Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Капканга аю элеккән… (юмореска)
24.03.2012

Капканга аю элеккән… (юмореска)

Беренче апрель җитә башласа, Хуҗа Насретдинның бер мәзәге исемә төшә. Хәтерегездәдер, Хуҗа: «Авыл­ның теге очында бушлай әчтерхан чикләвеге бирәләр», — дигән. Авыл халкы ашыга-ашыга шунда агыла башлагач: «Әллә чынлап та бирәләр микән, дип», — алар артыннан үзе дә ияргән. Аның бу мәзәге безнең авыл кешеләре белән булган бер кызыклы вакыйгага бик охшаш.

Авылыбызда Зоха һәм Тәгалимә исемле бик шаян әбиләр яшәделәр (урыннары җәннәттә булсын). Җәй җитсә, алар икәүләшеп су буена, я урманга барып җиләк, карлыган, гөлҗимеш, балан җыярга әвәс иделәр. Яшьләре 70 белән 80 арасында булса да, төрле кызыклы хәлләр сөйләргә, бала-чагалар белән шаяртып сөйләшергә яраталар иде. Шулай беркөнне, саф һава сулап кайтырга дип, Танып елгасы ягына китеп барганнар. Каршыларына Юныс исемле кеше очраган. Авылда шундый гадәт бар, очраган кеше белән исәнләшәсең. Юныс та исәнләшкән.

– Кая юл тоттыгыз, җиләккә дияр идем, кулыгызда савыт юк? – дигән ул. Тәгалимә әби шул сорауны гына көткән кебек:

— Әнә, Танып буенда капканга аю эләккән, шуны карарга барабыз. Күрәсең килсә, син дә бар, тик балтаңны алырга онытма, ни дисәң дә ерткыч бит, — дип,  юлларын дәвам иткәннәр.

Юныс авылдагы һәр очраган кешегә:

— Танып буенда капканга аю эләккән, мин балта алырга гына кайттым, — ди икән.

Авыл кешеләре бик тиз арада җыелышканнар, Танып елгасына барып җитәрәк әбиләрне куып җиткәннәр.

— Су буендагы агачлыкта капканга аю эләккән, шуны карарга барабыз, — дигәч, әбиләр дә агачлар арасыннан аюны эзләргә керешкәннәр. Эзләп-эзләп тә таба алмагач, Зоха әби аңына килеп:

— Дускаем, без бит Хуҗа Насретдин кебек булдык. Шаярып кына әйткән үз сүзебезгә үзебез ышанып, аю эзләштек бит, дип көлешкәннәр. Аннан соң  авылдашларыннан гафу үтенгәннәр дә көлешә-көлешә кайту ягын караганнар. Тик Юныс кына тынычлана алмыйча:

— Ну, әбиләр, булдырдыгыз! 1нче апрельдә алдансаң да, бер хәл, җәй уртасында алдан әле, Хуҗадан да уздырдыгыз, — дигән.

Дилфәр Хәсәнов, Ижау шәһәре