Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Картлыгыңда таяныр кешең булсын
5.02.2021

Картлыгыңда таяныр кешең булсын

“Бүген юлдан барганда каршыга эт чыкты. Этне күрү белән, янәшәдә атлаучы улым, бер адым алга атлап, минем каршыга басты. Көне буе шуны уйлап йөрим. Уйлаган саен күземә яшь тыгыла. Бу горурлык яше. Эш эттә түгел. Ул үтте дә китте. Әниләр мине аңлар…” Пәрәвез челтәрендә, җырчы Илсөя Бәдретдинова сәхифәсендә менә шундый уйландырырдай язмага тап булдым. Чыннан да уйга калдым, минем дә күзләремә яшь килде. Хәер, башкача булуы мөмкин дә түгел кебек… Тик, нишләптер, без барыбыз да “Ана күңеле балада, баланыкы далада…” – дияргә бик яратабыз. Бу чыннан да шулаймы икән соң?
Бу көннәрдә ватсапта да бик көчле тәрбияви әһәмияткә ия бер видеоязма йөри. Анда улы авыру әтисен (аның куллары хәрәкәтсез) ашата. Бу егетнең күз карашында, һәр хәрәкәтендә әтисенә булган чиксез хөрмәт, ярату ярылып ята. Бу видеоязманы ничә тапкыр карасаң да, ул туйдырмый, тагын-тагын карыйсы килә… Илсөянең язмасы да шулай, аны кат-кат укыйсы килә. Ни өчен? Беренчедән, күңелдә бу балалар өчен горурлык хисе туа, икенчедән, сокланып: “Их, минем дә картлыгымда шундый таяныр кешем булсын иде!” — дип уйлыйсың. Ә өченче сәбәп, минемчә, тормышта нәкъ менә ихтирам, игътибар, шәфкатьлелек, җылы сүзнең соңгы вакытта, һәркемгә, аеруча өлкәннәргә, җитмәве, тансык булуыдыр, мөгаен. Тагын шул: “Бала күңеле далада шул инде”, – дип уфтанабыз.
Ә чынлыкта… “Ир-егетнең күңелендә иярләнгән ат ятар”, – дигәннәр борынгылар. Кемнең бу атны күргәне бар?! Юк шул! Күренми ул! Ә менә ирләрнең гаярьлеге, кыюлыгы, җитезлеге, батырлыгы, бил бирмәслеге чаптарларга тиң, илдә бәла-каза, афәт була калса, ил өчен калкандай күтәрелүе киң күкрәкле, тупырдап торган тулпарларны хәтерләтә…
Шулай шул, күңелдәгесен укырга күңел күзе кирәк! Далада түгел лә улларыбызның күңелләре! Һәрхәлдә күпчелекнең, минем уйлавымча. Без аларның йөрәк түрендә, онытмыйлар алар әти-әниләрен! Балалык, җаваплылык хисе, ярату, мәрхәмәт, олылау, хөрмәт аларның күңел төбендә, алай гына да түгел, җанында, канында.
Коронавирус белән авырып, бик авыр хәлдә больницада ятучы әнисе янына кертмәгәч, бер егетнең, әнисе үлгәнче (берничә көн, китмичә, ашамыйча-эчмичә) аны тәрәзәдән карап торуын да карадым мин бер видеоязмада. Газета-журналлардан укып белүебезчә, яраткан җырчыларыбыз Әнвәр Нургалиев, Винарис тагын бик күпләр үз әниләрен югалту ачысын ничек авыр кичерәләр?! Ирләрне еламый дигән булалар тагы! Елый алар, тик күрсәтмилщр генщ!
Күрсәтеп тә елыйлар икән… 2019 елда безгә концерт группасы белән Түбән Камада тоткыннар алдында чыгыш ясарга туры килде. Зал тулы төрле яшьтәге, төрле срок­ларга хөкем ителгән ир-егетләр… Сәхнәдән әниләр турында язылган шигырьләремне укыйм… Күрсәгез сез үксеп елап утыручыларны! “Прос­ти, мама!” җыры яңгыраганда исә, зал аягүрә басты. Ә аннан соң беравыздан “Спасибо!”, “Рәхмәт!” дигән сүзләр берничә тапкыр яңгырады. Авыр булды ул вакытта… Тоткынлык, ялгышлар, язмышлар, җирсәү, туган йорт, әти-әни… Безнең дә күңелләр тулды… Ә хәзер уйлыйм: кайда гына булса да, һәркемнең йөрәгендә әни яши! Һәркемнең дә күңеле, уйлары далага китмидер ул…
Әйе, бәлки, хәл белүләр, шалтыратулар сирәктер. Бәлки, бер кайтып күренүләрен зарыгып көтүчеләр бардыр, «Әни, әнкәй» сүзен ишетергә тилмерүчеләр дә юк түгелдер, “Бу артык кашык нигә кирәк хәзер?” — дип, ата-анасын картлар йортына илтеп ташлаучылар да бардыр. Бу – тормыш, ә аның агы да, карасы да бар.
Тик, әти-әнисен ихластан хөрмәт итеп, яратып, ярдәм итеп яшәүчеләр барыбер күбрәк! Нинди генә авырлык килсә дә, авырып китсәң дә, синең яныңа ашыгып килеп җитәчәк газиз балаларың барлыкны белеп яшәү күңелне тынычландыра, яшәү көче өсти, гомер көзләребезне яктырта, җылыта… Соңгы көннең соңгы сәгате сугу да әллә ни куркытмый, иң мөһиме, безне җан җылысына төреп, өмет чаткысы биреп яшәтүче, соңгы юлга озатачак, безгә догалар җибәреп торачак балаларыбыз, оныкларыбыз исән булсын! Иман байлыгы юлдаш булсын аларга!

Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы.