Айнур Гайфетдиновлар белән таныш булыгыз! Бер тамчы су кебек охшаганнар (аралашканда берсенә икенчесенең исеме белән дәшеп буталып беттем). Тумышлары белән алар Киров өлкәсе Кильмез авылыннан. Пермь шәһәренең Җәзаларны үтәү Федераль хезмәте көллиятен тәмамлап, Удмуртиянең l колониясендә эшлиләр. Армия сафларына алынгач, Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт иткәннәр. Егетләр икесе дә “Гвардия”, “Парашютчы”, “I дәрәҗә сугышчы-спортчы” күкрәк билгеләренә ия. Билгеле инде, десантчы дигәч, күз алдына парашюттан сикерү килә. Парашюттан сикергәндәге беренче хисләре турында сорагач, алар: “Беренче тапкырында дулкынлану хисе дә, курку да була инде ул. Ә аннан соң күнегәсең, берничә чакрым биеклектән хәрби самолет бортыннан җиргә сикергәндә башка бернинди уй керми. Үзеңне, хәрби хезмәттәшләреңне, командирларны кыен хәлгә куймас өчен, һәр сикерү нык тырышлык, зур җаваплылык сорый. Десантчы өчен бу — язылмаган законнарның берсе”, — дип җавап бирделәр игезәкләр.
Бүген алар Удмуртия Республикасы буенча Россия Федерациясе Җәзаларны үтәү Федераль хезмәте идарәсенең җинаять-башкару инспекциясе җирле бүлекчәләрендә: шәһәрнең Первомай һәм Октябрь районнарында эшлиләр.
“Иректә йөрүче, күчеп йөрүнең барлык мөмкинлекләренә ия булган шартлы рәвештә хөкем ителгән кешенең тәртибен күзәтү, рәшәткә артында утыручыны күзәтүгә караганда, күпкә авыррак. Хөкем ителгәннәрне тәрбияләү буенча зур эш алып барыла. Безнең максат — закон бозучыларны ачыклау һәм аларны законлы рәвештә теркәү генә түгел, тормышта бер тапкыр ялгышып, төзәлү юлына басарга, тормыш рәвешен үзгәртергә теләгәннәргә ярдәм итү. Бу — мәшәкатьле һәм авыр эш. Берничә тапкыр хөкем ителгән, инде иректән мәхрүм итү урыннарында булган кешеләр белән эшләү аеруча авыр, андыйларны куркытып та, үгетләп тә булмый”, — дисәләр дә, Айрат белән Айнур хезмәтләреннән зарланмыйлар, киресенчә, аларга бу эш ошый!
Егетләр икесе дә — спортчылар. Спорт буенча төрле дәрәҗәле исемнәре бар.
Игезәкләр татар кызлары белән тормыш корганнар. Айратның инде Ислам исемле улы үсеп килә. Егетләрнең гаиләдә ныклы тәрбия алганнары сизелеп тора. Ялларда авылларына кайтып, әти-әниләренә, әби-бабаларына булышалар. Алар белән очрашудан соң, милләттәшләребез арасында батыр, матур егетләребез булуына сокланып кайттым. Халкыбызның мондый егетләре булганда, милләтебез яшәр, чөнки алар кебек егетләребез бихисап.
Рәфилә Рәсүлева.