Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Келәмдә – көрәшчеләр
25.11.2021

Келәмдә – көрәшчеләр

21 ноябрьдә башкаланың Спорт сараенда татар-башкорт көрәше буенча республика турниры узды. Аны ачу тантанасында Милли сәясәт министры урынбасары Александр Филатов: «Турнирда төрле милләт спортчылары катнаша, шул исәптән күрше регионнан да. Министрлык халыкларны берләштерүче шушындый чараларны уздыруда киләчәктә дә ярдәм итәчәк”, – диде. Турнир Удмуртия Татар иҗтимагый үзәгенең 30 еллыгына багышлап, милли көрәшне таныту һәм үстерү максаты белән уздырылды. Келәмдә барлыгы 25 спортчы 70, 75, 85 килограмм һәм абсолют авырлык категорияләрендә көч сынашты. Үзбәк, әзербайҗан, таҗик көрәшчеләре дә катнашу сәбәпле, башта аларга билбау көрәшенең кагыйдәләрен аңлатып үттеләр.
“Удмуртиядә милли көрәшкә игътибар барлыгы сизелә, башка регионнарныкына каршы торырлык көрәшчеләр бар сездә”, – ди турнир хөкемдары Рамил Шәрәфетдинов.
“Максатыбыз – җиңүчеләрдән команда туп­лап, декабрь башында татар көрәше буенча Казанда узачак Россия чемпионатында Удмуртия данын яклау”, ­– диде турнирны оештыручы Татар иҗтимагый үзәге рәисе Илсур Миңнемуллин.
Чемпионат нәтиҗәләре:
70 кг га кадәрле авырлыкта җиңүчеләр:
I урын – Эльфир Шәрәфетдинов
II урын – Фазлиддин Абдумуратов
III урын — Булат Каюмов
75 кг га кадәрле авырлыкта җиңүчеләр:
I урын – Ранель Кәримов
II урын – Марсель Сибгатуллин
III урын – Эрали Абдуаминов
85 кг га кадәрле авырлыкта җиңүчеләр:
I урын – Нәргиз Галләмов
II урын – Илья Князев
III урын – Байрыш Мустафаев
Абсолют авырлык категориясендә җиңүчеләр:
I урын – Илдар Шабаев
II урын – Александр Мухачев
III урын – Айрат Садыйков.