Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Каш-керфегең үзеңнекеме?
10.03.2022

Каш-керфегең үзеңнекеме?

Бүгенге көндә матурлык индустриясендә һәрдаим ниндидер яңалыклар, тенденцияләр барлыкка килә. Күпертелгән иреннәр, ясалган кашлар, махсус үстерелгән керфекләр – хәзер боларның берсе белән дә шаккатырып булмый. Әлеге өлкәдә осталар да көн саен артып тора. Үзең теләгән бер матурлык юнәлешен сайлыйсың да, берничә айлык курсларда укып, сертификат алып эшли башлыйсың. Реклама ясау да авыр түгел, бу турыда социаль челтәрләрдә игълан бирү дә җитә. Матурлык индустриясендә эшләүчеләрнең берсе – Ләйсән Хисамова. Аның белән очрашып, бу өлкәгә ничек килүе, бүген нинди каш һәм керфекләр модада булуы хакында сөйләштек.

Ләйсән – Ижау кызы. 17 нче мәк­тәпне тәмамлаган. Шәһәрдә туып-үссә дә, татар телендә чиста, иркен аралашырга кем өйрәткәне турында сорамый булдыра алмадым. “Без гаиләдә гел туган телебездә аралашабыз. Балачагым әбием янында, Салагыш авылында үтте. Ул мине догалар укырга да, милли гореф-гадәтләргә дә өйрәтте. Безнең белән рус телендә аралашканын хәтерләмим дә. Быел әбиемә 13 майда 95 яшь тула, Аллаһ боерса. Биргән күркәм тәрбиясе өчен әле дә рәхмәтле мин аңа. Шулай ук татар концертларына да даими йөрибез, машинада да татарча җырлар тыңлыйбыз. Ирем дә Салагыш авылыннан. Ике ул үстерәбез. Аларга да милли тәрбия бирергә тырышабыз”, – диде Ләйсән.
Матурлык өлкәсенә берничә ел элек кенә килгән икән. Һөнәре буенча ул – хисапчы, югары белеме бар. “Бухгалтериядә мин 15 елга якын эшләдем. Икенче улым белән декретта утырганда, үземне башка өлкәдә сынап карарга кирәклеген аңладым. Башта тырнаклар буярга өйрәнәсем килде. Шул вакытта Алсу исемле кызга тырнак буятырга йөри идем. Теләгемне аңа әйттем. Ул миңа: “Керфекләр үстерергә өйрәнеп кара”, – дип киңәш бирде. Шулай иттем дә. Махсус курслар тәмамлап, эшли дә башладым”, – дип сөйләде ул.
Әлеге өлкәдә ул – 5 ел. Үзенең клиентлар базасы бар. Яшь кызлар гына түгел, өлкәннәр дә бик теләп йөри икән. “Хатын-кыз ничә яшьтә булуына карамастан, гел матур булырга тели. Керфек үстерүнең тәртибе шундый: керфекнең һәр­берсенә өстәмә тагын бер ясалма керфек ябыштырыла. Әгәр дә 2D дип аталган күләмдәге керфек сайлана икән, бу вакытта кешенең һәр керфегенә ике ясалма бөртек ябыштырыла дигән сүз. Һәм алга таба да шулай дәвам итә ала – 8Dга кадәр. Кешенең үз керфегенең уртача озынлыгы — 8-10 мм. Ясалма керфекнең уртачасы — 11 мм. Хәзер күбрәк табигый формаларны ясыйлар. Берара төсле керфекләр үстерү дә модага кергән иде. Кемдер ай саен ясата, икенчеләр тормышларындагы берәр мөһим чара (туй, туган көн һ.б.) алдыннан гына килә. Керфекләрне тагын бер матурайту ысулы – ламинирование. Гади генә итеп әйткәндә, керфекләрне бөдрәләтү һәм буяу. Анысы 1,5-2 айга җитә. Керфекләрнең очлары буяла, шуңа күрә алар озынаеп киткән кебек, бик матур булып торалар. Элек көненә 6 клиент кабул итә идем. Төнгә кадәр эшләгән чак­лар да булды. Хәзер көненә 5 кыз кабул итәргә тырышам”, – дип, барысы турында да сөйләде Ләйсән.
Тормышның һәр өлкәсендәге кебек, матурлык индустриясендә дә бер урында гына утырырга ярамый. Һәрвакыт укырга, үсәргә, яңалыклар артыннан калышмаска тырышырга кирәк. 2019 елда Ләйсән кашларны микроблейдинг ысулы белән ясарга укый. “Дөрес, матур итеп ясалган кашлар хатын-кызның йөзен ачып җибәрә. Перманентлы макияж, татуаж, микроблейдинг – алар бер-берсеннән ясау технологиясе һәм нәтиҗәләре белән аерыла. Остага килеп, кашны ясаткач, берничә көннән соң зәңгәрләнеп чыга икән, димәк, сезгә дөрес технология белән ясамаганнар. Мин үзем әлеге курсларга бик җитди карадым. Кайда укырга дип, озак сайландым. Башта Ижауда микроблейдинг техникасын үзләштердем. Акча җыйгач, Санкт-Петербург шәһәрендә перманентлы макияж буенча курслар үзләштерергә булдым. Кайт­кач, кешеләр табу авыр булмады: керфек ясатырга йөргән кызлар каш ясатырга да килә башладылар. Микроблейдинг яки перманентлы макияж гадәттә ике елга кадәр җитәргә мөмкин. Гадәттә, клиентлар миңа дус кызлары, танышлары аркылы ишетеп киләләр. Бу шулай булырга тиеш тә. Оста турында яхшы фикерләрнең күбрәк булуы аның үз эшенә җаваплы каравын аңлата. Яхшы оста һәрвакыт клиентның теләкләренә колак салачак. Шулай ук сез аның кайда укуын, нинди сертификатларга ия булуын сорый аласыз. Эш урынының чисталыгына да игътибар итәргә кирәк. Шушы гади генә кагыйдәләрне истә тотканда, сез үз остагызны табып, аның эш нәтиҗәсеннән канәгать калырсыз”, – дип сөйләде ул.
Ләйсән үз эшен бик ярата. “Минем өчен бу акча эшләү ысулы түгел, ә яраткан шөгылем. 2018 елдан башлап хәтта бәяләрне дә күтәргәнем булмады. Пандемия вакытында да башкаларның хәленә кереп, бәяләрне үзгәртмәгән идем. Быел гына бераз арттырырга туры килде, – ди ул, эше турында сөйләп. Керфек ясату бәяләре иң беренче чиратта керфекнең күләменнән тора. Аеруча бәйрәмнәр алдыннан “ажиотаж” башлана. Шуңа күрә алданрак язылып куярга киңәш итәбез, – диде Ләйсән. Ул үзенең тыгыз эш графигында гаиләсенә дә вакыт таба. Иренең – үз бизнесы. Аның исәп-хисапларын алып барырга хисапчы һөнәре ярдәм итә. Берничә ел элек шәхси йорт төзи башлаганнар. Бакчасында җәй буе җиләк-җимеш күпләп үстерә ул. Узган ел 185 банка япкан. “Көндез эштә булгач, күбесен төнлә яба идем”, – ди ул. Булганнан бар да була дип әйтәсе килә Ләйсән турында.

“Ә сез ясалма кашларга, кер­фекләргә ничек карыйсыз?”

Диана Йосыфкулова: “Элек керфекләрне “үстергән” бар иде. Хәзер йөргән юк инде. Ә менә каш үземнеке, беркайчан да ясатканым булма­ды. Кемгәдер ошый икән, йөр­сеннәр. Минем беркайчан да моның начармы яки яхшымы икәне турында уйлаганым юк”.

Ләйсән Шакирова: “Әгәр чыннан да матур икән, каш ясатуда да, керфекне үстерүдә дә зыян юк дип уйлыйм. Кайчагында кемгәдер табигый матурлык кына җитми, башкалардан аерылып торасы килә. Бу вакытта матурлык өлкәсендә эшли торган осталар ярдәмгә килә дә инде. Иң мөһиме – аның тәҗрибәле булуы”.

Ләйсән Габдрахманова: “Кер­­фекләрне даими ясатам. Моны бер дә начар яки кемнедер алдау дип санамыйм. Матур, тиз, җыйнак күренәләр. Иртән торып, көзге каршында бизәнеп, вакыт әрәм итәсе юк, шунысы сөендерә”.

Эльвира Хәкимова: “Элек тә кызлар бизәнергә яраткан. Тик хәзерге вакыттагы кебек бизәнү чаралары да, башка мөмкинлекләр дә булмаган. Каш, керфек ясату бер дә начар түгел. Үзем дә, дус кызларым да йөри. Бик уңайлы”.

Ленар Шәрипов: “Дөресен генә әйткәндә, кызның керфеге, кашы ясалганмы, юкмы, тик­шермим. Матур күренә, ниндидер салкын ясалмалылык юк икән – бик яхшы”.