Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Кар кызы (хикәя)
29.12.2012

Кар кызы (хикәя)

Туган ягыма кайтсам, машинам багажнигына кармак салып, су астында калган Рыс авылын су басканнан соң барлыкка килгән яр буена бара торган гадәтем бар. Бу юлы да су тыныч аккан, ярның таллар үскән иң аулак бер җирен таптым да, суалчынны кармакка кигезергә керештем. Үзенең озын умырткасыз гәүдәсен бөгә-бөгә тыпырчынган кечкенә организмның минем белән тартышуын күреп туктап калам. “Яшә, — дидем мин бу кечкенә тереклек иясенә. — Минем максатым балык каптыру түгел, моннан кырык ел элек су астында калган авылым урамнары буйлап йөрү, уйларымда гына булса да туган милегемдә булу иде бит”.

Бүген, нишләптер, җаным тыныч түгел. Аңымны тулысынча биләп алган фикер кыйбласы буталып, чынбарлыктан әллә кайларга алып китә. Бер карарга килә алмыйча утырам. Нигә икән?

Ялгыз утрауга күз салдым. Заманында авылымнан иң калку җире булгандыр, аяусыз су ташкыннары да аны җиңә алмаган. Әнә берничә агач әле дә корымаган, үсеп утыра. Талһә әби милегедер, дип, уйлап куйдым. Яр буйларын күрән баскан, сары чәчәкле сәрви куаклары, зур булып үскән әрекмән гөмбәзләре һәм аннан да озынрак, әллә нинди мин әлегә кадәр белмәгән, күрмәгән тар озын кыяклы үләннәр…

Утрау ярындагы әрекмән гөмбәзләрен ера-ера нәрсәдер килә түгелме соң? Туктале, кеше бит бу! Менә ул яр буена килде һәм миңа бу ярдан бүрек кебек кенә күренгән көймәсенә кереп утырды. Белмәссең, берәр Рыс авылында яшәгән кешедер, сагынуларына түзә алмыйча туган милеген эзләгәндер? Менә мине шушы кеше белән очрашу, аның сөйләгәннәреннән туачак уйланулар борчыган, ахры.

— Саумы, авылдаш! — диде ул һәм ике кулын миңа сузды. Карасам, каршымда сакал-мыек баскан бер карт басып тора. Кулымны биреп күрештем. Дөресен генә әйткәндә, мин бу картны танымадым. Аның баш түбәсе самавыр җизедәй ялтырый, чигәсендәге чал чәчләре җилдә җилферди. Җыерылган җилкәләрен, тәбәнәк гәүдәсен, шактый көр тавышын авылдашларымныкы белән чагыштырырга тырыштым. Юк, беркемне дә хәтерләтмәде ул.

— Сау… — дидем мин. — Сез кем буласыз? — дип сорарга батырчылыгым җитте. — Мин Талһә әби оныгы булам, — диде ул һәм без сөйләшеп киттек. Башта ул кайдан һәм нигә кайтканлыгы, утрауда нинди уйлар кичерүе, Рыс авылын, аның кешеләрен үлеп сагынуы турында сөйләде.

— Авылдан киткәч, үзеңнең тормышлар ничек, җайландымы? — дип сорадым мин.

— Үзем, әлбәттә, яшәргә дип өметләнгән идем. Яшәү өмете! Тик… Яшәүнең кызыгы китте. Әйтсәм әйтим инде, соңгы тапкыр дип килгән идем газиз милегемә. Пар тармак булып үскән агачка карап тордым, булдыра алмадым, курыктым, — диде ул кулын йөрәге турына куеп. — Авылдашым Рәис күз алдыма килде. Аның да, мәрхүмнең, шушы агачка асылынып гомере өзелгәндер, сагыну-сагышларга, тормыш ыгы-зыгыларына түзә алмыйча бу дөнья белән арасын өзгәндер, — дип өстәде карт.

Елга диңгез кебек шаулый. Ялгыз утрауга карый-карый башыннан кичкән бик күп вакыйгалар турында сөйләде миңа авылдашым. Аны бүлдермәдем, тыңладым. Бу вакытта мин, ни сәбәптер, үземне шушы карт урынына куеп карадым. Мин дә бит тирән уйга батып, инде ничәнче тапкырлар бирегә килеп, үз-үземне каһәрләдем. Хәвефле юлга чыгарга да уйламадым түгел.

Картның күпмедер тыны буылып торды, аннары гына “аһ” итеп сулыш алды. Мин уңлы-суллы каранган арада карт мине күзәтте, ул минем уйларымны укыгандай күзләремә карады да:

— Мин утрауда уйланып утырганда тулы бер гомер уздым кебек. Ходай насыйп иткән гомерне азагына кадәр яшәргә кирәк дигән фикергә килдем, авылдаш. Ярап бетәсе эш түгел ул дини кануннардан читкә китеп гомер җебен өзү. Йа Алла, гөнаһларымны ярлыка, — диде. Бу мизгелдә авылдашымның йөзе мөлаемләнде, күзләре ялтырап, нурланып китте. Миңа сүземне әйтеп бетерергә дә җай бирмичә, кул бармакларын бер-берсенә аралаштырып куеп, сөйләргә кереште. Мин исә аңа җан җәрәхәтләремне сиздермәдем, кешенең бирегә килгәнче болай да бозылган кәефен, җан кайгыларын кузгалтасым килмәде. Ул сөйләгәннәрнең бик азын, бары бәхетсезлекләрдән торган тормышыннан бер вакыйганы гына сезгә җиткерергә булдым, хөрмәтле укучым. Авылдашым болай сөйләде:

 

…Беренче кар ул елны соңарып, бик көттереп яуды. Ул, үзенең энҗедәй ак һәм саф бөртекләре белән миңа беренче мәхәббәт тә алып килде.

Бик матур кышкы кич иде. Аяк астында яңа гына яуган кар шыгырдый. Яшел үләннәргә, соры җиргә ияләшкән күзләр бу кинәт үзгәрештән сагаеп калдылар, алар яктылыктан чагылып, ирексездән йомылалар. Бөтен дөнья матурланып, сафланып киткән сыман. Йөрәктә сәер бер ашкыну, сихри уйлар уяна.

Хисләргә чумып барган җиремнән ничек сукмакка егылуымны сизми дә калдым. Егылган җиремнән торырга маташканда миңа карап тыела алмыйча көлүче бер кызны күреп гаҗәпләнеп калдым. Аның бит очлары алмадай кызыл, күзләреннән шатлык бөркелә, ә үзе тыела алмыйча көлә дә көлә.

— Нәрсәдән көләсең? – дип сорадым.

— Сездән көләм. Егет кешегә килешми лә егылып ятуы, — дип, ул миңа көлә-көлә торырга булышты.

Без урам буйлап бергә атладык. Ул бөтерелә-бөтерелә һавада уйнаган кар бөртекләренә күрсәтеп, кышның үзенә генә хас матурлыгы турында искиткеч итеп сөйләде. Аннан кинәт кенә туктап, урам юлы буендагы карларны әвәли-әвәли кар кызы ясарга кереште. Мин дә аңа кушылдым. Аның җитез хәрәкәтенә, гүзәллегенә таң калдым. Әнә ул да, туңа төшкән кулларын җиң эчләренә тыккан килеш минем кар белән шаяруымны күзәтә. Нинди күзләр. Сулышым ешланды. Мин аңа тартылам. Ул минем караштан куырылып куйды. Бәйләнгән кофта аша тыгыз күкрәкләре еш-еш калтыранганын тоям. Чәчләрен назлап узам. Бу мизгелдә ул күзләрен йомды, эчке тарсыну белән оялып, куырылып куйды. Минем тәнем буйлап кырмыскалар йөгереп узып, йөрәгем дөп-дөп тибә башлады.

— Менә безнең кар кызы әзер дә, — диде һәм минем игътибарымны кар кызына юнәлтте.

— Әйдә, әнә теге яңа капка алдына куябыз, — дидем мин…

— Чынлап та, иртәгесен өй хуҗалары торып чыккач, бу көтелмәгән шатлыктан куанырлар, шатлык белән башланган эш көне күңелле узар, — диде ул.

Менә шушы көннән башлап Зөлфияне «кар кызы» дип атадым.

Еллар үтте… «Кар кызым» белән узган көннәрем яшьлегемнең санаулы көннәре генә булганнар икән. Бу еллар бер-бер артлы матур һәм шатлыклы үттеләр. Безнең йөрәк парәбез Наилә дөньяга килде. Менә шул шатлыклы көнне мин «кар кызы» Зөлфиямне гомерлеккә югалттым. Табиблар бөтен көчләрен куюларына да карамастан, алып кала алмадылар шул минем «кар кызымны». Никадәр гүзәллекне, матурлыкны табылып җитмичә үк югалттым мин. Бу хәсрәтләрне үз башына төшкән кеше генә аңлый ала торгандыр, мөгаен.

Түздем… Аннан соң бик күп карлар яуды, ярсый-ярсый кар сулары акты. Беренче карлар миңа шыксыз моң алып килделәр. Мин кызыма – Наиләмә карап куандым. Наиләм үсеп буйга җитте, ул да әнисе кебек ягымлы, чибәр булып үсте. Ул боекмасын, күңеле төшмәсен өчен бөтен көчемне бирдем. “Бердәнберем”, – дип, күңелемне юаттым.

Чәчләрем агарып, «бабай» дип дәшүләрен сизми дә калдым. Тик күңелемдә «кар кызы»… Мин һәр килгән кышны сагынып, ашкынып көтеп алдым. Яуган ак карлар белән бергә, Зөлфиям кайтыр кебек тоелды. Юк, ул кайтмады.

Әле һаман да, тәрәзәмнән беренче карларның һавада бөтерелеп уйнауларын күрсәм, ишек алдыма чыгам. «Кар кызы ясап куймаганнармы?” — дип, капкамнан карыйм, көтелмәгән шатлык өмете белән яшим.

Талһә әби оныгы белән очрашканыма инде шактый еллар үтте. Яңа ел килгән саен бу риясыз картның эчкерсезлек белән сөйләгәннәре хәтеремә килә. Туган авылымның тыйнак та, күркәм дә, хисле дә кешеләре турында уйлыйм. Аларны һәм авылымның исән чагын күз алдымнан уздыру җаныма рәхәтлек бирә, яшьлегемнең моңсу да, якты да бер хатирәсе булып, күңелем түрендә саклана. Әле һаман да.