Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Канәгать булу — зур нигъмәт
16.12.2016

Канәгать булу — зур нигъмәт

Кешелек дөньясы диннән ерагайган саен, җәмгыятебездә тискәре сыйфатлар арт­каннан-арта бара.
Аллаһы Тәгалә биргән азык-төлек белән корсаклар тулы булса да, ризыкның бәрәкәте бетә. Кешеләр арасында ризасызлык тамыр җәя. Карыннан үткән ризык та, оят җирләрен яшерүче кием дә, утыртып йөрүче ат та ул авыруны канәгатьләндерә алмый. Канәгатьсезлек, ризасызлык авыруы белән агуланган бәндә тотып карардай ризык белән туя, киеп карардай кием белән канәгатьләнә, утырып йөрердәй ат, машинадан канәгать була алмый. Ихтыяҗы үтәлә, машинасы да бар, йорты яңгыр-давылдан саклый, ләкин кешегә ул җитми. Күбрәк булса, яхшы булыр иде ди. Аллаһы Тәгаләгә шөкер итми, булганына шөкер итәргә кирәк дип, үз-үзен вәгазьләми. Нинди генә нигъмәтләре булса да, Аллаһ нинди генә мул тормыш бирсә дә, ул адәм баласына барыбер җитми, чөнки ул — авырган бәндә, сәламәт бәндә түгел. Аның тәне сәламәттер, ләкин күңеле авыру. Шушы канәгатьсезлек авыруы белән чирләү сәбәпле, аңа күп булса да, җитми. Күзе һаман да өскә таба карый, “ӘлхәмдүлиЛләһ, кайчандыр ул нигъмәтем дә юк иде, хәзер бар”, — дими. Өскә карый да: “Кара, ул миннән дә яхшырак”, — ди. Ялангач йөрми, киеме бар. Тик ул: “Аның киеме тагын да затлырак”, — ди. Аты бар: “Аның аты затлырак”, — дип, һаман өскә карый. Үзеннән түбән дәрәҗәдә, яманрак халәттә булучыларга күзен төшерә алмый. Күз байлык эзләсә, төшерергә авыр икән.
Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Үзеңнән баеракларга карама, ә ярлыракларга карап, шөкер ит”, — дип әйтә. Ризасызлык белән авыручы үзеннән өстенрәкләрне карый. Тик мал-мөлкәт җитмәгәч, бервакытта да бәхетле була алмый. Кешенең 10 байлыгы булса да, барыбер үзеннән өстен кешене табар. Аллаһының гадел үлчәве дә бар. Әгәр дә кеше бер яктан камиллеккә ирешсә, икенче яктан кимчелеккә төшә. Гыйлем алып, кемнеңдер иманы куәтләнергә мөмкин, ләкин сәүдәсе кимеп китәргә мөмкин. Кемнеңдер сәүдәсе артып, гыйбадәте кимергә мөмкин. Шуңа күрә, кеше бервакытта да төгәл камиллеккә ирешә алмый. Ризасызлык белән агуланган бәндә бервакытта да үзе теләгән бәхеткә ирешә алмый, чөнки Аллаһ аңа бу хәлне бирми.
Адәм баласының канәгатьсезлек авыруы — зур бер сынау. Бу чирдән дәваланырга кирәк. Аллаһның биргән нигъмәтләрен күрә белергә, алар өчен шөкер итәргә кирәк. Шул вакытта Аллаһы Тәгалә киемнең дә, ризыкның да бәрәкәтен бирер. Ризык калориясе күп булганга туйдырмый. Ризыкта бәрәкәт булса, тамак туя. Шуңа күрә, Хандак сугышында сәхабәләр Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) белән ач булганда, ачлыкны аз гына булса да басып торсын дип, корсакларына ташлар бәйләп куя. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нең күлмәге астында ике таш бәйләнгән була, ул да сынала. Бер сәхабә, Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)не кайгыртып өенә кайтып, бер бәрәнне чалдыра. Хатынына: “Әзерлә әле бәрәнне, Аллаһның илчесенә алып кайтып ашатыйк”, — ди. Хәләл җефете шулпа пешерә. Бу сәхабә Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) янына килеп, “Әй, Аллаһның илчесе”, — дип, колагына гына пышылдый. Сәхабәләр бик күп була, ә бәрән кечкенә. “Кечкенә генә ризык әзерләгән идек, әйдә, кайтып ризыклан”, — ди. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) чокыр эченнән чыга да: “Кардәшебез безгә ризык әзерләгән. Әйдәгез, ашыйбыз”, — ди. Теге ризык әзерләүче сәхабә, хатыны янына кайтып болай ди: “Һәлак булдык, Аллаһның илчесе барлык сәхабәләр белән безгә кайта”. Шул вакытта теге сәхабә әйтә: “Барлык сәхабәләр дә туйганчы ашадылар, соңыннан Аллаһ илчесе белән бергә утырып ашадык”. Аллаһ бәрәкәт бирә икән.
Әгәр күпме генә ризык булса да, Аллаһ бәрәкәт бирми икән, кеше шул ризыктан бәхет күрә алмаячак. Канәгать булу ул — зур нигъмәт. Аллаһ аны кемгә бирде, шөкер итсен, шатлансын. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Әй Аллаһ, биргән ризыкларыңда миңа канәгатьлелек бирсәң иде”, — дип дога кылды. Аллаһтан муллык кына түгел, канәгатьлелек тә сорарга кирәк.
Җир өстендә иң канәгать кеше Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.с.) булды. Зур-зур патшалар кәрваннар белән алтынга күмелсәләр дә, Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) кебек разый булып яшәмәделәр. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нең берничә көн мичендә уты янмаса да, аның кебек канәгать кеше булмады.
Мөселман муллыкка ирешсә, Аллаһны мактый, сынаулар килсә, Аллаһны зикер итә. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) тормыштан канәгать булып, Аллаһ биргән сынауларны гайрәт белән кабул итүчеләргә шатлыклы хәбәр әйтте: “Түбә агачы җәннәттә булыр кемгә? Кемнең тормышы җитәрлек кенә булып, Ислам динендә булса. Очын-очка ялгап, тормышын алып баручы кешегә булыр”, — диде. Аның сәхабәләре нинди зур канәгатьлелек, ризалыкта яшәделәр. Аллаһка шөкер иттеләр. Бервакытта да үзләреннән баерак яшәүчеләргә карап көнләшмәделәр. Әбү ад-Дарда: “Байлар зур йортларда яшиләр, без дә урамда түгел, байлар затлы киемнәр кияләр, без дә ялангач түгел. Аларның, бездән аермалы буларак, артык маллары бар”, — дип әйткән. Байның 20 машинасы булса, ул бит егермесендә дә йөри алмый. 20 өе булса, берсе дә җитә бит, 20се кирәкмәс. Күпме ризыклары булса да, 5 мәртәбә артык ашый алмый. Артык маллар өчен без түгел, ә алар җавап бирәләр.
Аллаһ Коръәндә: “Ир булса да, хатын-кыз булса да, кем Аллаһка иман китереп, изге гамәлләр кыла, аны яхшы тормыш белән яшәтербез”, — ди. Гали Ибн Габбас дигән аятькә шундый тәфсир бирәләр: “Яхшы тормыш Аллаһ биргән канәгатьлелек булыр. Кемгә канәгатьлелек бирми, шул бәхетсез була”. Кем канәгать булды, аның тормышы яхшырыр, кем комсыз булды, аның ахмаклыгы артыр. Шуңа күрә, Раббым һәрберебезгә канәгатьлелек насыйп итсен. Бик күпләр авырый торган ризасызлык дигән авырулардан безгә шифа бирсен.

Йосыф Дәүләтшин, Түбән Кама шәһәре.