Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Касайда — беренче театр
21.03.2013

Касайда — беренче театр

Әйе, Касай авылында бервакытта да театрлар куелмаган. Ә 7 март көнне авылыбызның мәдәният йортында Девятерня авылының “Каяртаямыни соң йөрәк?” театр коллективы Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” әсәре буенча спектакль куйдылар. Әлеге  театрны карарга, ачы буран булуына  карамастан,  бик  күп халык җыелган иде. Тамашачылар  арасында олысы да, кечесе дә бар иде. Һәркем театрны бик яратып карады.

Мин Девятерня авылы артистлары белән  горурланам. Тамашачылар кызыклы өлешләрендә көлеп, кызгангыч өлешләрендә геройлар өчен кайгырып, күз яшьләрен сөртеп утырдылар. Сәхнәдәге һәр артист үзенә күрә бер үзенчәлек белән, тамашачы күңеленә үтеп керердәй   итеп  уйнады. Авыл җирлеге башлыгы Илфат  абый Рамазанов әйтмешли, Казан  артист­ларыннан ким куймадылар. Әгәр дә  тиздән Яр Чаллы шәһәрендә узачак бәйгедә катнашып, спектакль куйсалар, бәлки театрга “халык” исеме дә  бирерләр иде. Бу  артистларның 8нче сезонындагы чыгышлары һәм иң уңышлысы булды дисәм, һич арттыру булмас.

Гөлназ Шәрәфиева, Касай авылы