Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Кемнәрне үстерәбез?
11.09.2014

Кемнәрне үстерәбез?

Яңа Авыл балалар бакчасы белән башлангыч мәктәп бер түбә астында урнашып, “Башлангыч мәктәп-балалар бакчасы” дип йөртелә.

Биредә 12 укучы белем ала һәм 25 сабый тәрбияләнә. Ике катлы әлеге бина янында бакча да бар. Мәктәп укучылары элек иртә яздан кара көзгә кадәр шул бакчада эшлиләр иде. Алар үзләре казый, тырмалый, чәчә-утырта, җәй көне хезмәт прак­тикасы узалар иде. Ә көзен-кышын өстәлләрдән бакча биргән уңышлар өзел­мәде. Балалар кимеде, ә бакча шул ук мәйданда калды. Һәм анда җәй буе кыскартыл­ган мәктәпнең кыскартылган техник хез­мәткәрләре чүбен утый, сирәкли, су сибә. Ә балаларны мәктәптә хезмәткә тарту өчен ата-ананың рөхсәте кирәк. Күпчелек ата-ананың үз газизен эссе кояш астында чүп утарга җибәрәсе килми, билгеле. Тәрбия планнарында “хезмәт тәрбиясе” дигән бүлек бар иде. Хәзер дә бар микән?
Бала — гаиләдә дә ата-ананың төп ярдәмчесе иде: урам буендагы колонкадан суын ташый (эчәргә генә түгел, терлекләргә, яшелчәләргә дә), мал-туарын карый, миченә ягарга күмерен, утынын кертеп куя, эштән кайтучыларга ашавын да әзерли, өен дә җыештыра иде. Кыскасы, әти-әни көне буе колхозда эштә булса, бала өйдәге эшне башкара. Алай гына да түгел, колхозга да эшкә чыгарга өлгерә, чөнки мәктәпкә кием-салым, китап-дәфтәр алырга кирәк. Бәлки бригадир абзый әйбәтрәк эшкә кушып, хезмәт хакын да күбрәк язса, иш янына куш итеп әти-әниләре сәпит тә алып бирер (монысы сигезенче-унынчы сыйныф егетләренең яшерен теләге). Әйе, безнең заман баласы шулай үсте. Укуын бетергәненең дә күбесе авылда калды: тракторда, терлекчелектә эшләде, макталды. Шәһәргә киткәне дә, белеменә ышанмаса, яки кирәк дип санамаса, институт баскычларына үрмәләмәде: заводка, фаб­рикага урнашты. Менә дигән итеп, яшәде. Ә бүгенге балаларга, яшьләргә карыйм да: “Кемнәрне үстерәбез?” — дип уйлап куям.
Төш вакыты җитеп килә. “Тавышланмагыз, бала йок­лый”. Төн, вакыт таңга авышып килә: ә балалар — урамда. Капкалар шыгырдап ачылып, ябыла. Кап-караңгы өйнең бала бүлмәсе тәрәзәсенә зәңгәрсу яктылык төшә: димәк, бала компьютерын кабызып, почтасын актара, укый. Үзе хәбәр җибәрә, уен уйнап алсаң да, кино карасаң да була — төн безнеке, дип фикер йөртә. Иртә. Ата-ана шыпырт кына җыенып, эшкә чыгып китә. “Тавышланмагыз, бала йок­лый”. Җәмәгать, һәрхәлдә, йөз процентында димим, әмма утыз-кырык процент гаиләдә хәлләр шул чамарак бит (күбрәк малайлыларда). Кем гаепле? Нигә шулай? Без, билгеле, иң беренче гаепне читтән эзлибез. Өлешчә хаклыбыздыр да кебек. Авылда балалар гына түгел, эшсез йөрүче ир-атлар да күбәеп бара бит. Һәр ике йортның берсендә тракторчыга, машина йөртүче иде элек. Борын асты да кипмәгән авызы колагына җиткән бәхетле малай, майга буялып, әтисе алдында руль боргалап утырыр иде дә горурланып: “Үскәч, мин дә әтием кебек тлакталист булам”, — дияр иде. Тракторист булдылар, тракторында да эшләделәр, хәзер менә тракторы да бетеп бара, эше дә. Ә балаларга нишләргә?! Хөрмәтле, әти-әниләр, заманга сылтап, тезгенне бушатмадыкмы икән?! Һәрберебездә — хуҗалык, бакча. Балаларның кайберсе чүп үләне утый, кишер-чөгендер сирәкли белми. Хуҗалыкта бала өчен шуннан башка эш тә юк бугай, ахры. Чөнки хәзер мультиварка пешерә, автомат машина юа, кухня комбайннары турый, ваклый…
Әйе, үзем язам, үзем каршылыклар белән көрәшәм: әллә үзебез проблема ясарга маташабыз, әллә булган проблемаларны чишә алмыйбыз?..

Розалия Кәримова,
Яңа Авыл.