Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Картлыкка бирешми
16.03.2017

Картлыкка бирешми

Әниебез Фәүридә Татар­станның Калинин районы (хәзерге Актаныш) Усы авылыннан. Балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Гаиләдә алар өч бала гына калалар, абый-апаларының гомерләре кыска булган. Бабай 1945 елны фронтта һәлак була. Ул Австриядә җирләнә. Әтисеннән үлем хәбәре алганда әнигә җиде яшь була. Тол калган әби балалары ачка үлмәсен өчен кулыннан килгән барысын да эшли. Әнигә 20 яшь булганда әби үлә. Ничек кенә авыр булса да, әни үзендә яшәргә көч таба. 21 яше тулгач, кияүгә чыга. Удмуртиянең Яган авылына күченеп килә. Биредә ул урман эшкәртү участогында хезмәт куя. Эше җиңелләрдән булмый. Соңыннан әни җи­һаз җитештерүче пред­приятиегә эшкә урнаша. Бөтен гомерен эшкә, балалар үстерүгә, хуҗалыкны алып баруга багышлый. “Балаларны калдырырга да, ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә дә кешебез булмады”, — ди әни. Авырлыкларга карамас­тан, алар әти белән ике ул, ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Барыбыз да бе­лемле, хөрмәтле, яхшы урыннарда эшлибез. Һәрберебезнең гаиләсе бар. Әтием Рәхимҗан белән 49 ел яшәделәр. Алтын туйларын ясарга бер ел калгач, әти арабыздан китте.
Әни янына җыелу — безнең өчен бәйрәм. Аның бүгенге көндә 6 оныгы, 6 оныкчыгы бар. Бергә җыелгач, 24 кеше булабыз. Әни һаман да хәрәкәттә: кыш буе сукмакларны кардан чистартып тора, яз җитсә, бакчада эшли. Ул һич тә картлыкка бирешергә исәпләми. Без аны 80 яшьлек юбилее белән котлап, үзебезнең изге теләкләребезне юллыйбыз. Аңа озын, бәхетле гомер телибез.

Рузалия Андреева, Ижау шәһәре.