Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Кар гына күмә алмый
23.03.2017

Кар гына күмә алмый

Иртәнге авыл тыныч. Табигатьнең һәр үзгәрешенә игътибар биреп, яраткан эшемә, кадерле укучыларым янына ашыгам. Әнә, кар бөртекләре салмак кына уйнаклап җиргә төшә дә йокыга тала. Ә җирнең ак юрганы һаман калыная. Кояш нурлары астында җемелдәгән карлар күзләрне чагылдыра. Матур хисләргә бирелеп, авылым урамнары буйлап атлавымны дәвам итәм. Кар бөртекләре керфекләремә, борын очларыма кунып шаяралар. Күңелемә З. Ту­файлованың “Әни сүзе” шигыре килә: “Әни диеп язып куйдым, яңа яуган ак карга…” Минем өчен әни — кадерле, изге кеше. Әниемә, барлык аналарга рәхмәт хисләремне белдереп, минем дә яңа яуган ак карга “Әни” диеп язып куясым килде. Тик җемелдәп торган ап-ак карга миннән алда язып куярга җитешкәннәр инде. Әмма… башка сүз. Карга зур итеп ”секс” дип язылган. Кемдер үзенең кече йомышын үти-үти йөрәк рәсемен дә сызгалаган. Шунда ук сыра шешәләре аунап ята. Миңа бу күренеш бик авыр тоелды. Кем язганы мөһим түгел. Әмма бер сорау туа: “Гаеп кемдә?
Бу язмамда яшь буынны тәрбияләүдә булган ким­челекләргә тукталасым килә. Җәмгыятебездә үрнәк гаиләләр, тәрбияле яшьләр дә күп. Әмма эчкечелек проблемасы елдан-ел җәмгыятькә ныграк үтеп керә. Саннарга игътибар итик әле. Бүген Татарстанда 28 меңнән артык кеше эчкечелектән тилмерә. Шуларның һәр бишенчесе — хатын-кыз. Республикада ел саен 1600-1800ләп кеше беренче тапкыр “алкоголизм” диагнозы белән исәпкә куела. Хәзерге вакытта Татарстанда 12 меңнән артык ятим бала исәпләнә. Шуларның 23-25%ы гына әти-әнисе вафат булу сәбәпле, ятим санала. Калган 80 %ка якын өлеше әти-әниле килеш ятим. Сәбәбе — һаман да шул эчкечелек. Бу саннарны укыгач, мин үзем бер генә фикергә килдем: без, өлкәннәр, әти-әниләр үрнәк күрсәтәбез. Кайбер чакта эштән кайтканда түгел, ә эшкә иртәнге сәгать җидедә барганда ук, төркем-төркем булып, ирле-хатынлы парлап барган исерекләргә очрап, йөрәгем әрнеп куя. Араларында хатын-кызларның булуы күңелдә борчу уята.
Шушы урында бала белән ана мөнәсәбәтенә тукталасым килә. Бала белән ана бер-берсеннән аерылгысыз булырга тиеш, дибез. Ә ни өчен соңгы вакытта бала белән ана арасында мондый бәйләнеш югала. Ташлап калдырылган балалар, картлар йортында тәрбияләнүче аналар. Үзара ызгыш-талаш, ямьсез сүзләр, күз яшьләре. Боларның барысына да шул ук эчкечелекне гаеплисем килә, чөнки мондый күренешләрнең асылында хәмер ята. Әзмәвердәй ирләр көне-төне эчәләр, әниләрен рәнҗетәләр, кыйныйлар. Ә үзләре шул ананың пенсиясе хисабына көн күрәләр.

Без гаепне читтән эзләп өйрәнгән. Юк, һәркем үз-үзен тәрбияләргә тиеш, дип уйлыйм. Кар ява да ява. Аунаган шешәләр, ямьсез сурәтләр кар астында кала бирә. Әйе, табигать көчле. Әмма кеше күңелен генә кар белән күмеп агартып булмый.

Раушания Низамбиева, Тирсә авылы.

P.S. 2016 елда Удмуртиядә 596 кешенең спиртлы эчемлекләр белән агулану очрагы теркәлгән. Шуларның һәр унысының берсе — балигъ булмаган яшүсмерләр. Соңгы 9 айда 12,7 миллиард сумлык спиртлы эчемлек сатылган, ягъни уртача һәр ай саен җан башына 927 сум туры килә. Азык-төлек белән чагыштырганда, ит ризыклары бер кешегә — 773 сум, кондитер товарлары — 427 сум, ипи — 376 сум, медицина кирәк-яраклары — 374 сум туры килә.
Идел буе федераль округы буенча спиртлы эчемлекләр сату буенча Удмуртия — өченче, Татарстан — икенче, Киров өлкәсе беренче урында тора.