Кече Пургада Сабантуй булырмы?!
Кече Пургада гомер кичерүче дустыбыз Зөлфия апа Кәримова белән телефон аша аралашканда: «Дөресен әйтергә кирәк, очрашкан да, күрешкән дә юк диярлек. Анда-санда ансамбльгә йөрүчеләр белән туган көн, бәйрәмнәрдә генә очраштыргалыйбыз», – диде. Бу сүзләр уйга калдырды. «Пургада яшәүче милләттәшләребез белән очрашырга кирәк», – дигән хыяллар белән күптәннән йөри идек, тиз арада уйлаштык та, юлга кузгалдык.
Язын һәммә кешенең эше күп булса да, Зөлфия апа Кәримова «Ләйсән» ансамблендә шөгыльләнүче иҗатташ дусларын җыйган иде. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Илдус кызы Габбасова Удмуртиядәге татарлар тормышы, яңалыклар белән таныштырды. Алар аны шундый кызыксынып тыңладылар, хәтта Николай Петрович Красноперов та. 1991 елдан бирле эшләп килгән «Ләйсән» ансамбленең баянчысы ул, милләте буенча рус. Бик тырышып, аңларга теләп утырды. Телне белмәсә дә, татар көйләрен баянда башкара. Ул Сабантуйларның кайда һәм кайчан булачагы белән кызыксынды. 29 майда узачак «Уйна, гармун!» фестиваль-конкурсында катнашырга теләге булуын белдерде. Ни сәбәпледер, алар нигезләмәне күрмәгәннәр. «Андый чаралар турында өлкәннәрнең күпчелеге белми дә калалардыр, мөгаен. Барып аңлаткач, бик кызыксынды», – дип уйлап куйдым. Мондый чакта күзгә-күз очрашуларның шулкадәр кадерле икәнлеген аңлыйсың.
Биредә яшәүче татарларның тоткасы булган Зөлфия ханым: «Районда 1200 татар исәпләнә, Кече Пургада – 800 чамасы. Катнаш гаиләләр күп булганга, милләттәшләребезнең күпчелеге руслашып беткән. Аларның нинди милләттән икәнен әйтүе дә авыр. Балаларын да белмәссең: әллә татар, әллә рус. Үземә килгәндә исә, бердәнбер кызым 5 яшенә кадәр әби белән үсте. Шуңа кечкенәдән ана телен өйрәнде. Сабый чактан өйрәнгәч, ишетеп, аралашып үскәч, ул онытылмый. Хәзерге көндә Мәскәүдә музыка белгече булып эшли. Анда татарча аралашыр кешесе булмаса да, минем белән телефоннан гел татарча сөйләшә. «Кызым, ничек татар телен онытмыйсың?» – димен дә кайчак, «Онытмыйм, ничек онытасың аны, әнием», – ди. Мәскәү татарларының оешмасын да эзләп тапкан ул. Шуның өчен яшьләргә киңәш итеп: «Бала тугач ук, аның белән татарча аралашыгыз, соңыннан үкенерлек булмасын», – дияр идем.
Соңгы елларда без, Кече Пурга татарлары, очрашмый башладык. Аралашулар кимегәненә күңел бераз кителеп тора. Үзем гаилә хәлләре аркасында, бу эшне алып бара алмыйм», – диде һәм Кече Пурга татарлары оешмасы җитәкчесе Фәнил Мәндиевкә мөрәҗәгать итеп: «Фәнил Фәритович, сез башласагыз, яшьләр дә тартылып китәр иде. Очрашуларны ешрак уздырырга, яшьләрне тартырга, максат куеп, шуңа ирешергә тырышыйк», – диде.
Рәмзия Габбасова аның сүзен дәвам итеп: «Биредә яшәүче татарларны уятып җибәрү өчен бер проектны тормышка ашырырга кирәк. Сабантуйга әзерләнергә вакыт калмады дисәк, авыл көне уздырырга була. Бәлки аны табигать кочагында, матур каеннар кочагында утыручы Яганда уздырыргадыр», – дип тәкъдим итте. Аның үтемле сүзләре Кече Пурга автономия җитәкчесе Фәнил Мәндиевне дә уянырга мәҗбүр итте, ахрысы. Шул арада ул инде телефон аша кем беләндер элемтәгә кереп, киңәшләшеп алды һәм җәен Сабантуй оештыру теләге булуын сөйләп, очрашуда утыручыларны сөендерде. Сүзгә сүз ялганып, Можгада узачак Республикакүләм Сабантуйга да җыелышып барырга планлаштырып куйдылар.
Фәнил Фәрит улы яшь һәм Ижауда гомер итүенә карамастан, ике ел элек, Кече Пурга татарларын җыеп, туплап эшләргә бик теләп алынган иде. Ул: «2 ел эшләдек дип әйтеп тә булмыйдыр. Очрашулар оештырырга, Әгерҗегә концерт белән чыгарга дип канатланып йөргәндә, пандемия башланды. Шуннан эш тукталды. «ВКонтакте» социаль челтәрендә төркем булдырып, «Иң яшь пешекче» дигән бәйге дә оештырып карадык. Тик төркемгә кушылырга теләүчеләр булмады диярлек. Хәзер исә күпләребезнең кулында заманча телефон, шунлыктан «ВКонтакте»да үзебезнең «Кече Пурга татарлары» төркемен булдырачакбыз. Шушы көннәрдә Әбделмәндә булган идем, анда татарлар яхшы гына яшәп яталар. Яган авылында мәчеттә булдык. Сабит хәзрәт сүзләренчә, җомга намазларына мәчеткә халык йөри. Бәйрәм вакытларында шәһәрдән кайтучылар да килә. Удмуртия мөфтие Фаиз хәзрәт тә килгән иде».
«Ләйсән» ансамбле оешуның беренче көннәреннән бирле ансамбльгә йөргән, аның беренче җитәкчесе дә булган активистыбыз Вилә Гәрәева белән рәхәтләнеп аралашып алдык. Ул «Яңарыш» газетасының тугры дусты, чөнки газетаны чыга башлаганнан бирле яздырып алдыра. Мин күчтәнәчкә газета өләшкәндә дә, «Бу яңасымы? Мин инде укыдым. Көтеп алам, яратып укыйм. Бер хәрефен төшермичә укып бетерәм. Намаз вакытларын ай буена бирүегез ураза вакытларында бигрәк әйбәт булды. Әдәби әсәрләрне бик яратып укыйм. Соңгы вакытта Наилә Харисова әсәрен көтеп алам. Аның үзен дә белгәч, тагын да якын кабул ителә. Үзем Әгерҗе районы Тирсә авылыннан, шуңа да якташларымны, танышларымны карап барам. Аларның да язмалары була. Рәмзия Шәймөхәммәтованың язмаларын эзләп алам, сирәгрәк яза башлады. Без аның белән бер класста укыдык, шуңа бик якын. Язмаларны укыгач, авторлар белән очрашкан-күрешкән төсле булам. Ни турында телисең, шул бар укырга. 50 ел аралашмаган танышымны «Яңарыш» табарга ярдәм итте. Аның белән аралашабыз хәзер. Шулай ук белдерүләр, котлауларны калдырмыйм. Концерт-чараларга да йөрергә яратабыз. Тик хәзер җырчылар Әгерҗене читләтеп үтә башладылар, барысы да килмиләр. Кайчак Ижауга да йөргәлибез. Көтеп алам, «Яңарыш» булсын гына, бетә күрмәсен берүк.
Үзем хәзер лаеклы ялда. «Ләйсән»гә дә 5-6 ел йөрмим. Кайчакта очрашып кына алабыз. Заманында җитәкчесе дә булдым, бик теләп йөри идем. 2013 елда сәламәтлек какшау аркасында җырлаудан туктарга туры килде. Хәзер инде иртәнге намазларны калдырмаска тырышам, быел Ураза да тоттым. Кан басымы уйнагач, тота алырмынмы дип борчылган идем, тәвәккәлләгәч, Аллаһ ярдәм итте», – диде.
Наилә Лужбина: «Үзем Башкортстаннан, кияүгә чыгып, Кече Пургага килдем. Биредә гомер итәбез. Ирем рус милләтеннән. Ике улыбыз бар, тик кечкенәдән татарчага өйрәтмәгәнмен, татарча сөйләшмиләр. Хәзер исә бик үкенәм», – диде. Ансамбльгә соңгы елларда килеп кушылган Наилә ханым хакында Вилә апа: «Ул бик матур җырлый, тавышы да искиткеч моңлы, аһәңле. Тик хәзер ансамбльгә җыелган гына юк. Аллаһ бирсә, Сабантуйда ишетерсез әле», – диде.
Әйе, «Ләйсән» ансамбле җырчылары да олыгаеп бара, аларның дәвамчылары буларак килүче яшьләр булмавы күңелне тырный. Аралашкан вакытта һәммәсен дә искә алдык, алга таба планнар корганда, Рәмзия Габбасова: «Сәнгать мәктәбендә укытучы Зөлфия Шакирова балаларга татарча җырлар өйрәтә иде. Әлеге мәктәп белән элемтәне яңартырга кирәк. Өлкән буын яшьләрне ияртеп барганда гына, буыннар бәйләнеше сакланыр. Балаларны татар мәдәнияте белән таныштырырга, милли тормышка тартырга кирәк», – диде. Әлеге тәкъдимгә карата Гөлфия Сабир кызы Красноперова: «Татарча аңлап, сөйләшә белмәгәннәрне дә чакырырга кирәк. Мин үзем 40 яшькә кадәр татарча сөйләшмәдем, әти-әнием икесе дә татар булсалар да. Мин татарча аңлый, ә кайтарып әйтә белми идем. Ансамбльгә килгәч, кызлар миннән көлә иделәр, чөнки һәр сүзнең әйтелешен язып бара идем. Шулай итеп, ансамбльгә йөри-йөри, җырлар аша татарчага өйрәндем. Соңыннан үзем әнием белән татарча сөйләшә башладым», – дип, күз яшьләрен сөртте. Үзебезгә дә өйрәнергә, балаларны да яшьтән өйрәтергә кирәк, алар бик тиз сеңдерәләр», – дип өстәде. Фәнил Фәрит улы: «Әйе, телне белүче яшьләр бик аз. Балалар бакчасына барганда, мин дә бер сүз русча белмәгәнмен. Хәзер инде, русчалы-татарчалы сөйләшәм. Кайчак әбием дә: «Улым, син нәрсә? Татарча сөйләш!» – дип ачуланып та ала», – дип сүзгә кушылды.
Кече Пургада яшәүче милләттәшләребезгә Удмуртия Дәүләт Советы депутаты Чушъялов Павел Васильевич газетаны яздырып бүләк итә. Ул газеталар Әбделмән, Яган авылларында, Кече Пурганың үзендә яшәүче милләттәшләребезгә таратыла. Газета укучылар исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде аңа Зөлфия ханым.
Көн аяз чакта, бар эшләрен ташлап, вакыт табып очрашуга килгән милләттәшләребезгә рәхмәтләребезне җиткерәбез. Шулай очрашып, хәл-әхвәл белешкәч, милләттәшләребезнең дә күңелләре үсеп, җанланып китә, күңелне милли эшләргә этәрә, өмет чаткылары уята. Бер очрашу – бер гомер, диләр бит. Бер-беребезне онытмыйча, бердәм булып яшик. Һәрвакыт элемтәдә торыйк! Хыяллар чынга ашып, Сабантуйларда очрашырга насыйп итсен!
Гөлнара Вәлиева.