Каракүлгә бардым әле
Удмуртия мәйданы буенча артык зур республика булмаса да, татарлар яшәгән һәр авыл-районга барып, танышып бетерә алган юк әле. Кайбер районнар һаман да безнең өчен серле булып кала бирәләр (шулай да Ижаудан бик еракта урнашкан авылларда да “Яңарыш”ны яздырып алучылар булуы сөендерә). Каракүл районын гына алыйк. Ижаудан 100 чакрым ераклыкта гына урнашса да, районга барып, милләттәшләребез белән танышырга җай чыкмый иде. Тәвәккәлләргә булдык. Җәй ахырында Каракүлгә, Арзамас авылларына сәфәр кылдык.
Ягудлар — кемнәр алар?
Каракүлдә яшәүче милләттәшләребезне табу нияте белән район газетасы редакторы белән элемтәгә кердек. Ул тиз арада безгә Арзамас авылының мәдәният йорты мөдире Роман Михайловичның номерын табып бирде. Рус исем-фамилиясен ишеткәч, бераз аптырашта калган идем. Казаклар хорын җитәкләгәнен белгәч: “Чынлап та татар микән ул?” — дип уйлап куйдым. Озын төз гәүдәле, чәчләренә чал кунган абзыйның чын исеме Равил Газизов булып чыкты. Бик тә зыялы, татар җанлы кеше ул. Биш дистәгә якын гомерен мәдәнияткә багышлаган. Самара мәдәният институтын тәмамлап, хоровик, дирижер белгечлеге алган. Оренбургта эшләгән, соңыннан туган ягына Ижауга кайткан. “Шәһәрдә калырга мөмкинлек бар иде. Тик минем кәгазьгә күмелеп, бүлмәгә бикләнеп эшлисем килмәде. Халык белән эшлисем, җиргә якын буласым килде, шуңа күрә Каракүлне сайладым. Табигате матур, ул елларны күмәк хуҗалык та иң алдынгылар рәтендә бара иде. Башта район клубында эшләргә тәкъдим иттеләр. Ә ул зират урынында төзелгән булган. “Кемнеңдер якыннары, газизләре җирләнгән урында җырлап-биергә ярамый”, — дип каршы килдем. Арзамасны сайладым. “Анда ягудлар яши бит. Ничек курыкмый барасың?!” — диделәр. Имеш, алар начар, явыз кешеләр. Ә тарихка күз салсаң, болайрак килеп чыга. XVIII гасырда безнең авылда танылган помещик яшәгән. Ул бурзай, ау этләре үрчеткән. Баш хезмәтчесе немец милләтеннән булган. Помещик Тамбов губернясы Лебединский өязенә барып, этләрен крепостнойларга крестьяннарга алыштырган. Бу җаваплы эшне ул баш хезмәтчесенә тапшырган. Немец крестьяннарның гәүдәләрен, тешләрен тикшереп: ”Я, гуд!” — ягъни рус теленә тәрҗемә иткәндә: “Да, хорош”, — дип әйтә торган булган. “Ягуд”лар дигән кушамат шуннан калган. Бүгенге көндә авылыбыздагы Пищиковлар, Миньковлар — шулар нәселеннән. “Ягуд”лар арасында Советлар Союзы Геройлары да бар. Ә безнең мәдәният йорты урынында помещикның бакчасы булган. Йөзъяшәр имәннәр бүген дә үсә әле”, — дип сөйләде Равил абый.
Арзамас авылына — 100 елдан артык. Урта мәктәп, балалар бакчасы бар. Биредә меңнән артык кеше яши, рус авылы булып исәпләнә. Тик монда татарлар да күп икән. Аларның күбесе — Актаныш районыннан. Түбән Кама сусаклагычын күтәреп, күп авылларга су басу куркынычы янаганда, күченеп килгәннәр алар. Ләйсән Липихина, Фәнсөя Гаврилова, Розалия Мәрданова, Эльвира Муллагаянова, Гөлназ Мөхәммәдиеваны чакырып, 2013 елның декабрендә Равил абый Газизов татар җыры ансамбле оештырган. “Башта безгә җырлар өйрәнә торыгыз”, — диделәр. Халык һәм эстрада җырларын өйрәндек, бик күп репетицияләр ясадык. Соңыннан комиссия алдында имтихан тоттык. Аларның хәер-фатихасын алгач, ансамбльгә “Ак каен” исеме биреп, әкренләп чыгыш ясый башладык. Хәзер костюмнар тектерү артыннан йөрибез. Узган ел район үзәгеннән бу эшкә акча бирмәгәннәр иде, быел өлеш чыгардылар”, — диде ансамбль җитәкчесе. “Безнең якта нефть күп. Тик ни өчендер кешеләр бай яшәми. Эшлим дисәң, эш урыны юк. Элек безнең хуҗалык иң алдынгы, иң байлардан санала иде. Инвесторлар килеп талап киттеләр. Чиста татар гаиләләре артык күп түгел, буталышып беттек инде. Мәчетебез юк, татар зираты бар. Элегрәк туганнарыбызны Әгерҗе районының Үтәгән, Иске Сләк авылларына илтеп күмәргә туры килә иде. Менә шулай яшәп ятабыз, — диделәр ханымнар.
Арзамас авылында без Ахуновлар гаиләсендә дә булдык. Фәнил абый белән Фимә апа тиздән Алтын туйларын үткәрергә җыеналар икән. 3 балалары, 7 оныклары, 1 оныкчыклары бар. Алар да бирегә Актаныш районыннан, үзләренчә әйтсәк, “оҗмах” эзләп килгәннәр. Фимә апа 42 ел буе фермада сыер сауган, хезмәт ветераны булган. Фәнил абый яшь чагында фаҗигагә юлыккан. Сулагай егет комбайнга эләгеп кулсыз калган. “Сыңар куллы булса да, бер эштән дә тартынып тормады. Йорт-хуҗалыкны да күтәрдек, хөкүмәт эшендә дә эшләдек. Ярты гасыр бергә яшәсәк тә, бер-беребездән туймадык. Беребез күршеләргә генә кереп китсә дә, югалтабыз, юксына башлыйбыз”, — дип сөйләделәр алар.
Арзамас авылында кем белән генә сөйләшсәк тә, аларның һәркайсы гөрләп торган күмәк хуҗалыкның юкка чыгуына йөрәк әрнүен белдерде. Заманында 5-6 дуңгыз фермасы, 7-8 сыер, ат фермалары тоткан хуҗалык турында бүген җимерек биналар, чүп үләннәре баскан ятим басулар гына искә төшереп тора. Ә бит авыл зур, кешеләре дә тырыш. Табигате искиткеч: уртасыннан гына Оска елгасы ага. Балык бик күп икән. Аккошларны күрергә була. Тик авыл ничектер мәрткә киткән, йокыга талган кебек тоела. Кайчан да булса бер уяныр әле, дигән өметләр белән без район үзәгенә юл тоттык.
Каракүлдә кемнәр яши?
Каракүл — сарайлы авыл дип беренче мәртәбә 1682 елдагы документларда телгә алына. Ул вакытта авыл Уфа өязе һәм Казан епархиясе карамагында була. Каракүл районы 1929 елның 4 ноябрендә оеша. Ул Түбән Новгород, Киров өлкәләре составында була, 1937 елда Удмуртия АССР составына кертелә. Каракүл өч республика — Удмуртия, Башкортстан, Татарстан — чикләшкән, Агыйдел елгасы Камага койган урында урнашкан. Табигате искиткеч матур.
Биредә безне татарлар оешмасы җитәкчесе Фәридә Макарова каршы алды. Җир җимертә торган, бик тәвәккәл ханым мәктәптә эшли. “Һич кенә дә буш вакытым юк, оныкларымны да карашырга кирәк. Шуңа күрә быел оешмабызга яңа рәис билгеләргә җыенабыз”, — диде ул. Каракүлдә яшәгән күп кенә татар гаиләләре Казан, Яр Чаллы һәм башка шәһәрләргә күченә икән. Шулай да туган җирләрендә төпләнеп калган яшь татар гаиләләре дә булуы шатландырды.
Капканы ачып керүгә, безне Лиза апа каршы алды. Ул берьялгызы ике баласын тәрбияләп үстергән, аларны аякка бастырган. Ике баласы да бүгенге көндә йорт салып чыкканнар. Кызы — кибет мөдире, улы нефть тармагында эшли. Без нәкъ менә Ләйсән һәм Андрей Вороновлар йортында булдык. “Мин бит гомерем буе эшләдем дә эшләдем. Балаларны да эшләргә генә өйрәткәнмен, яратырга онытканмын. Сөбханалла, бик тырыш, бик тәрбияле булып үстеләр. Алар өчен куанып туя алмыйм. Йортларын да үз көчләре белән салып чыктылар. Киленемнән бик уңдым. Нинди генә эшкә тотынса да, кулыннан гөлләр тама. Аш-суга да бик оста. Кайнана киленне өйрәтәсе урында, үзем аннан өйрәнәм. 8 ел бергә яшәдек. Хәзер һәрберебезнең үз йорты. Бергә яшәгәндә, акчагызны җыя барыгыз, дип әйтә килдем. Ләйсән балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Җир алыр, йорт салыр өчен яшь белгеч буларак субсидия алдылар. Йорт салганда да, улым бар эшне үз куллары белән башкарды, балта остасы да, штукатур да. Булдыралар, Аллага шөкер!” — дип сөйләде Лиза апа.
Гаилә башлыгы бик тыйнак кеше. Артык сөйләшергә яратмый. Ләйсәннең йөзендә һәрчак елмаю, бер дә усаллаша белмидер кебек тоелды. Бик тә мөлаем, кунакчыл, чын татар хуҗабикәсе ул. Тормыш иптәше белән Нефтекама шәһәрендә техникумда бергә укыганнар. Бер кыз, бер ул тәрбияләп үстерәләр.
Хатын-кыз өчен иң мөһиме — гаилә
Икенче очрашу урыны — Мөбарәкшиннар гаиләсе. Розалия апа белән Кәшиф абыйны белмәүчеләр юктыр Каракүлдә. Чөнки алар — икесе дә иң абруйлы, мәртәбәле һөнәр ияләре — табиблар. Розалия апа безне зыялылыгы, зәвыклыгы белән сокландырды.
Ишегалдына аяк атлауга, әкияткә эләккәндәй кебек буласың. Биредә һәр нәрсәнең үз урыны, үз тәртибе бар. Беренче карашка, гади булып тоелган балан куаклары да күз явын алырдай булып купшы кыяфәттә утыралар. Виноград та тәлгәшләрен чак күтәреп масаеп тора. Алмагач, груша ботаклары да мул уңыштан җиргә кадәр иелеп төшкәннәр. Грушаны уңган хуҗабикә миләш агачына ялгаган. Төрле гөлләр, чәчәкләр турында әйтеп тору да юк. Алар бу бакчада бихисап, һәркайсы күз явын алырлык. Гаиләдә Кәшиф абый баш булса, бакча белән Розалия ханым идарә итә. “Кәшиф һәрчак эштә. Без аның белән Сарапулда таныштык. Ике без дә яшь белгеч идек. Соңыннан Каракүлгә күченеп яши, эшли башладык. Биредә татарлар күп. Тик һәрберебезнең үз эш-мәшәкатьләре, очрашырга, аралашырга вакыт калмый. Хәзер күченеп китүчеләр дә артты. Балаларыбыз үсеп, читкә китеп баралар, берни дә тотмый бит монда безне. Туган-үскән җир түгел. Ике кызыбыз да бүген башка шәһәрләрдә яшиләр. Олы кызыбыз гаиләсе белән Пущинода гомер итә, үзен фәнгә багышлады. Кече кызыбыз Ижауда. Ул кечкенә вакытта: “Нинди һөнәр сайлыйм?” — дип баш ватмады. “Ижау дәүләт-техник университетының төзелеш-инженер факультетына укырга керәм”, — диде һәм үз дигәненә иреште, хәзер алдынгы төзелеш оешмасында эшли”, — дип гаиләсе белән таныштырды ул.
Розалия ханым быел лаеклы ялга чыккан, тик аны күргән кешеләрнең моңа ышанасылары килмәс. Бик тә сылу, нәфис, гүзәл ул. Яшь булып калу серләре белән кызыксындым. “Мин һәр иртәне гимнастикадан башлыйм. 30 минут төрле күнегүләр ясыйм. Соңыннан контрастлы душка керәм. Үз-үзен хөрмәт иткән хатын-кыз сәламәтлеген, тышкы кыяфәтен кайгыртырга тиеш дип саныйм. Эш эш урынында, тик хатын-кыз өчен иң мөһиме — гаилә. Һәр абруйлы, уңышка ирешкән ир-ат артында тыйнак кына хатын-кыз торуын онытмаска кирәк. Ялкаулыкны өнәмим. Яшь булыйм, уңышка ирешим дисәң, тырышлык, хезмәт сөю кирәк”, -диде ул. Кызганычка каршы, без Кәшиф абый белән генә очрашып аралаша алмадык. Ул эштә, авырулар янында иде.
Каракүлдән без арып-талып, каршылыклы уйлар белән кайтыр юлга чыктык. Бер яктан, биредә татарлар күп, телне беләләр, үзара аралашып яшәргә тырышалар. Шул ук вакытта алар башка төбәкләргә күченеп китәләр, бигрәк тә сирәк кенә яшьләрнең туган җирләрендә яшәргә калулары борчу тудырды. Ә бит бу якның табигате кабатланмас, йомры башлар биредә туристлар өчен искиткеч урын оештыра алыр иде дә бит… Күрәсең, ерактагы кояш яктырак булып күренә.
Альбина Шәйхетдинова.