Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Каршылыклар да, чикләүләр дә юк
10.03.2016

Каршылыклар да, чикләүләр дә юк

Мордовия мәктәпләрендә яулыктан йөрүне тыю андагы мөслеманнарны мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр иткән иде. Аннары татар ысулы белән, ягъни яулыкны маңгайга төшереп арттан бәйләү рөхсәт ителә башлады, әмма исламча түгел. Ижау урамнарында, аеруча татар бистәсендә, яулыклы, озын күлмәкле мәктәп яшендәге кызларны еш очратасың. Ижау мәктәпләрендә бу уңайдан бәхәсләр туганы юк. Андый кызлар Габдулла Тукай исемендәге гимназиядә, 97нче мәктәптә шактый. Аларда баланың киенеп йөрү рәвешенә түгел, белемгә омтылышына бәя бирәләр. “Гармония” халыкара белем бирү комплексы саналучы 97-нче мәктәп — күпмилләтле. Ике тапкыр Россия күләмендә иң яхшылар исемлегенә кертелде. 2004 елда анда Милли мәдәниятләр үзәге барлыкка килеп, балаларга туган телләрен, үз халкы тарихы, мәдәнияте белән якыннан танышуда мөмкинлекләр тудырырга тырышалар. Мәктәптә ике меңнән артык бала белем ала — шулардан 150се — татар этнокомпонентлы сыйныфларда. Мөселман әти-әниләр балаларын шушында китерә. Татар телен фән буларак өйрәнәләр, өстәмә рәвештә гарәп теле керә. Шимбә — мәктәптә дистанцион уку көне, укучылар биремнәрне өйдән торып башкаралар, укытучы белән Интернет аша аралашалар. Өченче чирекнең озын икәнлеген исәпкә алып, февральнең икенче ярытысында дистанцион каникуллар була икән.
“Өйдә шөгыльләнү, әти-әниләргә мәшәкатьне арттыра, балаларга җаваплылык өсти”, — ди татар теле укытучысы Фәвилә Ямалиева. Этнокомпонентлы сыйныфлар өйдә шөгыльләнү урынына бергә җыелуны кулай күрә — ел башыннан “Лидерлар” мәктәбе оештырып җибәргәннәр. Каникулларның бер көнендә алар янында булып кайттык. “Көне буе бергә, төрле чаралар уздырабыз. Шашка турниры булды, башта укучылар арасында, аннары ата-аналар катнашында. Кызлар тегү-чигү, рәсем ясау белән мавыга. Җәен лагерь оештырырга ниятләп торабыз,” — диләр укытучылар. Яулык бөркәү кызларның ирегенә чик түгел, барлык балалар кебек алар да кызыксынучан, хәрәкәтчән. “Лидерлар” мәктәбендә күптөрле шөгыльләргә өйрәнәләр.
Без килгән көнне генә дә осталык дәресләре берничә урында гөрли иде. Бер бүлмәдә ком белән пыялада рәсем төшерергә өйрәнәләр, икенчесендә кәгазьдән гаҗәеп матур чәчәкләр ясыйлар, өченчесендә каллиграфия — матур язу серләренә төшенәләр иде. “Һәр атнада нинди булса яңа шөгыль серләре ачыла, аның өчен бу эшнең осталарын чакырабыз”, — ди Фәвилә Ямалиева. Татар сыйныфларында укучылар “ТНВ” каналыннан “Тамчы-шоу” интеллектуаль уенын яратып карыйлар икән, аны үзләрендә дә уздырырга булганнар. Анда инде татар теле һәм әдәбияты, гарәп теле дәресләрендә алган белемнәр ярдәмгә килде, татар тарихы, мәдәниятен никадәр ях­шы белүләре сыналды. Уен татар телендә барды. “Телевизордан караганда җи­ңел кебек, үзең уйнаганда кыен икән”, — ди командаларның берсенең капитаны булган Мәрьям Сафина. Бертуганы Зәйнәп — икенче команда капитаны. “Кызларның икесендә дә әйдәп бару сәләте бар,” — диләр укытучылары. “Лидерлар” мәктәбен дә балаларда шул сыйфатны үстерү максаты белән оештырганнар. Алган белемнәрен тормышта куллана бел­сеннәр, күп­кырлы шәхес булып үсен­нәр өчен. 97нче мәктәптә татар этнокомпонентлы сыйныфлар са­ны тагын бергә артачак — көзгә җиде яшьлекләр килә.