Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Каратэ тәртипкә өйрәтә
3.05.2017

Каратэ тәртипкә өйрәтә

Сер түгел, шәһәребезнең Ленин районында — халык телендә Татар базары дип йөртелә торган бистәдә — өлкәннәр, балалар өчен спорт клуб­лары, махсус биналар юк. Моның өчен ата-анага баласын “Спартак” халык иҗаты йортына (ә анда болай да урыннар җитми) яки шәһәрнең икенче башына йөртергә туры килә. Шулай да, биредә сентябрь аеннан “Барс” спорт клубы (гаилә үзәге), эшли башлады. Клубның эшчәнлеге белән танышу өчен аның җитәкчесе Анастасия Шәмсиева белән әңгәмә кордым.
Анастасия Ижау кызы, беренче белеме буенча педагог-социолог (спорт буенча), икенче белеме каратэ буенча тренер, каратэ буенча кара пояс иясе. 9 яшьтән каратэ белән шөгыльләнә. “Мин каратэ түгәрәгенә абыем шөгыльләнә башлагач, аңа ияреп бардым. Нәтиҗәдә, еллар үткәч, ул биюче булып китте, мин тормышымны каратэга багышладым. Бүгенге көндә инде минем укучыларым үзләре тренерлар. Әлеге үзәкне бик күп балаларның, ата-аналарның теләкләре буенча ачарга уйладык. Клубта 200дән артык кеше шөгыльләнә. Бездә гимнастика, шәрык, заманча биюләр, фитнес түгәрәкләре эшли. Алар белән махсус белемле сигез укытучы шөгыльләнә. Һәрберсе спорт мастерына кандидат. Төп юнәлешебез — каратэ. Балаларга без алга таба спортта үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирәбез, зур максатлар куябыз. Мәктәпләр, укытучылар, ата-аналар белән даими рәвештә элемтәдә торабыз, психология буенча дәресләр үткәрәбез. Соңгы вакытта каратэ белән бик күп кеше кызыксына башлады. Ул 2018 елда узачак Олимпия уеннары составына да кертелде. Клубка соңгы вакытта күбрәк кызлар йөри башлады. Бу бәлки замананың хәвефле булуыннан да торадыр. Каратэ сугыш алымы гына түгел бит, ул — тәртип, үз-үзеңне контрольдә тоту, әхлакый кагыйдәләрне саклау. Ленин районы депутаты Наил Мухаметзянов үзе дә спорт­ка битараф булмагач, һәрвакыт ярдәм итәргә атлыгып тора”.
“Әлеге һөнәр хатын-кызны тупасландырмыймы икән”, — дигән фикер үтте башымнан. Ләкин Анастасиягә күз салу белән, бу уемнан кире кайттым. “Мин тормышта гадәти хатын-кыз. Матурлыкны, зифалыкны яратам. Ике улым, хәләл җефетем өчен яшим. Эш юнәлешләребез бер булмаса да, ул миңа ныклы таяныч. Ирем татар милләтеннән. Татар халкының гореф-гадәтләрен хөрмәт итәм һәм һәрвакыт алардан өйрәнергә тырышам”.
Әлеге түгәрәктә шөгыль­ләнүче Камил белән Алия­нең әнисе Альбина Габбасова белән сөйләшәбез. “Улыбыз әле кечкенә булса да, аңа биредә шөгыльләнү бик ошый. Һәрвакыт клубка ашкынып тора. Алия дә дәресләрне көтеп ала. Безнең өчен бу зур сөенеч. Беренчедән, торган җиребездән ерак түгел, икенчедән тренерлар һәрвакыт төрле яктан ярдәмгә киләләр, укучылары зур җиңүләр яулыйлар”, — ди ул.
Киләчәктә Ленин районында мондый клублар күбрәк ачылып, алар балаларыбыз кызыксынган юнәлешләр буенча эшләсеннәр дип кенә телисе кала.

Рәфилә Рәсүлева.