Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - «Кара алтын» хуҗалары
29.08.2013

«Кара алтын» хуҗалары

Инде өч дистә елдан артык сентябрь аеның беренче якшәмбе көнендә Россиядә нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Нефть һәм газ өлкәсе илебез икътисадында мөһим урынны били, илебезне ягулык белән тәэмин итү белән беррәттән дәүләт казнасын да тулыландыра.

«Удмуртиядә яшәүче меңләгән кеше “кара алтын” табу һәм кулланучыларга җиткерү эшендә турыдан-туры катнашып, республика үсешенә лаеклы өлеш кертәләр.

Алар һөнәри бәйрәмнәрен күтәренке рухта каршы алалар. Узган ел республика нефтьчеләре җир куеныннан 10,8 миллион тонна табигый чимал алдылар. Соңгы 20 елда бу иң югары күрсәткеч булды. Агымдагы елның беренче яртыеллыгында инде 5,3 миллион тонна нефть чыгарылды.

Бу эш белән Удмуртиядә 13 компания шөгыльләнә. Алар арасында “Удмуртнефть” , “Белкамнефть” җәмгыятьләре иң күп нефть чыгаручылар булып санала. Нефтьчеләр яхшы күрсәткечләргә ирешеп кенә калмыйлар, иганәчелек белән дә шөгыльләнәләр. “РуссНефть” компаниясенә һәм аның Президенты Михаил Гуцериевка зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Алар ярдәме белән Нефть һәм газ институты студентлары яңа тулай тораклы булдылар.

Барыгызга да сәламәтлек, иминлек, бәхет, Ватаныбыз хакына куйган хезмәтләрегездә яңа казанышлар телим”, — дип котлый Удмуртия Республикасы Президенты Александр Волков Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләрен, әлеге өлкә ветераннарын.

Әйе, Ходайга шөкер, табигый байлыкларыбыз җитәрлек. “Кара алтын” да елдан-ел күбрәк чыгарыла. Тик бензин хакларының көн саен артып торуының сәбәпләре генә аңлашылмый. Удмуртстатның 26 август мәгълүматлары буенча, АИ-92 маркалы бензин бер атнада — 23 тиенгә, “95”ле бензин 15 тиенгә кыйммәтләнеп, инде 1 литры 30 сумнан артып китте. РФ Росстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, август аенда Россиянең 61 субъектында бензин хакларының артуы күзәтелә. РФ премьер-министры Дмитрий Медведев моны объектив икътисади процесс дип аңлата. “Әгәр нефть бәясе төшсә, бензин бәяләре үсүдән туктап торырга, хәтта түбән тәгәрәргә дә мөмкин. Ә безнең ил өчен бу бензин бәяләре артудан да куркынычрак булачак. Альтернатив ягулык барлыкка килмичә, бензин җитештерүчеләр үзләрен бер кысада тотмаячаклар”, —
ди. Димәк, «кара алтын» хуҗалары булсак та, бәяләрнең артуы моның белән генә чикләнмәячәк әле.