Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Кечелекле дә, кешелекле дә
24.03.2022

Кечелекле дә, кешелекле дә

Тәрбияче ул — балаларның иң кечкенә шатлыкларын да зур итеп күрә белүче, үзе белемле, үзе кечелекле, үзе кешелекле бер һөнәр иясе. Ижау шәһәренең 107нче балалар бакчасында татар белгече, тәрбияче булып эшләүче Ләйсирә Наил кызы Юсупова да нәкъ шул сыйфатларга ия. Ул тумышы белән Әгерҗе районы Исәнбай авылыннан. Яр Чаллы шәһәренең педагогика институтын тәмамлап, Ижау шәһәренә килеп төпләнгән көннән бирле милли мәгарифне үстерү йөген җигелеп тартучы милләттәшләребезнең берсе. Ирешкән уңышлары да байтак. Ул Удмуртия һәм Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыкларының Мактау грамотасына, Татарстан Мәгариф министрлыгының “Мактаулы остаз” мактау билгесенә, “Россия Федерациясе тәрбия һәм мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәре” күкрәк билг­есенә лаек булды. Ләйсирә Наил кы­­зы үзенең милләтпәрвәрлеген әти-әниләргә, сабыйларга ничек сең­дерә? Әңгәмә барышында әлеге сорауларга җавап эзләдек.

– Ләйсирә ханым, ялгышмасам, сез Ижауга килеп төпләнүгә үк Удмуртиядәге милли хәрәкәткә килеп кушылдыгыз.
– Әйе, ул вакытта милли хәрә­кәтнең уянган чоры иде бит. Татар иҗтимагый үзәгенең элекке рәисе Мәсгуд Гаратуевның чыгышларын таң калып тыңлый идем. Ул елларда Исәнбай авылында да Удмуртиядә күрсәтелгән татар тапшыруларын карый ала идек. Әнкәй Ижауда татар оешмасы эшләвен, татар теле белгечләре эзләүләрен ишетеп, Татар иҗтимагый үзәгенә барырга киңәш итте. Мине телевидениегә эшкә алдылар. Татар тапшыруларын бик яратып әзерләдем. “Күңелле кыңгырау” балалар тапшыруын җи­тәк­ләгәндә, 6 нчы гимназия белән тыгыз эшләдем. Әлеге тапшыруны балалар үзләре алып бардылар. Ул вакытта 6нчы гимназиядә укучылар арасында татар телендә матур итеп сөйләүче балалар байтак иде. Шуңа күрә безнең сайлап алу мөмкинлеге булды. Эшемне бик яратсам да, икенче улыбыз тугач, гаиләне һәм телевидение эшен бергә алып бару авырлашты. Сайлау алдында калдым. Яшермим, яраткан эшемнән бик авырлык белән киттем, бер ел телевизор карый алмадым. 107 нче балалар бакчасына мөрәҗәгать иткәч, мине татар белгече итеп алдылар. Ярты ел эшләүгә категориягә имтихан бирергә тәкъдим иттеләр. Беренче тапкыр күрсәткән ачык дәресемне бәяләп, җитәкчеләр: “Без сиңа “6”лы куябыз”, – дип, күңелемә канат куйдылар. Ул вакытларда бәйрәмнәрне айга икешәр тапкыр уздыра идек, республикакүләм семинарлар оештырдык. Безнең бакчаны татар җанлы җитәкче Бриллиант Рафыйк кызы җитәкләмәсә, милли чаралар бу кадәр колачлап алып барылмас иде.

– Эшләү дәвереңдә балалар, әти-әниләр күңелендә милли горурлык хисләренең очкынын кабыза алдыңмы?
– Быел мин “Асыльяр” ансам­блендә шөгыльләнүче балаларга татар телен өйрәтәм. Анда да мохит элекке татар гимназиясендәге кебек. Ансамбльгә йөргән 80 баланың 25е татар телен даими өйрәнә. Февраль аенда балаларның барысы да татар сыйныфында укымагач, Муса Җәлилнең балачагы турында сөйләргә булдым. Балаларның шундый кызыксыну белән тыңлаганын күрсәгез иде. Бераздан: “Ул исәнме? Аның гаиләсе, балалары бармы?” — дип кызыксына башладылар. “Җәлил исән булса, аңа 116 яшь булыр иде. Үзе дә, хатыны да исән түгел. Ә кызлары Чулпан исән. Мәскәүдә яши“, – дидем. Шунда бер бала миңа: “Ә сез кайдан шулкадәр күп беләсез?” – дип сорап куйды. “Укып, сез дә укыгыз”, – дигәч, “Ә мин икенче дәрескә Чулпан турында өйрәнеп килим әле?” – диде тугыз яшьлек Аида. Ул сүзләрне ишеткәч, шундый рәхәт булып китте. Дәрес бетте. Балалар кабинеттан чыгуга, коридорда көтеп торучы әти-әниләренә Җәлил турында сөйли башладылар. Мондый күренешләр эшеңнән ләззәт табарга ярдәм итә. Әлбәттә, балаларның дәрескә яратып йөрүләрен, әти-әниләрнең канәгать булуларын күрү безнең өчен бик мөһим.
Минем тагы шуны да күзәткәнем бар: әти-әниләр безнең белән татарча, ә балалары белән русча сөй­ләшәләр. “Сезгә татарча сөйләшү авыр түгел бит. Нигә сез балаларыгыз белән дә татарча сөйләшмисез? Сезне әти-әниләрегез татарча сөй­ләшергә өйрәткән бит, нигә сез өйрәтмисез?” – дип кисәтү ясыйм, оялтырга тырышам. Шуннан соң минем янда гына булса да, әти-әниләр балалары белән татарча сөйләшергә тырышалар. Балаларга да һәрвакыт: “Өйдә әти-әниләрегез белән татарча сөйләшегез”, – дим. Өйдә 15 минутлык кына булса да, дәрес оештырырга киңәш бирәм. Ашарга утыргач та: “Улым, ипи кирәкме, калак алып кил әле”, – дип әйтү дә татарча өйрәнүгә бик ярдәм итә.

– 107 нче балалар бакчасын­нан башланган “Татар кызчы­гы һәм татар малае” конкурсы рес­публикакүләм ярышка әве­релде. Бу конкурсның әһәмияте нидән гыйбарәт?
– Әлеге конкурс безнең бакчада дүртенче тапкыр уза. Рес­пуб­лика күләмендә икенче тапкыр оештырырга уйлыйбыз. Конкурста балаларның катнашырга теләкләре зур булгач, әти-әниләр каршы килмиләр. Әзерлек барышында әти-әниләр дүрт буынга кадәр нәселләрен барлыйлар, балаларын милли ашлар пешерергә, татар телендә сөйләшергә өйрәтәләр. Әзерлек күп көч һәм вакыт таләп итүгә карамастан, конкурста катнашырга теләүчеләр арта. Үткән елда 116 нчы балалар бакчасыннан 2 генә бала катнашкан иде. Быел конкурс­ка 4 бала әзерләнә. Узган ел әти-әниләр бик канәгать калдылар. Конкурстан соң байтак кына балалар “Асылъяр” ансамбленә язылдылар. Балалар бакчасында татар телен өйрәнгән балалар татар телен нык­лабрак өйрәнә башладылар.

– Балаларның сиңа тартылуларына һәрвакыт игътибар итәм. Сере нидә?
– Балалар белән ихлас булырга кирәк, ачуланганда да күзең елмаеп торсын. Алдашмассаң, башларыннан сөеп китсәң, алар чын кү­ңеленнән сиңа тартылачаклар. Әл­бәттә, бик ачуланасы килгән чак­лар да була. Балалар арасында агрессивлары да очрый. Соңгы вакытта бер баланың: “Мин бензопила алып киләм дә, бөтенегезне кисеп бетерәм”, – дип әйтүе тетрәндерде. “Бу сүзне каян ишеттең? Алай әйтергә ярамый”, – дип, тәрбия сәгате уздырдык. Бала бу сүзне башка кабатламаса, әти-әниләренә әйтмибез. Әгәр инде мондый сүзләр еш кабатланса, сәбәпләрен әти-әниләр белән бергә эзлибез. Безнең эштә нык сабырлык кирәк. Кайбер балаларның: “Без дә тәрбияче булабыз”, – дип әйтүчеләрен ишетү — безнең эшкә зур бәя.

– Сер түгел, үзләре тәрбиягә мохтаҗ әти-әниләр дә күп очрый бит.
— Бакчага балаларын йөртүче әти-әниләр дә минем өчен балалар кебек, шуңа күрә балаларын дөрес тәрбияләмәүләрен күрсәм, киңәшемне бирергә тырышам. Бер баланың әтисе үзе бакчага соңарып килә дә: “Әйдә тизрәк киен, мин сине көтеп тормыйм”, – дип, баласына кычкыра башлый. Бала коелып төшә, әйберләрен таба алмый. “Туктагыз әле, кычкырмагыз. Әгәр ашыгасыз икән, ярты сәгать иртәрәк килегез”, – дип кисәтү ясадым. Туктады. Без балаларны сабыр, түземле булырга өйрәтәбез, ә гаиләдә әти-әни үзен дөрес тотмаса, капма-каршылык килеп чыга. Балаларның зурларга ышанычы югалырга мөмкин.

— Үзең нинди әни? Балалар үскәндә, сынаулар булдымы?
— Ә үземә килгәндә, таләпчәнрәк, кырысрак әни булдым. Улларымны артык иркәләмәдем. Хәзер алар зурлар. Әмма алар – әтине – әти, әнине әни дип белә торган балалар. Икесе дә татарча сөйләшәләр. Балалар үстергәндә, кечкенә улыбыз Айдарның үлем белән көрәшүе күңелдә җуелмаслык эз калдырды. Тугыз айлык чагында кинәт авырып китте. Кайсы җире авыртуын да әйтә белми бит әле. Ике тапкыр ашыгыч ярдәм машинасы чакырттык. “Барысы да яхшы”, – дип, беренче тапкыр алып китмәделәр. Икенче тапкыр ашыгыч ярдәм машинасына үзем әрсезләнеп чыгып утырдым. Хастаханәнең йогышлы чирләр бүлегенә салдылар. Күкрәк сөте белән туклана торган бала булса да, табиблар: “Ярамаган әйбер ашаткансыздыр”, – дип, мине тиргәделәр. Баланы капельница астында яткырдылар. Баланың еларга да хәле калмады. Соңыннан безне республика балалар хастаханәсенең реанимация бүлегенә юлладылар. Шунда хирург баланы карады да: “Сез нишләп монда ятасыз, сезгә ашыгыч рәвештә операция кирәк”, – дип, безне ашыгыч ярдәм машинасы белән икенче хастаханәгә озатты. “Озак яткансыз. Баланың исән калуына ышандыра алмыйм”, – диде андагы табиб. Бу сүзләрне ишеткәч, хастаханә стенасына сөялеп, ни­чә сәгать елап торганымны хәтерләмим. Операция бик озак булды. “Балагыз исән, кайгырмагыз”, – дигән сүзне ишеткәч кенә тынычландым. Өч көннән соң Айдар белән палатада очраштык. Шул чагында тугыз айлык кына булса да, улымның мине сагынуы, беренче тапкыр “Әннә”, – дип сузып әйтүләре, кысып-кысып кочак­лаулары бүгенгедәй хәтеремдә. Балаларның исән, сәламәт булулары нинди зур бәхет икәнлеген тагын бер кат аңладым. Бала һәркемгә дә кадерле. Безгә дә ата-аналар иң кадерлеләрен – балаларын ышанып тапшыралар. Без аларны күз карасыдай сакларга тырышабыз.

– Балалар һәм әти-әниләр арасындагы аңлашылмаучанлык мәңгелек проблема, хәтта кызлар да әниләре белән уртак тел таба алмыйлар. Синең әниең белән мөнәсәбәтең ничек?
– Аллага шөкер, без бүгенге көнгә кадәр өч аерылмас дус кызлар кебек. Бөтен проблемаларны уртага салып сөйләшәбез, әнкәйдән киңәшләр сорыйбыз. Әнкәй пөхтәлеккә, төгәл­леккә бик таләпчән кеше. Без хә­зер дә әни өйрәткәнчә эшлибез. Һаман да урынны җыйганда әни: “Минемчә җыегыз”, – дип әйтә. Җәймәләрне пөхтәләп җәеп, мен­дәрләрне кабартырга куша. Мин дә өйдә үземнекеләрдән шулай таләп итәм. Әнием гомер буе шәфкать туташы булып эшләде. Нишләптер ул миңа: “Минем юлымнан кит”, – дигән сүзне бер генә тапкыр да әйтмәде. Аның турында сөйләшү дә булмады. Сеңелем белән икебез дә укытучы һөнәрен сайладык. Хәзер мин шәфкать туташы булсам да, бу өлкәдә рәхәтләнеп эшләрмен кебек тоела. Без нинди генә бәйрәм булса да әниләр янына кайтабыз. Үземнең гаиләдә өч буын, каенанамнарда дүрт буын очрашабыз. Әнкәйләрнең дә, үзебезнең дә күңелләребез була. Балаларны да иң элек әбиләрен котларга өйрәттек.

— “Яңарыш” газетасы укучыларына теләкләрең?
— Бу дөньяда һәркем бәхетле булсын. Ә шул бәхетне тагын да тулыландырыр өчен һәркем үз туган телендә сөйләшсен, балаларына милли тәрбия бирсен иде. Елдан-ел туган телебездә аралашучылар, телебезне хөрмәт итүчеләр артсын. Татар теле белгече буларак, балаларга һәрвакыт: “Татарлар алар сабыр, хезмәт сөючән. Татар әти-әниләре уңган”, – дип өйрәтәм. Газета укучылар да балаларына, оныкларына шушы сүзләрне әйтеп, күңелләрендә милли горурлык уятсыннар иде.

— Ләйсирә ханым, әңгәмәң өчен бик зур рәхмәт. Киләчәктә дә мө­лаем йөзле, ачык күңеле, һәрбер эшне шулай җиренә җиткереп эшләвең белән башкаларга үрнәк булып кал.

Рилия Закирова.