16.06.2022
Каюмовлар гаиләсе сынатмас!
Можга шәһәрендә яшәүче Айгөл һәм Марат Каюмовлар гаиләсе «Ел гаиләсе — 2022» Бөтенроссия конкурсының республика этабында «Яшь гаилә» номинациясендә җиңү яуладылар. Каюмовлар гаиләсенә Россиякүләм этапта уңышлар теләп калабыз.