Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Кар эреде, чүпләр калды
28.04.2012
Кар эреде, чүпләр калды
Кисәк кенә карлар эреп бетте, ләкин кар астыннан калыккан пычракны күреп хәйран каласың. Һәр урамда капчыкларга тутырылган калдык-постык. Аларны урам этләре умырып, тирә-якка туздырып бетерә. Урамда нәрсә генә юк! Бигрәк тә безнең Ленин районында. Суның эчәргә яраклы булмавына зарланабыз. Каян килсен безгә чиста су?
Безнең күршеләребез Нефтекамада яшиләр, аларга еш кунакка барырга туры килә. Андагы чисталыкка таң калырлык!
Сүз дә юк, һәркем үз хуҗалыгын чиста тотарга тырыша. Ләкин бу урамнарны чүпләү хисабына эшләнергә тиеш түгел. Май бәйрәмнәре җиткән вакытта, сугышта һәлак булган әтиләребез, туганнарыбыз хөрмәтенә әйдәгез әле шәһәребездә тәртип урнаштырыйк, бу эш-гамәлләребез алар рухына дога булып барсын!
Фирүзә Зиннәтуллина, Ижау шәһәре