Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Кемнән һәм нәрсәдән яклыйбыз?
31.05.2012

Кемнән һәм нәрсәдән яклыйбыз?

Кемнән һәм нәрсәдән яклыйбыз?

Кемнән һәм нәрсәдән яклыйбыз?

Календарьда әлеге көн махсус билгеләнмәсә дә, җәйнең беренче көнен һәр бала зур бәйрәм кебек каршы алыр иде, чөнки нәкъ менә шушы көннән аларның сагынып көтеп алган яллары башлана. Ә җәйге яллар ул — кояшлы эссе көннәр, ямьле табигать кочагында ял итүләр, су коену, үзеңне ирекле кош итеп тою… Һәм бу көнне кайсы гына бала үзенең кемнеңдер яклавына мохтаҗ булуы турында уйлый микән?

Җир йөзендәге балаларның хәленә игътибар җәлеп итү өчен 1949 елда хатын-кызларның Халыкара демократик федерациясе советы бу датаны билгеләп үтү турында карар кабул итә. Ә 1950 елда дөнья җәмәгатьчелеге Берләшкән милләтләр оешмасы тәкъдиме белән Балаларны яклау көнен билгеләп үтә башлыйлар. Аннан соң шактый вакыт узса да, кызганычка каршы, балаларны яклау мәсьәләсе илебездә көннән-көн актуальләшә бара. Рәсми мәгълүматлар буенча, Россиядә көн саен 200-220 баланың әти-әнисе ата-ана хокукыннан мәхрүм ителә, 600 мең бала интернатларда һәм балалар йортларында тәрбияләнә, илебездәге барлык балаларның 2,17 процентын сукбайлар тәшкил итә, бу — Россиядәге 100 баланың 2се тәрбиячесез калган дигән сүз. Ел саен 50 мең бала өеннән кача. Әлбәттә, хөкүмәтебез балаларның сәламәтлеген, киләчәген кайгыртып, төрле кануннар чыгара, махсус программалар кабул ителә, бу максатларга бик күп чыгымнар тотыла. Балалар йортындагы ятимнәрне тәрбиягә алучы гаиләләр дә арта. Ләкин бала өчен үз ата-анасының күңел җылысын нәрсә алыштыра ала соң?

Балалар арасында җинаятьчелек арту да уйланырга мәҗбүр итә. Удмуртиядә 2012 елның беренче дүрт аенда, узган елның 4 ае белән чагыштырганда, балигъ булмаганнар арасында кылынган җинаятьләр саны 11 процентка кимесә дә, кабат җинаять кылучылар саны 43,9 процентка арткан.

Балаларны җинаятьчелек юлына этәрүче сәбәпләр, әлбәттә, күптөрле. Шуларның берсе һәм иң куркынычы — атыш, үтереш, кан коеш, көчләүләрне пропагандалаучы компьютер уеннарын сатып алуда яки Интернет челтәре аша яздырып алуда бернинди чикләрнең булмавы түгелме икән?

Балаларны яклау көненең төп максаты аларның хокукларын, сәламәтлеген һәм тормышын саклау булса да, аларны яшәешебезгә үтеп кергән шушы заман афәтләреннән дә аралап каласы иде.