Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


28.04.2021

Карга боткасы

Яз җитте. Якты, ягымлы кояш нурларының җылысы басулардагы, болыннардагы карларны юк итте.Таулардан шаулап төшкән кар сулары да кечкенә күлләвекләргә әйләнеп тынып калдылар. Иртән йокыдан уянгач, иң беренче топольләрдә оя корган карга тавышларын ишетәсең. Шул вакыт ел буе көтеп алган «Карга боткасы» килеп җитә. Тау битендә инде коры. Урыны-урыны белән беренче чәчәкләр баш калкыта.
Ел саен укытучылар безне 1 май көнне урман авызына, урманнан Яңгыз елгасы чыккан җиргә Карга боткасына алып баралар иде. Мин башта моны революция алдыннан уздырылган маевкалар хөрмәтенә багышлап оештырылган чара дип уйлый идем. Безгә бу бәйрәмнең каян чыкканын аңлатып тормаганнардыр инде. Аннан әти (ул 1916 елгы): “Без бәләкәй чакта да Карга боткасына чыга идек”, — дип сөйләгәч, моның татар халкының милли бәйрәме икәнен, бу йоланың элеккедән килгәнлеген белдем.
Кайда ничек уздырганнардыр инде, мин үзебезнең Барҗы-Умга авылында ничек үткәнен генә беләм. Алдан ук ярма әзерләп куя идек, кемнең өендә нәрсә бар. Миңа бодай ярмасы ошый иде, шуңа Корбангали бабай белән бодайны юып, табага салып киптерәбез, аннан күрше Габдулла бабайларга кереп ярдыра идек. Аларның кул тегермәне бар иде. Кичтән йомырка пешереп, буйыйсың. Элек бит авылның тавыклары да ак кабыклы йомырка гына салалар иде. Баштарак суган кабыгы, каен яфрагы белән буяп булганын белмәдек, шуңа төсле карандашлар белән чәчкәләр төшердек. Йон мана торган буяу белән дә буяп караган булды, барып чыкмады. Буяу йомырканың кабыгы аркылы үтә. Кайсыдыр якларда урам буйлап өй буенча ярма җыеп йөргәннәр дип язалар. Бездә андый гадәт юк иде. Әбиләр капка төпләренә йомырка, прәннек, печенье, кәнфит алып чыгып, балаларны сыйлыйлар иде. Ярманы, бәрәңгене, сөтне, ипи белән майны һәркем үзе белән алып килде. Учак булачак урындагы җирне йолдыз формасында кисеп алып, шунда казан аса идек. Һәркемнең үз вазифасы бар: учак урынын, утын әзерләү, пешерү. Казанга алып килгән сөтләрне, сөт җитмәсә, Ахун коесының суын өстәп, алып килгән ярмалардан (дөге, манный, тары, бодай) ботка пешерәләр. Ботка пешкәнче уеннар оештырыла. Кайвакытта ботка көя, әмма ул барыбыр бик тәмле була иде. Ә кулларны, авызларны корымга буяп, пешә-пешә ашаган бәрәңгенең тәмлелеге.
Ул вакытта безнең белән олылар бармыйлар иде. Вакытлары булмагандыр. Соңрак яшьләр чыга башлады. Хәзер дә бу традиция югалмаган, тик хәзер бәйрәмгә яшьләре 40 тан узганнар гына чыга. Балалар юк, бәйрәмгә килгәннәре смартфоннарыннан аерыла алмыйлар. Дөрес, кунакка кайтканнар яшь балаларны, әбиләрне машина белән болынга алып киләләр.
«Кайбер елларны Бирдекәйгә, урман артына да бардык», – дип сөйлиләр авылдашлар. 1 май көнне җирне ап-ак кар каплаган чаклар да булды (карга кышы). Ничек кенә булмасын, авылдашларның берсе дә Карга боткасын онытмаган.

Дилә Корбанова, Ижау шәһәре.