Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Кечкенә авылның зур бәйрәме
19.08.2021

Кечкенә авылның зур бәйрәме

Авыл – кешелек дөнья­сының бишеге, муллык амбары, саф һава чыганагы. Ә аның көмеш чишмә сулары — тәнгә сихәт бирүче тылсымлы көч. Яңа Бәзәкә авыл Советына кергән Бәркләт (Әрем) авылы да — шундый яшел “бишек”ләрнең берсе. 7 августта әремлеләр авылның 100 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу бәйрәмгә бик күп кунаклар да кайтты, Әгерҗе хакимияте башлыгы Азат Вәлиев тә килде. Юбилей уңаеннан мин Бәркләт (Әрем) авылы тарихын барларга булдым. Бу эштә миңа табиб булуына карамастан, туган як тарихы белән кызыксынучы Әрем кызы Тәнзилә Гыйльметдинова, Әрем авылы кияве, хәзерге вакытта Көчек авылында яшәүче Искәндәр Гатауллин ярдәм иттеләр.
100 еллык юбилей тарих өчен бик үк күп вакыт булмаса да, авылда яшәүчеләр өчен зур бәйрәм. Архив материаллары күрсәткәнчә, Тирсә – 1552 елда, Әгерҗе – 1646, XVII гасыр уртасыннан Наҗар, Көчек, Иске Кызылъяр, соңыннан Сарсак-Омга, Варклед-Бодья барлыкка килә. Ә безне кызыксындырган Бәркләт (Әрем) авылы — иң яшь авылларның берсе, аның барлыкка килү тарихы да бик кызыклы.
Беренче бөтендөнья сугышы кресть­яннарның хәлен тәмам какшата. Илдә кеше аңламый торган сәясәт башлана. Җир җитмәү сә­бәпле, күп кенә гаилә башлык­лары кеше әзрәк булган, яисә бө­тенләй булмаган җирләргә күчә. Ә кемнәр соң ул бу авылга нигез салучылар?1921 елда Бәркләт ел­гасының көньяк ярына беренче кешеләре Сәетгали һәм Камал Гыйль­метдинов уллары Габделхак һәм Габденур, Гатаулла һәм Ха­физә Фәтхуллиннарның уллары Мөхәммәтгази һәм Зиннәтулла килеп төпләнәләр. Тагын Көчек авылыннан 26 гаилә күченеп килә. Алар башта җир алачыклары казып яшәгәннәр. Бу гаиләләрнең балалары шушы авылда туып-үсеп, гаилә коралар. Гаиләләр арткан саен урам киңәя. Ул вакытта бу җирләрдә урман үскән, әрем күп булган. Арбаны да тартып булмаган, тәгәрмәчкә уралган. Шуңа да авылга Әрем исеме бирелгән. Монда яшәгән халык әлеге җирне уңдырышлы туфракка әйләндерәләр. Авыл тәмам оешып беткәч, монда мәчет салына. Авыл картлары 1923 елда Нөркәйдән указлы мулла Шәкүр Кәбировны гаиләсе белән алып кайталар. Бу гаилә авыл бакчасына нигез дә сала. Ләкин 1935 елда янгын чыгып, бик күп йортлар, мәчет яна. Яңа мәчет төзиләр, ләкин аңа манара куелмый, чөнки ул елларда илдә атеис­тик пропаганда алып барыла. Аның бинасын мәктәп итәләр. Мәктәп беткәч, ул клуб булып хезмәт итә.
1930 елда Әремдә колхоз оеша. Монда фермалар, ат абзары, ындыр табагы, ашлыкны киптерү бинасы төзелә. Хуҗалыкны су белән тәэмин итәр өчен Бәркләт елгасын буып, буа ясыйлар. Ә Кәрами Камалетдинов су тегермәне төзи. Авылда җил тегермәне дә була. Әремне «Чишмәле авыл» диләр. Ул чишмәләрнең һәрберсенең исеме булган: Гыймазый, Гатау, Сәләхи, Сорур әби, Сәетгали. Авыл халкы ул чишмәләрне карап торган.
Бөек Ватан сугышы башлангач, колхозны бүләләр – һәр авыл аерым колхоз була. Әрем “Амур” колхозына әверелә. Авыл зур булмаса да, 36 ир-ат сугышка китә. 18е фронтта һәлак була. Окоп казуда Әрем кешеләре дә катнашкан. Менә алар: Сания Кәрамиева, Суфия Кәрамиева, Мөнирә Вәлиева, Вәгыйзь Рәсүлев, Хикмәт Хуҗа­әхмәтов. Алар Свияжск күперен төзүдә дә зур хезмәт куялар.
Ул вакытта колхозга тракторлар кайтса да, тракторчылар булмый. Трактор штурвалында Суфия Кәрамиева һәм Әминә Фәтхуллина батырларча эшләгәннәр. Бөтен көчен биреп эшләгән авыл җитәкчеләрен дә әйтеп китик. Колхоз төзелгәч, аның рәисе Илалетдин Муллахмәтов була. Сугыш вакытында колхозны Гатаулла Фәтхуллин җитәкли һәм үзен оста оештыручы итеп таныта. Әремнең иң күренекле кешеләренең берсе булып, Габделхак Гыйльметдинов торган. 1946-1954 нче елларда Яңа Бәзәкә авылы советы рәисе булса, 1955 елда колхозлар кушылгач, “Родина” колхозы рәисе булып эшли.
Шушы кечкенә авылдан бик күп танылган кешеләр чыккан. Менә алар: Морат Илалетдинов. Ул – иң беренче шофер, кыр батыры, хезмәт ветераны. Хатыны Рабига апа – ВДНХның көмеш медале белән бүләкләнгән шәхес. Уллары Фәрит – Россиянең атказанган металлургы. Мәхмүт Кәрамиев озак еллар гараж хуҗалыгы җитәкчесе булып эшләде. Аның улы Ильяс Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Каты авырудан соң арабыздан китте. Авыл халкы аны бик сагына. Чөнки аның исеме белән монда күп нәрсәләр бәйләнгән. Ул авылны газ, су белән тәэмин итте. Юлны күтәрттерде, ничә еллар хуҗалык җитәкчесе булып эшләде.
Тәнзилә Гыйльметдинова – Уд­муртиянең атказанган табибы, РФ сәламәтлек саклау отличнигы. Нәгыймә Мәрданова – ВДНХның алтын медале белән бүләкләнгән колхозчы. Аның улы Зөфәр Ижау шәһәрендә “Ижсталь” заводында эшләгәндә фотосурәте Мактау тактасында булды. Салих Шәй­хеләхмәтов озак еллар бригадир булып эшләп, намуслы хезмәт куйган кеше. Ә аның улы Равил – күренекле адвокат, икенче улы – Мәгъсүм авыл советы рәисе. Артур Акбашев Әгерҗе районы башкарма комитеты җитәкчесе.
Шәкүр һәм Өммегөлсем Кә­би­ров­ның балалары Хәнифә – Башкорт дәүләт университеты мө­гәл­лимәсе, фәннәр кандидаты, Рашат — РФ атказанган ветеринары, ветеринария фәннәре кандидаты, Фоат – Тимер юл инженеры. Мөхәммәтҗан Камалиевның улы Равил Мәскәү дәүләт университетын тәмамлап, АКШта стажировка үткән һәм Новосибирскида эшләгән. Икенче улы Рафаэль Новосибирск техник университеты аспирантурасын тәмамлаган.
Тәнзилә Хәлиуллина (Нәгыймә һәм Мулламөхәммәт кызы) гаиләсе белән Казанда яшәсә дә, ире Марат белән туган авылына зур ярдәм күрсәтәләр. Алар ярдәме белән авыл зираты балкып тора. Алар үскән нигезләрен дә төзекләндереп кенә торалар. Фәнил абый һәм Гөлҗиян апа дүрт тәрбияле бала үстереп, барысын да һөнәрле иттеләр. Мәхмүт абый һәм Разия апаның кызы Кәримә – югары белемле эшмәкәр, Ә Рәхилә озак еллар Яңа авыл советында сәркатип булып эшләде. Әремдә туып-үскән Мөнәвир Гыйль­метдинов киң профильле механизатор. Аның кызы Ләйсән – талантлы мәдәният хезмәткәре. Фәнилә һәм Бари Гыйльметдиновлар тәрбияләп үстергән Рамилә Ижауда Эчке эш­ләр министрлыгында эшли. Роза – хисапчы, Әлфия –юрист. Энеләре Мөнир – күп еллар социалистик ярыш җиңүчесе. ВДНХның бронза медале белән бүләкләнде. Фәрит белән Лениза ике бала үстереп, икесенә дә югары белем бирделәр. Ленар техник фәннәр кандидаты. Һадим һәм Флүрә Вильдановлар сәләтле журналист Лилия­не тәрбияләделәр. Әрем авылы кеч­кенә булса да, аның һәрбер йортында зур тәрбия эше алып барыл­ган. Ә тәрбиянең төп нәтиҗәсе — тырыш, хезмәт сөюче кешеләр. Бүгенге көндә дә Әрем авылы халкы зур бер тату гаилә кебек яшиләр. Юбилей тантанасына да бердәм булып җыелдылар алар. Бу көнне авыл урамнары җыр-бию, җанлы аралашу белән гөрләп торды.

Гөлфидә Мәрданова, Ижау шәһәре.
Асия Корбангалиева фотосурәте.