Кара алтын табучылар
Удмуртиянең ягулык-энергетика комплексы сәнәгать җитештерүендә әйдәп баручы булып тора. Шулай ук республикабыз кара алтын чыга торган яңа урыннар табу буенча да башка төбәкләр арасында алдынгы урында бара. 1990-2000 елларда республикабызда нефть чыгару күләме кимегән иде. 2003-2013 елларда исә кабат күтәрелеш булды. 2014 елда 10,7 тонна нефть, 74,1 млн куб.м газ чыгарылган.
2015 елның беренче яртыеллыгында нефть һәм газ чыгару белән шөгыльләнүче оешмалар тарафыннан 82,5 млрд сумлык продукция җитештерелгән. 5,3 млн тонна кара алтын, газ чыгарылган. Бу, 2014 елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда, 16,6%ка күбрәк. Республикабызның 20 районында 22 оешма нефть чыгару белән шөгыльләнә.
Агымдагы елның беренче яртыеллыгында әлеге тармакта эшләүче кешеләр саны 10,1 мең кешегә җиткән. Айлык уртача хезмәт хакы 47760 сум тәшкил итә (республика буенча алганда, ике мәртәбә диярлек артык).
Саннар, саннар… Алар икътисади хәлне күзалларга ярдәм итсәләр дә, әлеге саннар артында кемнәр торуын, нинди хезмәт куелуы турында сирәк языла. Шуңа күрә без Удмуртиянең Котово нефть чыгару урынына юл тоттык. Килешенгән урынга килеп җитеп, тирә-якны күзәткәндә, күзебез бораулау җайланмаларын күчерүче эшчеләргә төште. Шоферыбыз Наил абый белән икебез дә берьюлы: “Менә болар без эзләгән кешеләр. Татарлардыр әле”, — дип әйтеп куйдык һәм ялгышмаганбыз.
Альберт Гәрәев Минзәләдән, әлеге урында ун елдан артык эшли икән. “Ничек соң, авыр түгелме?” — дип кызыксындым кызыл балчыкка буялып беткән ир-аттан. “Безнең эш иң пычрагы инде. Җәен, кышын, дигәндәй, ел әйләнәсе җир казыйбыз, балчыкка уралып, пычранып бетәбез. Кайчак 1200-1700 метр тирәнлеккә кадәр казырга туры килә. Шулай да эшебезне начар димәс идем. Махсус шәһәрчектә яшибез. Ашханәбез, мунчабыз бар. 8 көн эшлибез, 8 көн ял итәбез. Гаиләбез дә күнекте инде. Олы улым да безнең белән эшли. Ул үзе Казанда яши. Менә бүген безнең төркем кайтып китә, ә улымның төркеме килеп, безне алыштыра”, — дип сөйләде ул.
Максим Лыков — җир бораулау буенча инженер. “Котовода 90нчы елларда нефть чыгара башлаганнар. Эшебезне җиңел дип әйтмәс идем. Хәер, җиңел эш була микән ул? 12 сәгать буе ачык һавада эшләргә туры килә. Безнең эш процессы бер генә минут та туктап тормый. 2 вахта бар. Түбән Кама, Минзәлә, Казан шәһәрләреннән килеп эшләүчеләр күп. Шулай да хезмәткәрләр еш алышынып тора. Яшьләр дә килә. Кайчакта алар авыр хезмәт шартларына түзә алмыйлар, китәргә мәҗбүр булалар. Кайчак, киресенчә, тәҗрбә туплап, тагы да югарырак хезмәт урыннарына күчәләр. Соңгы елларда җитәкчелек тарафыннан игътибар артты, безнең хезмәт шартлары яхшырды”.
Ленар Төхбәтуллин белән Флорит Фаррахов нефть һәм газ чыгару буенча оператор булып эшлиләр. Флорит абыйның хезмәт стажы ике дистәгә җитсә, Ленарныкы әле ике генә ел. Ул Удмурт дәүләт университетының Нефть институтын тәмамлаган. “Яшьләр, гадәттә, артык көч куймый, җиңел генә баерга телиләр. Һәрвакыт ачык һавада, яз-көз — пычрак, кышын кар ерып йөрү куркытмадымы? Ни өчен бу һөнәрне сайларга булдың?” — дип кызыксындым Ленардан. “Гаиләбездә нефтьчеләр юк. Дусларымнан аерыласы килмәде, шуңа бу һөнәрне үзләштердем. Дөрес эшләгәнмен, һич кенә дә үкенмим. Эшебез бик кызыклы, ошый. Качалкалардан алган нефтьне тикшерүгә җибәрәбез. Бу эшемне ташлап, башка өлкәдә үземне сынап карамакчы булган идем, әмма озак түзә алмадым. Кабат шушы урынга эшкә урнаштым. Төп яшәү урыным — Ижауда. Гаиләм белән ялларда гына күрешәбез. Кечкенә кызымны, хатынымны сирәк күрәм. Шунысы гына читен”, — диде ул. “Ел саен санатор-курорт дәвалануы өчен юллама бирәләр.Үзебезнең банкта түбән процентлы кредит алырга мөмкинлек бар”, — дип, сүзгә кушылды Флорит абый.
Һәр һөнәр кирәкле, һәр һөнәр файдалы. Әлеге язма геройларын түрәләр исемлегеннән тапмассыз.
Дөнья икътисадын хәрәкәттә тотучы, илнең дәрәҗәсен, куәтен күр-
сәтүче кара алтын — нефтьчеләрнең фидакарь хезмәте нәтиҗәсе ул.
Һөнәри бәйрәмегез котлы булсын!
Альбина Шәйхетдинова.