Карл Маркс урамында төзелүче мәчеткә ярдәм кирәк
Шәһәребезнең үзәгендә төзелеп килүче мәчеттә эшнең туктап торганы юк. Элек кафе булган урын бүгенге көндә тигезләнгән, вак таш та салынган. Мәчет территориясен зур бетон коймалар уратып алган иде. Хәзер әлеге койма урынына куаклар утыртырга телиләр.
Шулай ук мәчетнең төп ишеге каршында җирне тигезләп, асфальт түшәү эше башкарылырга тиеш. Бу эшләргә барлыгы 748 мең сум акча тотылган. Алгы як территориядә эшләрне дәвам итү өчен яңадан 305 мең сум акча кирәк.
Мәчетнең икенче ягында ял итү өчен сквер булачак. Хәзер ишегалдын агачлардан, төзелеш кирәк-яракларыннан чистарталар. Сквер аша узучы җылылык торбаларын җиргә күмү эшләре башланачак. Җир тигезләнгәч, бирегә агачлар утыртылачак, фонтан ясалачак. Удмуртия мөфтиенең мәчет төзелеше буенча урынбасары Нәгыйм хәзрәт Каюмов сүзләре буенча, биредә гаиләләр белән ял итү өчен яхшы урын булырга тиеш.
Булачак мәчетнең тышкы ягында да төзелеш эшләре дәвам итә. Иман йортының кәрнизен ясап бетерү, беренче катның тышкы ягын гранит таш белән бизәү өчен 2 млн 380 мең сум кирәк.
Шәһәребезнең бизәге, күрке булган бу мәчетнең ачылуын дин кардәшләребез түземсезлек белән көтәләр. “Иман йортының төзелешенә үзебезнең дә өлешне кертсәк, иншәАлла, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешербез”, — ди Нәгыйм хәзрәт.