Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Кече Парҗы авылы юк — бәйрәме бар
25.07.2016

Кече Парҗы авылы юк — бәйрәме бар

Кече Парҗы авылы кырык ел элек таркалган. Әмма анда туып-үскән, яшьлек еллары шунда узган, инде җитмеш яшен тутырып килүче өч кеше Кәрим Фәттахетдин улы, Рәшит Нәҗип улы һәм Рәшит Рамазан улы Касимовлар алты ел элек авылдашларын җыеп, очрашу уздырырга дигән карарга килә. Аны гади очрашу буларак кына түгел, яшь буынны да кызыктыруны максат итеп куялар һәм “Туган авылым” татар җыры фестивале оештырылуы хакында игълан итәләр. Быел 9 июльдә “Туган авылым” дип аталган очрашу алтынчы тапкыр узды.
Гадәттәгечә, очрашу авыл зиратында ата-бабаларыбызның рухына багышлап Коръән укудан башланды. Әйтергә кирәк, кече парҗылыларның ата-бабаларының мәңгелек йорты тәртиптә тотыла. Кече Парҗы авылында туып-үскән якташларын әле бүген дә шушында җирлиләр икән.
Тарихка күз салсак, Кече Парҗы авылына нигез салучылар — күрше Балезино райо­ны Кистем авылыннан күчеп килүчеләр. “Архив документларына караганда, 1858 елда авылда дүрт хуҗалык була. Беренче булып бирегә бай сәүдәгәр Госман Касимовның оныклары, туганнары Нәзир, Рәхим, Гани килеп урнаша. Шуңа да якташларын барлаганда Нәзир, Рәхим, Гани балалары дип шушы исемнәргә бәйләп, кешеләрне искә алалар”, — дип сөйләде Рәшит Касимов. Үзе ул Нәзир бабасы нәселеннән.
1939 елда авылда инде 54 хуҗалык теркәлгән. Бу иң күп йортлар саны. 1941-1945 елларда хуҗалыклар саны кими. Алай гына да түгел, Кече Парҗыда ир-атлар бөтенләй калмый. Авылдан күчеп китүчеләр ешая, 1975 елда соңгы гаилә күченеп китә.
845Шушы авылда туып-үскән, инде югары белем алып, төрле тармакларда уңышка ирешкән өч кеше алты ел элек авылда очрашулар уздырырга кирәк дигән карарга килә. Кәрим Касимов Глазовта заводлар берләшмәсен җитәкли, финанс чыгымнарын үз өстенә ала. “Җыелып балачак, яшьлек еллары хатирәләрен яратырга, дусларны барларга дигән теләк белән очрашу урынын туган авылның инеш буена билгеләдек. Иң мөһиме — без бирегә балалар, оныкларыбыз белән килергә тиеш. Шуңа яшьләрне нидер белән кызыксындыру кирәк дип, татар җыры һәм сүз осталары бәйгесен оештырырга булдык”, — дип сөйләде Кәрим Касимов.
Әлеге фестивальнең максаты — туган телебезне саклап калу, оныкларга милли тәрбия бирү, гореф-гадәтләребезне аңлату. Шуңа да сәнгать фестивален уздыру проекты эшләнә. Беренче фестивальдә Глазов төбәгеннән балалар катнашса, икенче елларда Удмуртиянең төньяк регионнары — Балезино, Юкамен районнарында гомер итүче, нәсел тамырлары шушы авылга бәйләнгән кешеләрнең балалары җырлар, шигырьләр өйрәнеп килә. Үткән елда әлеге фестивальгә Ижау үзешчәннәре кунак булып килсә, быел инде Татарстаннан да танылган артистлар катнашты.
Фестивальнең жюриенда танылган сүз остасы, җырчы Алмаз Хәмзин дә бар иде. “Әлеге бәйрәмнең әһәмияте бик зур. Бу балалар язмышы да, буыннар бәйләнеше дә, халкыбызның киләчәге дә”, — диде Алмаз Хәмзин. Жюри әгъзалары Глазов педагогика институты профессоры Валерий Касимов, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Рәмзи Касимов (чыгышы белән Кече Парҗы авылыннан) быел җырчылар арасында үсеш бар дип билгеләп үттеләр.
Валерий Касимов сүзләренчә, сәнгать өлкәсендә зур үсеш сизелә, катнашучылар да сәхнәдә үзләрен иркен тоталар, җырларны да бүген генә ятлап килмәгән­нәр, ел дәвамында шөгыльләнгәннәр, эчтәлеген халыкка җиткерерлек итеп башкардылар.
Рәмзи Касимов исә, республикада танылган татар җырчысы көчле башкаручылар булуын билгеләп, дәвамчылар үсүе турында әйтте. Әйтергә кирәк, катнашучылар да милли сәхнә киемнәреннән иде.
Инде берничә ел рәттән Нәзирә Касимова (Кече Парҗы авылы килене) җырчыларга бәя бирә. Быел катнашучылардан канәгать ул. Сәнгатьле шигырь сөйләүләреннән, татар авылларын дөрес әйтүләреннән канәгать.
Бергә мәктәптә укыган, күп еллар сыйныфташлары белән очраша алмаган Рәшит Газим улы Касимов быел күп кенә дусларын очраткан. Кайсыберләре белән 30 еллап күрешмәгән булган. Башлангыч сыйныфларны туган авылында укыса, өлкән сыйныфларны ике чакрымдагы күрше Татар Парҗы авылына йөреп тәмамлаган.
Юлдагы кызыклы хәлләр турында да бәян итте Рәшит Касимов. Авылда мул тормышта яшәмәгәннәр, беренче техника — велосипедны әнисе алып биргән. Ул малайлар белән урамда йөрү өчен түгел, эш өчен кирәк булган. Рәшит әфәнде сөтне иртән 16 чакрымдагы Глазов шәһәренә илтеп, аны сатып, кибеттән ипи һәм башка ашамлыклар алып, иртәнге сигезгә мәктәпкә кайтып җитүен сөйләде. Башка гаиләләргә дә шулай яшәргә туры килгән. Бүген ул авырлыклар турында түгел, күбрәк кызыклы хәлләрне искә алалар классташлар.
“Туган авылым” авылдашлар очрашуын оештыручыларның тагын берсе Рәшит Нәҗип улы үзенең беренче килеп урнашкан әбиләрен искә алды. Хәерниса әбисе күрше татар Парҗы авылыннан бирегә килен булып төшкән. Күрәсең, гаиләдә кыенлыклар белән көн кичергәннәр, хәтта әбисе чиләк белән кызган күмерне үз авылыннан — Татар Парҗыдан — ташыган. Ул юлны Хәерниса юлы дип йөрткәннәр. Көндәлек авырлыкларны җиңеп, Кече Парҗы авылында кешеләр бик тату яшәгәннәр. Шул дуслык күп елларга саклансын иде, дигән теләктә оештыручылар.
Кече Парҗы авылына икенче сулыш бирергә дә теләкләре булган Касимовларның. Берничә ел элек Рәшит Рамазан улы тырышлыгы белән бирегә электр чыбыклары сузганнар, елганы буып, суны күтәргәннәр. Зур гына буа. Анда керкә (форель) балыгы үрчетәләр. Биредә чишмәләр күп, су салкын, балык үрчергә тиеш, дигән фикердә Рәшит Рамазан улы. Бәлки шушы авыл кешеләре яңадан кайтыр дигән теләкләре тормышка ашмаган — юл юк. Яңгырдан соң балчыклы юлдан узып булмый икән.
“Авылдашлар өчен ял итү урыны буларак нәрсәдер оештыру турында уйламыйсызмы?” — дигән соравыма: “Инде олы яшемдә, моның өчен үз көчем генә җитми, күп акча кирәк, булышучылар табылса, аны эшләп чыгарга мөмкин”, — дип җавап бирде Рәшит Касимов.
Фестиваль нәтиҗәләренә килгәндә, төп премияне Балезино районы Кистем авылыннан Сәрия Касимова алды.
Сәрия ханым өчен әлеге җиңү көтелмәгән бүләк булган. Премия зур — сигез мең сум. Мәктәп елларында ук сәхнәдә, җырлап-биеп йөрүе бушка булмаган. Икенче-өченче урын алган җырчы һәм сәнгатьле шигырь сөйләүчеләргә биш мең сум акча тапшырылды. Премияләрне Глазов заводлары җитәкчесе Кәрим Касимов тапшырды.

Хәмидә Гайфуллина.